ЯҢАЛЫКЛАР


28
апрель, 2022 ел
пәнҗешәмбе

Буа фермеры Җәмил Дәүләтшинга «Татарстан Республикасының Атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре» исеме бирелде.

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Яз һәм Хезмәт бәйрәме һәм Җиңү көне уңаеннан Татарстан Республикасы дәүләт бүләген шәхсән үзе тапшырды.

Бүләкләү тантанасы Казан Кремлендә узды.

Лаеклы бүләк белән котлыйбыз!


27
апрель, 2022 ел
чәршәмбе

Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы 2022 елда физик затларга Татарстан Республикасы бюджетыннан субсидияләр рәвешендә грантлар бирү буенча конкурс гамәлгә ашырыла. Яшьләр сәясәте өлкәсендә социаль әһәмиятле проектларны гамәлгә ашыруга конкурста бөтен республикадан 1500 дән артык кеше катнашыр дип планлаштырыла. Җиңүчеләр 300 мең сумга кадәр грант алачак

Казан буенча:

Аязучан болытлы һава.

Төнлә яңгыр, урыны белән көчле, урыны белән яңгыр, урыны белән яшен һәм боз.

Көндез урыны белән кыска вакытлы яңгыр.

Россия Федерациясе Президентының 31.03.2002 ел, № 175 Указы нигезендә  8 яшьтән 17 яшькә кадәрге балага айлык акчалата түләү гаиләнең бер әгъзасына уртача керем Татарстан Республикасында билгеләнгән яшәү минимумы күләменнән артмаган гаиләләрдә ата-аналарның берсенә бирелә.

Яңа ярдәм чарасы 1 апрельдән эшли башлаячак. Аны алу өчен ата-анадан (законлы вәкилдән) бары тик дәүләт хезмәтләре Порталы аша, шулай ук КФҮ аша бирергә мөмкин булган гариза гына кирәк. Барлык кирәкле мәгълүматларны Пенсия фонды мөстәкыйль рәвештә сорый. Дәүләт хезмәтләре порталында гариза бирү өчен яңа форма 1 майдан эшли башлаячак.

Кулланучылар базарында сатучыларның иң киң таралган хокук бозу очракларының берсе-товарга экспертиза үткәрүнең озайтылган вакыты. Товарда җитешсезлекләр килеп чыгу сәбәпләре турында бәхәс чыккан очракта, сатучы үз хисабына экспертиза үткәрергә тиеш. Һәм алар, гадәттә, экспертиза 20 көн дәвам итәчәк, дип аңлата. Тик бу «Кулланучылар хокукларын яклау турында» РФ законына каршы килә.

Хөрмәтле Буа муниципаль районы халкы!!

Әгәр сезнең янәшәгездә ялгыз өлкән яшьтәге  яки инвалид,  үз-үзенә хезмәт күрсәтү сәләтен югалткан, туганнары ташлаган һәм (яки) алар тарафыннан тиешле тәрбия алмаган кеше яши икән  (8-84374) 3-55-51, 3-38-05  телефоны буенча халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенә мөрәҗәгать итәргә тәкъдим итәбез.

Бүген, 27 апрельдә Түбән Новгородта «Бердәм РОССИЯ» партиясенең Идел буе федераль округы җирле бүлекчәләре секретарьлары форумы эшли башлады.

«Бердәм РОССИЯ» партиясенең Буа җирле бүлегеннән форумда партиянең җирле бүлекчәсе секретаре, Буа муниципаль районы башлыгы Ранис Рафис улы Камартдинов катнаша.

Язгы игелек атнасы кысаларында В.Соколов исемендәге Яшь Армия отряды һәм Р. З. Сәгъдиев исемендәге мәктәп балалары хәрәкәтенең "Җиңү" отряды "Хәтер минутларында" дигән чарада катнаштылар.

Чернобыль атом электростанциясендәге авария истәлегенә, академик Р.З. Сәгъдиев исемендәге мәктәптә "Чернобыль-безнең яра" дигән тематик программа булды. Чернобыль авариясенә - илебез тарихындагы фаҗигале көнгә 36 ел тулды.  8б сыйныфы бу куркыныч вакыйга истәлегенә әдәби музыкаль композиция әзерләделәр. Чараның кунаклары-  авария ликвидаторлары, толлар, Буа муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗанов, Буа һәм Чүпрәле муниципаль районнары хәрби комиссары подполковник Радик Төхвәтуллин булды. Очрашу ахырында һәлак булган ликвидаторлар турында бер минутлык тынлык белән искә алдылар.

Сишәмбе-төзелеш һәм капиталь ремонт объектларын карау көне. Бүген район башлыгы Ранис Камартдинов  Ташкичү  мәктәбендә капиталь ремонт нәтиҗәләре белән танышты. Укытучылар составы җитәкчелеккә, төзүчеләргә башкарылган эшләре өчен рәхмәт белдерде.

Шуны билгеләп үтәргә кирәк, агымдагы елда мәктәптә түбәне алыштырдылар, яңа кар тоткычлар, яңа тәрәзәләр урнаштырдылар, җылыту системасын яңарттылар. Объектны ремонтлауга 12 млн. сумнан артык акча бүлеп бирелгән. Киләсе елда эшне дәвам итү һәм диварларны, идәннәрне тәртипкә китерү планлаштырыла.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International