Буа районы башлыгы IT өлкәсендә шәһәрнең яшь укытучылары һәм потенциаль белгечләре белән очрашу үткәрде.
- Безгә гомумән укытучылар кирәк. Буа районы яшь кадрларга, бигрәк тә компьютер технологияләре өлкәсендә белгечләргә мохтаҗ, - дип билгеләп үтте Ранис Рафис улы.
Казан югары уку йортлары студентлары кызыклы сораулар бирделәр. Шул исәптән республикада һәм районда эшләп килүче яшь белгечнең хезмәт хакы мәсьәләсе дә телгә алынды
2022 елның 30 апрелендә Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән көчле көньяк, көньяк-көнбатыштан 15-18 м/с тизлектә көчле җил көтелә.
30 апрельдә Россиядә янгын сүндерүчеләр көне билгеләп үтелә. Әлеге бәйрәм алдыннан "Әкият" балалар бакчасында тәрбияләнүче урта төркем балаларга С.Маршак әкияте мотивлары буенча "Кошкин дом" исемле театральләштерелгән тамаша күрсәттеләр.
Илдә ерак авылларда яшәүче өлкәннәргә сырхауханәләргә барып җитәргә ярдәм итүче мобиль бригадалар программасы эшли.
«Демография» милли проекты буенча сатып алынган махсус автотранспорт ярдәмендә өлкән яшьтәге кешеләр (65+) үзәк район хастаханәләренә китерелә һәм үз вакытында профилактик карау яки диспансерлаштыру уза. Илкүләм проектның максатларының берсе-өлкән буын гражданнарының тормыш дәрәҗәсен һәм сыйфатын күтәрү өчен шартлар булдыру.
Район халкы арасында коррупциягә каршы юнәлешле «Бергәләп коррупциягә каршы!» исеме астында бәйге оештырыла. Катнашу тәртибе турында район башлыгының коррупциягә каршы тору мәсьәләләре буенча ярдәмчесе Зөлфия Шәйхаттарова сөйләде:
Ел саен үткәрелә торган "Язгы игелек атнасы" Бөтенроссия акциясе кысаларында "Район мәдәният йорты" хезмәткәрләре Буа өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында булдылар.
Кәгазь, комплектлау һәм чыгым материаллары белән тәэмин итүдәге тотрыксыз хәлләр белән күпләргә, шул исәптән Татэнергосбытка да очрашырга туры килде. Әмма шуңа да карамастан, компаниядә квитанцияләр вакытында килсен өчен төрле чаралар күрелә. Кулланучылар артык борчылмасын өчен, компания аның электрон версиясенә язылырга тәкъдим итә. Торак-коммуналь хезмәтләр өчен исәп-хисапларны «Татэнергосбыт » АҖ аша башкаручы йортларда яшәүчеләр, сайттагы шәхси кабинетта тиешле гаризаны тутырып, түләү документының электрон формасына күчәргә мөмкин
29 апрель көнне 11:00 һәм 15:00 сәгатьтә «В Контакте» социаль челтәрендә «Балкыш-Сияние» ветераннар арасында үзешчән башкаручыларның VII Республика фестивале лауреатларының Гала - концерты күрсәтеләчәк. https://vk.com/video-212037906_456239025?list=30849ff546ba411972 кат https://vk.com/video-212037906_456239026?list=c6c37a2744d9791837 ("Күңел ТВ"телеканалы буенча да).
Каты көнкүреш калдыкларын җыю һәм утильләштерүне оештырып кына, санкцияләнмәгән чүплекләр санын шактый киметүгә һәм безнең район торак пунктларында чисталык урнаштыруга ирешергә мөмкин булачак.
Графикны үзгәртү буенча тәкъдимнәр, каты көнкүреш калдыкларын чыгаруны оештыру буенча шикаятьләр 8(84374) 3-33-68, 89178700169 телефоны буенча, шулай ук электрон почтага кабул ителә TKO.BUA@yandex.ru
2022 елның май аена Буа шәһәре буенча каты көнкүреш калдыкларын чыгару графигы.
Каты көнкүреш калдыкларын чыгару вакыты:
эш көннәрендә 18.00 сәгатьтән, шимбә һәм бәйрәм көннәрендә 15.00 сәгатьтән башлап.