Фәридә Сабитова - Буа шәһәрендә туган. Аның бөтен тормышы медицина белән тыгыз бәйләнгән. 1970 елдан башлап, Фәридә Габдрахман кызының бөтен хезмәт эшчәнлеге Буа үзәк район хастаханәсе белән бәйле, хирург-табиб, табиб-педиатр вазыйфасында эшләгән, ә 1976 елдан башлап бүгенге көнгә кадәр «Буа үзәк район хастаханәсе» дәүләт автоном сәламәтлек саклау учреждениесенең участок педиатрия кабинеты табиб-педиатры булып эшли.
2022 елның 27 гыйнварында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Зеленодол территориаль органы контроль - инспекция бүлегенең әйдәп баручы белгеч - эксперты Г.Х. Гайнуллина ТР Буа муниципаль районы Башкарма комитетының территориаль үсеш бүлеге хезмәткәрләре белән «2014-2025 елларга Татарстан Республикасында кулланучылар хокукларын яклауның комплекслы системасын үстерү» ярдәмче программасын тормышка ашыру кысаларында укулар үткәрде. Белгеч-эксперт хезмәткәрләрне кулланучылар хокукларын яклау турында закон нигезләмәләре, хезмәт күрсәткәндә, шулай ук сату-алу процессында кулланучылар хокукларын бозу очрагында аларны гамәлдә куллану белән таныштырды. Чара барышында дистанцион сәүдәнең нәрсә икәнлеге, интернетта сатып алуларны башкарганда кулланучының нинди хокуклары һәм бурычлары булуы, шулай ук интернет-сайтларда товарларга һәм хезмәт күрсәтүләргә заказ биргәндә нәрсәгә игътибар итәргә кирәклеге турында аңлаешлы формада сөйләде.
Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге хәбәр иткәнчә, ана капиталы акчаларыннан айлык түләүләр фонд сайтындагы яисә дәүләт хезмәтләре порталындагы шәхси кабинет аша яисә Пенсия фондының клиентлар белән эшләү хезмәтенә, яки күпфункцияле үзәккә шәхси визит барышында бирергә мөмкин булган гариза буенча озайтыла.
Социаль яклау органнарыннан Пенсия фондына күчкән социаль ярдәм чаралары буенча беренче пособиелэр 15-28 гыйнвар көннәрендә почта элемтәсе бүлекләре аша түләнә. Киләсе айларда пособиеләр график буенча 3 гыйнвардан 23 гыйнварга кадәр түләнәчәк.
Беренче түләүләрне татарстанлылар 17 гыйнварда алды. Стандарт түләү графигы буенча февральдә бирелә торган гыйнвар ае пособиеләре вакытыннан алда түләнде.
Татарстан Республикасы буенча Пенсия фонды Бүлекчәсе иминиятләштерүчеләргә иминиятләштерелгән затларның стажы турында еллык хисап формасын (СЗВ-СТАЖ) 2022 елның 1 мартыннан да соңга калмыйча Пенсия фондының территориаль органнарына тапшырырга кирәк, дип хәбәр итә.
Кичә Татарстан Республикасы Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгының "2021 елда юл-транспорт комплексы эшчәнлеге нәтиҗәләре һәм 2022 елга бурычлар турында" коллегия утырышы узды, анда Татарстан Республикасы Президенты Р. Н. Миңнеханов катнашты. Чара Казанның «Сәйдәш» мәдәният үзәгендә узды.
Бүген Буа районы «Гармония» халыкны социаль тәэмин итү комплекслы үзәгенең гаиләсе белән эшләү буенча белгечләре «Блокада икмәге» дип исемләнгән хәтер дәресе уздырганнар.
Чараның максаты-блокададагы Ленинградның тыныч халкының батырлыгы һәм фаҗигасе турында тарихи хәтерне саклау иде.
2021 елның салым чоры нәтиҗәләре буенча оешмалар милкенә салым буенча декларацияләр салым түләүчеләр-оешмалар тарафыннан 2022 елның 30 мартыннан да соңга калмыйча тапшырылырга тиеш.
Декларация Россия Федераль салым хезмәтенең 18.06.2021 ел, № ЕД-7-21/574 боерыгы белән расланган форма буенча тапшырыла. Анда «Сириус» федераль территориясендә урнашкан салым салу объектларына карата исәп-хисап ясау мөмкинлеге исәпкә алынды.
Әгәр салым түләүче үзенә караган күчемсез милек объектлары урнашкан урын буенча берничә салым органында исәптә торса, салым базасы РФ субъекты территориясендә аларның уртача еллык хакы буларак билгеләнә, ул әлеге объектларга карата бер генә декларация тапшырырга хокуклы.
«Холокост корбаннарын искә алу атнасы» кысаларында Буа районы «Гармония» халыкны социаль тәэмин итү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе психологы Шакирова Светлана социаль участокта «Хәтерлә, онытма!» чарасын уздырды.
Шөгыльнең максаты - яшь буында Холокост корбаннарын искә алуга карата хөрмәт һәм мәрхәмәт хисләре тәрбияләү.
2019 елның 1 июленнән товарлар белән сәүдә итүче һәм хезмәт күрсәтүче барлык эшмәкәрләр һәм оешмалар исәп-хисап ясаганда касса аппаратларын кулланырга һәм касса чекларын бирергә тиеш. Чексыз сатып алуга ризалашмагыз.
Сатучы чек бирми икән, димәк, ул законны боза (салымнардан качып яисә легаль булмаган товар белән сәүдә итә).
Чек-сатып алуның дәлиле, димәк, ул гарантияле хезмәт күрсәтү яки товарны кире кайтару өчен кирәк. Чек белән түләү фактын исбатларга җиңел, шулай ук түләүле белем бирү һәм медицина хезмәтләре алганда-сарыф ителгән сумманың 13% чек нигезендә кире кайтарыла.