Район башлыгы Ранис Камартдинов 2016 елда Буа районының Карлы авылында ачылган Әхтәм Каймаковның сугым цехында эш визиты белән булды. Эшмәкәр ит әзерләү белән шөгыльләнә. Сугым цехының куәте-аена 100 башка кадәр терлек чалу. Цех хезмәтеннән буалылар гына түгел, күрше район фермерлары да файдалана, Ульяновск өлкәсеннән һәм Чуашстаннан бик еш мөрәҗәгать итәләр.
Очрашу барышында агымдагы мәсьәләләр турында фикер алыштылар.
Бүген район Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Лилия Садретдинова һәм хәрби комиссар Радик Төхфәтуллин шәһәр фронтовикларын бәйрәм белән, Ватанны саклаучылар көне белән шәхсән котладылар. Алар Рәүф Төхвәтуллин һәм Гариф Сафиуллинда булдылар.
Без ветераннар белән горурланабыз һәм аларга тыныч күк йөзе өчен кабат рәхмәт дибез!
Ватанны саклаучылар көнендә "БЕРДӘМ РОССИЯ" партиясе активистлары, яшь гвардиячеләр, форпостчылылар, яшь армиячеләр, беренчел бүлекчәләр секретарьлары, җирле үзидарә депутатлары "Батырлар хәтерен яклыйбыз" бөтенроссия акциясендә катнаштылар, җиңүчеләр буынына хөрмәт күрсәттеләр. Әлеге акция бөтен Россия буйлап уза һәм ул Россиянең рухи фундаментын җимерү омтылышларына җәмгыятьнең символик җавабы булырга тиеш.
- Һәрберебез өчен 23 февраль күңлебезгә якын көн. һәр гаиләдә үз Ватаныбызны саклаучы бабабыз, атабыз яки улыбыз бар! Бу безнең илнең рухи көчен күрсәткән кешеләрнең барысының да тарихи батырлыгын искә алу көне, - дип билгеләде Наталья Храмова "Бердәм Россия" партиясенең җирле бүлекчәсе башкарма секретаре.
Буа муниципаль районының «Гармония» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге» социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсенең социаль эш буенча белгече И.Р. Шәрипова Буа ветеринария техникумының «Форпост-хокук тәртибе» отряды активисты белән, Ватанны саклаучылар көне алдыннан Бөек Ватан сугышы ветераны Панцыревны Михаил Дмитриевичны «Офицерлар» җыры белән котларга килделәр.
23 февраль безнең илдә иң зур бәйрәмнәрнең берсе булды һәм шулай булып калачак та. Бу-хәрби батырлык һәм дан көне, армия һәм флот көне.
Без ветераннарга бәйсез илдә яшәвебез өчен рәхмәтле булырга тиеш. Бәйрәм белән, кадерле ветераннар!
Федераль салым хезмәте «Җәмәгать туклануы» тармак проектын гамәлгә ашыруга кереште. Проект контроль-касса техникасын кулланып теркәлә торган керемне арттыруга һәм җәмәгать туклануы предприятиеләрен күләгә секторыннан чыгаруга юнәлдерелгән. Проект кысаларында җәмәгать туклануы хезмәтләре күрсәтү өлкәсендә табышны яшереп калуга китерә торган сәбәпләр ачыкланачак һәм әлеге өлкәне үстерү өчен механизмнар эшләнәчәк.
Федераль салым хезмәте даими нигездә контроль-касса техникасын куллану турында Россия Федерациясе законнары таләпләрен бозучы җәмәгать туклануы хезмәтләре өлкәсендә салым түләүчеләрне ачыклау буенча чаралар үткәрә. Эшмәкәрләр даими рәвештә контроль-касса техникасы аша керемне тулы күләмдә теркәмәгән очракта, касса чегында дөрес булмаган реквизитлар чагылган, контроль-касса техникасын куллану турында Россия Федерациясе законнарын үтәмәү турында мөрәҗәгатьләр килә, күрсәтелгән салым түләүчеләр тикшерү планнарына кертелә.
Бу-батырлык, кыюлык, Ватанны саклаучылар бәйрәме.
23 февральдә без мөхтәрәм Бөек Ватан сугышы ветераннары, хәрби бәрелешләрдә катнашкан иптәшләр, Ватан сагында торучы егетләребезне хөрмәтлибез.
Аларның рух көче, биргән антларына тугрылыклары һәм кыюлыклары-яшь буын өчен лаеклы үрнәк.
Без бөек державабыз, аның данлы тарихы, авыр чорларда Ватанны саклаган әти-бабаларыбызның батыр җиңүләре белән горурланабыз. Без Ватан өчен гомерләрен биргән кешеләр турында изге хатирәләрне саклыйбыз.
Бүген дә буалылар, районның данын һәм куәтен арттырып, Россия мәнфәгатьләрен яклауда ышанычлы тора. Без бергә теләсә нинди каршылыкларны җиңәрбез, билгеләнгән планнарны тормышка ашырырбыз һәм районыбыз һәм республиканың чәчәк атуы өчен кулдан килгәннең барысын да эшләячәкбез дип ышанам!
Барыгызга да нык сәламәтлек, тынычлык һәм иминлек, киләчәктә уңышлар телим!
Сезгә һәм якыннарыгызга бәхет һәм иминлек!
Буа районы делегациясе район башлыгы Ранис Камартдинов җитәкчелегендә # ranis.kamartdinov Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразиев катнашында узган Ватанны саклаучылар көненә багышланган тантаналы чарада катнашты.
Буа районы мәдәният хезмәткәрләре Апаста узган “Өмет йолдызы – Звезда надежды” районара эстрада сәнгате фестивалендә катнаштылар. Фестиваль нәтиҗәләре буенча, "Ләйсән" халык җыр һәм бию ансамбленә һәм "Вокал соло" номинациясендә Зөлфинә Әхмәтовага катнашкан өчен дипломнар тапшырылды, Илсөяр Кузьмина "Вокал соло" номинациясендә - 3, Олеся Васина-2, "Вокал дуэты" номинациясендә 2 урынны Сиринә һәм Илгиз Усмановлар яулады. Буа шәһәренең Мәдәни үсеш үзәгенең "Сөембикә" татар фольклор коллективы диплом һәм махсус приз белән бүләкләнде.
Гомумән алганда, Буа муниципаль районы артистларының чыгышларына югары бәяләнде һәм 1 урын бирелде.
Буа муниципаль районы мәдәният идарәсе каршындагы «Буа туган якны өйрәнү музее» муниципаль бюджет мәгариф учреждениесендә якташыбыз, рәссам, Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе Шамил Нигъмәтнең шәхси күргәзмәсе ачылды. Ачылышта рәссамның хатыны, апасы, уллары һәм якын туганнары катнашты. Тасманы кискәннән соң, күргәзмәне Буа муниципаль районы башлыгының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Лилия Садретдинова, Казандагы Буа якташлыгы җәмгыяте Президенты Ирек Закиров, Татарстан Республикасы Рәссамнар берлеге рәисе Илнур Сираҗиев һәм рәссамның тормыш иптәше Рәфидә Хатыйп кызы Шамил Абдрахман улы турындагы җылы хатирәләре белән уртаклаштылар, район мәдәният йорты артистлары рус һәм татар телләрендә җырлар башкардылар.
Күргәзмә музейның күргәзмәләр залында ике ай дәвамында эшләячәк.
Буа сәнгать мәктәбендә Халыкара туган тел көненә багышланган "Бердәм гаиләдә" дигән туган телләрнең район фестивале узды. Фестивальдә катнашучыларны Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Лилия Назыйм кызы Садретдинова һәм Буа муниципаль районы мәгариф идарәсе башлыгы Наталья Александровна Македонская котлады. Халыкара туган тел көнен билгеләп үткәндә, без дөньяда булган телләрнең, мәдәниятләрнең бәһасез санына ихтирамыбызны белдерәбез. Бу көндә барлык телләр дә тигез булып санала, чөнки һәркайсы тере мирас булып тора. Бүген һәркем үз туган телебезгә карата мөнәсәбәт турында уйланырга тиеш. Без аны беләбезме? Туган телебездә сөйләшәбезме? Тел бит ул-халыкның мәдәнияте, гореф-гадәтләре. Башка телләр белән танышу дөньяның кызыклы икәнен белергә һәм төрлелеген аңларга ярдәм итә. Бәйрәмдә җырлар, шигырьләр, сәхнәләштерелгән әсәрләр, төрле халык биюләре башкарылды. Чара кысаларында Туган телләр буенча республика олимпиадасында җиңүчеләрне һәм призерларны, шулай ук әлеге укучыларны әзерләгән укытучыларны бүләкләү дә булды.