ЯҢАЛЫКЛАР


3
декабрь, 2020 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы хәбәр итүченчә, 4 декабрьдә 12:00 сәгатьтә «Агрополия» бердәм белем бирү платформасында чираттагы бушлай вебинар узачак, ул авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативында эре мөгезле терлекләрне идентификацияләүгә багышлана.

Чара барышында катнашучыларга түбәндәге мәсьәләләр турында сөйлиячәкләр:

-терлекләрне идентификацияләү ни өчен кирәк;

-биркалау һәм белешмәләрне кертү процессы ничек уза;

-терлекләрне башлангыч теркәү өчен белешмәләр ничек кертелә.

Укуда катнашу өчен «Агрополия» порталында яки түләүсез номер:88005502441 буенча теркәлергә кирәк.

Бу дата юкка гына сайланмаган, 1966 елның 3 декабрендә, Мәскәү янында немец гаскәрләрен тар-мар итүгә 25 ел тулган көнне, билгесез солдатның көлен Мәскәү Кремле дивары янынна күчереп җирләгәннәр.

⠀Һәм бу көн илебез өчен, тыныч күк йөзе өчен  гомерләрен биргән хәбәрсез һәм исемсез сугышчыларга багышланган.

⠀⠀
Традицион рәвештә Мәңгелек утка чәчәкләр салудан тыш, "Җиңү утлары" акциясе кысаларында ялкынны илнең барлык мемориалларында кабызачаклар

Инвалидлар декадасы кысаларында, "Ял үзәге"ндә балалар бәйрәмнәре студиясе Эльвира Гарифуллина белән берлектә сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен "Кыш Бабайны уят"  исемле чара оештырылды. Балалар яңа ел алды атмосферасын тойдылар һәм бик күп уңай хис-кичерешләр алдылар. Программа азагында һәр балага символик бүләкләр дә тапшырылды.

Коронавирус йогышы таралуга юл куймау максатыннан, Буада күпфатирлы йортларның подъездларын дезинфекцияләү эше дәвам итә. Барлык өслекләр дезинфекцияләү эретмәсе белән эшкәртелә. Бу эш көн саен башкарыла. Декабрьнең беренче көннәрендә Арефьев, Б. Хмельницкий, Гагарин, Ефремов, к. Зыятдинов, Совет һ. б. урамнарындагы 30 күпфатирлы йортта санитар эшкәртү үткәрелде.

 

1-2 декабрьдә Казан шәһәренең " IT-парк "ында  ” Безнең Татарстан. . Мөмкинлекләр территориясе”  X Республика яшьләр форумы семинары  узды. Кузьмина Полина - Буа шәһәренең 5нче гимназиясе 11 сыйныф укучысы – "Автобус. Яшьләр вакыты ("Гаилә һәм мин" проекты) проекты җиңүчесе Президент грантлары фонды вәкилләреннән белем бирү семинарларында, Яшьләр эшләре буенча федераль агентлыкта һәм РФ ресурс яшьләр үзәгендә катнашты, шулай ук проектларны алга этәрү буенча мастер-классларда булды, башка җиңүчеләр белән бергә Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре буенча министр Дамир Фәттахов белән очрашты.

2020 елда Татарстан авылларында 500 дән артык төзекләндерү объекты төзелгән. Бу Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының «Авыл территорияләрен комплекслы үстерү» дәүләт программасын уңышлы гамәлгә ашыру нәтиҗәсендә мөмкин булды. Авыл территорияләрен төзекләндерү чаралары кысаларында 791,8 млн сум акча бүленгән, шул исәптән федераль бюджет акчалары исәбенә - 459,2 млн сум, Татарстан Республикасы бюджеты - 332,6 млн сум. Моннан тыш, муниципаль районнар тарафыннан 11,3 млн сум күләмендә акча җәлеп ителде, һәм бюджеттан тыш чыганаклардан -  347,2 млн сум.

Әлеге акчаларга республика авылларында 501 төзекләндерү объектында эшләр башкарылган. 256 ял зонасы, спорт һәм балалар мәйданчыклары төзелгән, 54 Бөек Ватан сугышы геройларына һәйкәл, 64 яктырту объекты, 70 җәяүлеләр коммуникацияләре һәм 57 каты коммуналь калдыклар мәйданчыгы торгызылган һәм ремонтланган

Дәүләт программалары гамәлдә булган чорда Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсе тарафыннан 5 920 ташламалы ипотека  һәм  881 авыл ипотекасы теркәлгән. 

Агымдагы елның апреленнән ставка белән старт алган ташламалы ипотекага ихтыяҗның иң зурысы октябрьдә булган, ул вакытта 1492 ипотека теркәлгән, ноябрьдә - 920.

Иң күп ташламалы ипотека элеккечә эре шәһәрләрдә теркәлә. Әйтик, Казанда программа эшли башлаганнан бирле 4 272 ипотека теркәлгән, Яр Чаллыда - 1101. 167 ипотека теркәлгән Әлмәт районы, Лаеш районы - 88, Яшел Үзән районы - 127 һәм Биектау районы – 66 районнар арасында лидерлык позициясендә.

Авыл ипотекасына килгәндә, татарстанлылар арасында сентябрьдә ихтыяҗ зур: ул вакытта 142 шундый ипотека теркәлгән. Әлеге программаны гамәлгә ашыру буенча Биектау районы алда бара, анда авыл ипотекасы буенча 119 килешү теркәлгән, Арча районында - 102 ипотека.

Чикләвек - кайбер үсемлекләрнең (күбесенчә куаклар яки агачлар) ашарга яраклы төше булган һәм  каты тышлы җимеш.

Чикләвек төркеменә фундук, миндаль, фисташкалар, кешә, урман, кедр һәм әстерхан  чикләвеге керә. Еш кына, чикләвеккә арахис та керә, тик бу дөрес түгел, чөнки арахис кузаклы үсемлек булып тора.

Чикләвек аксымындагы аминокислоталарга кытлык булуга карамастан, алар май компонентының югарылыгы хисабына (45-60%) югары азык-төлек кыйммәтенә ия һәм югары квалификацияле продуктлар (100 г га 550-650 ккал) булып тора. Чикләвекләрдә калий, магний, кальций, фосфор, тимер, селен, марганец, молибден, никель, кобальт, В1, В2, РР витаминнары, майлы кислоталар, шул исәптән Омега 3 микъдары югары.

2020 елның 1 декабрендә салым агенты тарафыннан тотылмаган һәм салым хәбәрнамәсенә кертелгән НДФЛны түләү, мөлкәт, җир, транспорт салымнарын түләү өчен билгеләнгән срок чыкты.

Әгәр нинди дә булса сәбәпләр аркасында әлеге срок чыкканчы салым түләүче бурычын үти алмаса, салым инспекциясе моны якын арада эшләргә тәкъдим итә.

 

Салым түләүдә бурычыгыз барын белү түбәндәгеләр аша мөмкин:

 

Буа муниципаль районының тормыш дәрәҗәсен күтәрү һәм керемнәрне легальләштерү буенча ведомствоара комиссиясе пенсия яшенә җитмәгән гражданнарның хезмәт хокукларын бозу мәсьәләләре буенча «кайнар линия» эше оештырылуын хәбәр итә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International