ЯҢАЛЫКЛАР


28
сентябрь, 2020 ел
дүшәмбе

2020 елда план буенча ремонт эшләренең расланган графигы нигезендә, Буа шәһәрендә 26 октябрьдә 9:00 сәгатьтән 15:00 сәгатькә кадәр Татарстан Республикасы радиотелевизион тапшыру үзәге филиалы объектларында, аналог һәм цифрлы телерадиотапшырулар программаларын өзеп, планлы ремонт-профилактика эшләре үткәреләчәк.

ИИС - бу кыйммәтле кәгазьләр белән операцияләр өчен аерым счет, ул салым тотып калынуны яки инвестицияләрдән керемнәргә ташламалы салым салу хокукы бирә.

01.08.2020 елга Россия Федерациясендә 2537 мең шәхси инвестиция счеты ачылды, Татарстан Республикасы әлеге күрсәткеч буенча тулаем Россия буенча 7 урында тора. Ел башыннан ачык шәхси инвестиция счетлары санының артуы күзәтелә.

Тулырак мәгълүмат– безнең фотоҗыелмада.

Үзәк базар территориясендә авыл хуҗалыгы ярминкәсе узды. Буалылар өчен Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының тәкъдим ителгән бәяләре буенча авыл хуҗалыгы продукциясе белән тутырылган өстәлләр җәелде. Ассортиментка районның авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләренең продукциясе, шулай ук "Зеленодольск сөт комбинаты" АҖ Буа филиалы, Шикәр заводы, Карлинский сәүдә йорты, Буа икмәк заводы һәм Буа районы кулланучылар җәмгыятьләре товарлары куелды.

Ярминкәнең музыкаль бизәлешен  район Мәдәният идарәсе  оештырды. Сатып алучылар өчен концерт программасы куелды.

 

Буада өлкәннәр декадасына багышланган чаралар башланды. Шуларның берсе - Өлкәннәр көне уңаеннан пенсионерларга он тарату. Аны бюджет оешмалары, ликвидацияләнгән предприятиеләр пенсионерлары һәм башка төбәкләрдән килеп урнашкан өлкәннәр алачак.

     Барлыгы 3119 кешегә 10 ар килограммлы капчыклы он тапшырылачак.

 

Агач утырту көнендә "Алёнушка", "Солнышко" балалар бакчасы, "КСЮИ", "Россельхозбанк", "Буа водоканалы", “Шикәр заводы", Мәдәният идарәсе, Буа элеваторы, почта хезмәткәрләре, Сахарник" бакчачылык ширкәте катнашты. 1350 нарат үсентесе, 40 чыршы, 80 кәстәнә агачлары  утыртылды. Акциядә Арефьев, Совет, Кыр урамнары, Мәдәният скверы, Төзелеш, Космовский, Р.Люксембург, Вахитов урамнары колачланды.


26
сентябрь, 2020 ел
шимбә

Бүген Буа муниципаль районы делегациясе "БЕРДӘМ  РОССИЯ" партиясе Татарстан төбәк бүлегенең XXXII конференциясенең икенче этабында катнаша.

Утырышның көн тәртибендә: 2020 елда сайлау кампаниясенә йомгак ясау һәм төбәк сәяси советы составын ротацияләү.

Авылның 350 еллык юбилеена багышланган бәйрәм мәктәп янындагы мәйданчыкта узды. Ул авыл халкын гына түгел, ә илебезнең төрле почмакларында яшәүче, чыгышлары белән шушы авыл кешеләрен дә җыйды. Кунаклар күп иде. Авыл җирлеге башлыгы Гөлия Шакирова бу бәйрәмне оештыручы һәм инициаторы-Казаннан Рәүф Ибраһимовка, спонсорларга, чарада катнашучыларның барысына да рәхмәт белдерде. Котлаулар да күп булды. Районның үзешчән сәнгать осталары очрашуны  җырлар белән алып бардылар. Барысын да  кайнар пылау, чәй - коймак һәм бәлешләр белән сыйладылар.

Шунда ук Марс Алиев җитәкчелегендә нәшер ителгән «Киям Абрамов. От рабочего до Председателя Совнаркома» китабын тәкъдир итү булды. Бу авылдан чыккан  авыр  язмышлы Абрамов турындагы китапны язуда аның оныклары  Рафыйк һәм Булат Стрельцовлар да катнашты.

 

Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы Буа шәһәрендәге идарәсе (районара) хәбәр итә, 2020 елның 1 октябреннән пенсияләр һәм социаль түләүләр «Мир» түләү системасы карталарына күчереләчәк.

Федераль закон белән расланган «Мир» яңа түләү системасына күчү чоры 2017 елдан башланды.

1 октябрьгә пенсия алучы барлык пенсионерларга  иске картаны  «Мир»  картасына алыштырырга кирәк. Моның өчен кредит учреждениесенә вакытында мөрәҗәгать итәргә һәм карта чыгаруга гариза язарга кирәк булачак.

Буа шәһәренең Көнбатыш бистәсендә "Әбү Хәнифә" исемле яңа агач мәчет ачылды. Бу шәһәрдәге 8 нче мәчет. Төзелеш 2018 елның маенда  башланды, ә бүген  район башлыгы Ранис Камартдинов мөселманнарны ачылу белән котлады.

"Без бу нигезгә   беренче ташны бергә  салдык һәм бүген тантаналы рәвештә "Әбү Хәнифә" мәчетен ачабыз. Төзелешкә үз өлешен керткән һәркемгә рәхмәт белдерәсебез килә. Бу мәчет өлкән яшьтәге кешеләр белән беррәтән  яшьләр дә йөри торган игелекле һәм изгелекле урынынга әйләнсен".

Тантанада кунаклар күп иде һәркайсы яңа мәчеткә бүләкләр белән килделәр. Рөстәм хәзрәт Вәлиуллин "Әбү Хәнифә"  мәчет имамы Шамил Вәлиуллинга 50 еллык Коръән китабын тапшырды. Дин әһелләре сүзләренә караганда, бу китапны күп еллар элек бу мәчетнең имамы Хәлирахман ага (мәчетнең имамы Шамил Вәлиуллинның бабасы) Татарстан мөфтиенең беренче урынбасары Рөстәм Вәлиуллинның бабасына бүләк иткән. Рөстәм хәзрәт бу кадерле истәлекне мәчеткә алып килде. Ул буалыларны әлеге истәлекле вакыйга белән котлады һәм бистәдә яшәүчеләрне мәчеткә йөрергә чакырды.

 

 


25
сентябрь, 2020 ел
җомга

Бүген Буа муниципаль районы Башкарма комитетының утырышлар залында коррупциягә каршы көрәш буенча эшне координацияләү комиссиясенең чираттагы утырышы узды. Чара Буа муниципаль районы башлыгы Ранис Рафис улы Камартдинов рәислегендә узды. Утырышта Буа шәһәр прокуроры, комиссия әгъзалары һәм чыгыш ясаучылар катнашты. Авыл җирлекләре башлыклары ZOОM аша утырышка кушылды.

Буа шәһәр прокуроры Марс Фаткуллин катнашучыларга 2020 елның беренче яртыеллыгында Буа шәһәр прокуратурасы тарафыннан ачыкланган коррупция характерындагы хокук бозулар турында сөйләде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International