ЯҢАЛЫКЛАР


14
сентябрь, 2020 ел
дүшәмбе

Исегезгә төшерәбез, 11-13 сентябрьдә Буа районында берьюлы ике сайлау кампаниясе – республика Президентын һәм урыннарда депутатлар сайлау узды. Тавыш бирү Роспотребнадзорның коронавирустан саклану өчен барлык таләпләрен үтәп оештырылды: 71 участокта битлекләр, перчаткалар, ручкалар таратылды, температураны үлчәделәр. Шәһәрлеләрнең 86,79 проценты һәм авылларда яшәүчеләрнең 95,25 проценты үзләренең гражданлык бурычын үтәгән.

 

      Буа муниципаль районында «Гармония»  халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе психологлары Толерантлык-тынычлыкка юл дигән темага чара уздырдылар.

Аның төп максаты-яшүсмерләрнең башка кешеләрнең шәхси хокукларын хөрмәт итүгә һәм кабатланмаслыгына карата толерант мөнәсәбәт формалаштыру.

Яшүсмерләр «толерантлык» сүзенең килеп чыгышы турында притча тыңладылар. Бу мисалдан балалар барлык кешеләрне хөрмәт итәргә , аларны нинди дә булса билгеләр буенча бүлергә ярамаганлыкны, дуслаша һәм гафу итә белергә кирәклек турында фикер алдылар.

Мондый чаралар балаларда уяулык, җаваплылык, игелеклелек һәм аңлау хисләрен үстерүгә юнәлдерелгән.

Буаның 1нче балалар сәнгать мәктәбендә тәрбияләнүчеләрнең эшләре «Рус халык уенчыгы» XI төбәкара конкурсында призлы урыннар яуладылар.  4 сентябрь көнне Казанның Пушкин исемендәге Мәдәният үзәгендә «Без уенчык ясадык...» дип исемләнгән күргәзмә ачылды. Анда «Рус халык уенчыгы» XI төбәкара конкурсында призлы урыннар алган эшләр тәкъдим ителде. Барлык эшләнмәләр дә декоратив-гамәли сәнгать осталары, илнең 10 төбәгеннән килгән педагоглар, мәктәп укучылары, студентлар тарафыннан кулдан эшләнгән. Тукыма, балчык, агач, каен тузы  уенчыклары тәкъдим ителгән. Экспертлар берничә номинациядә җиңүчеләрне билгеләделәр, шулай ук гран-прига ия булучыны атадылар. «Сугыш еллары уенчыклары һәм хәрби тематикага»   номинациясендә махсус призга Буаның 1 нче балалар сәнгать мәктәбе укучысы Екатерина Семивражнова ( укытучысы Шагаиева Наилә Наил кызы) лаек булды. «Балчык уенчыгы» номинациясендә 1нче урта мәктәп укучылары: Рамина Җамалтдинова, Ильвина Минкашева, Кристина Карсакова, Карина Кадыйрова, Камилла Вәлиуллина, Камилла Галәветдинова, Сабина Гайнуллина, Валерия Егорова, Валентина Юркина, Диана Мамонтова (җитәкчесе Ярхунов Павел Валерьевич) I дәрәҗә диплом белән бүләкләнделәр.

Укытучыларны һәм балаларны җиңүләре белән котлыйбыз!! Киләчәктә дә иҗади уңышлар сезгә!!

Тиздән яшь буалылар өчен актив ял итү һәм спорт белән шөгыльләнү өчен яңа иҗтимагый киңлек барлыкка киләчәк. Буада скайпарк урнаштыру эшенә  керешәчәкләр. Ул Наратлык урманында Чаңгы базасы янында урнашачак.  Бу яшь буынга актив ял итү һәм спорт белән шөгыльләнү өчен менә дигән урын! Ул район җитәкчесе Ранис Камартдинов инициативасы белән барлыкка киләчәк. Бау паркы-җир өстеннән 1 метр биеклектәге бау конструкцияләре җыелмасы. Инде кирәкле материаллар кайтарылган һәм бу атнадан эшкә тотыналар.

 

Аграрийлар быел көнбагышны урып — җыюга график буенча-сентябрьнең беренче яртысында керештеләр. Буа районы авыл хуҗалыгы идарәсенең оператив мәгълүматларына караганда, 2000 гектар мәйданда май орлыгын җыеп аласы бар, бу бер ел элек булган күрсәткечтән 300 гектарга күбрәк. Беренчеләрдән булып техниканы кырларга Зөлфия Аллямова крестьян-фермер хуҗалыгында чыгардылар. Быел алар «Мегасан» гибрид көнбагышы чәчтеләр. Уңдырышлылык-31 ц/га, орлыкларның майлылыгы 49%, дымлылык-9-11%. Фәнис Шәрәфетдинов крестьян-фермер хуҗалыгында да эшкә керештеләр. Быел көнбагыш 100 гектар мәйданда чәчелгән иде. Авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре һава шартлары аларга кыска вакыт эчендә уңыш җыеп алырга мөмкинлек бирер, дип өметләнә.

 


12
сентябрь, 2020 ел
шимбә

Буа районының Кайбыч авылында авыл халкы тавыш бирүдән тыш, гриппка каршы прививка да ясата ала. Сайлау участогына килүчеләргә үз тавышларын бирергә генә түгел, аерым кабинетка үтеп, грипптан прививка ясатуны да тәкъдим итәләр. Прививка ясау процессы да, сайлау участогында тавыш бирү дә санитар куркынычсызлыкның барлык кагыйдәләрен үтәп  оештырылды: комиссия әгъзалары битлекләрдә һәм махсус халатларда, сайлаучыларның керүгә температурасын үлчиләр.

Фельдшер-акушерлык пункты мөдире Дания Ваһапова сүзләренә караганда, прививканы, барыннан да элек, риск төркеменә керүчеләргә– өлкән яшьтәге кешеләргә, җитди хроник авырулардан интегүче кешеләргә, медицина хезмәткәрләренә, шулай ук сәүдә, транспорт, торак-коммуналь хуҗалык предприятиеләре хезмәткәрләренә ясатырга киңәш итәләр. "Медпунктта җитәрлек вакцина запасы бар", - дип билгеләп үтте ул.

Карлы авылында яшәүче Зәкәрия Төхфәтуллин, Асия Шәйдуллина, Равия Хөснетдинова 90 яшьлек юбилее уңаеннан Россия Президенты һәм район җитәкчелеге котлауларын кабул иттеләр. Район башлыгы урынбасары Илдар Еремеев юбилярларга Рәхмәт хатлары тапшырды һәм җылы теләкләрен җиткерде. Авыл җирлеге башлыгы аларның  Карлы авыл җирлегенең алтын фонды булуын билгеләп үтте һәм шулай ук бүләкләр тапшырды.

Алдан сайлауларның беренче көнендә Буа районында 30% ка якын сайлаучы тавыш бирде. Авыл халкы шәһәрлеләрдән бераз активрак булып чыкты. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, шәһәрдә 628, авылларда 405 сайлаучы тавыш бирде.

Шәһәр мәчетләренең бер имамы Фәһим Сөләйманов сайлау участогына беренче көнне  үк килде. Фәһим Рәхимҗан улы Көнбатыш бистәсендә урнашкан "Хаҗилар" мәчете имамы.

 -  Төрле милләт кешеләре тату, бер гаилә булып яши безнең бистәдә. Шатлыкта да, бәладә дә без бердәм. Мәсәлән, янгыннан зыян күргән берничә гаиләгә ярдәм иттек. Мин күпмилләтле Татарстанда яшәвем белән горурланам. Киләчәктә дә  аның шундый булуына ышанып тавыш бирдем, - дип билгеләп үтте ул.


11
сентябрь, 2020 ел
җомга

«Көзге игелек атнасы – игелекле эшләр эстафетасы» акциясе кысаларында «Гармония» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе белгечләре өлкән яшьтәге гражданнар өчен скандинавия йөреше буенча дәрес оештырдылар.

 Дәрес Буа шәһәренең Яшьләр паркында «Скандинавия йөреше» өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлегенең социаль технологиясен тормышка ашыру кысаларында оештырылды.

 Дәреснең максаты-сәламәт яшәү рәвешен формалаштыру һәм өлкән яшьтәге гражданнар өчен скандинавия йөреше буенча шөгыльләрне популярлаштыру.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матди-техник базаны үстерүгә грантлар бирүгә авыл хуҗалыгы кооперативларын сайлап алу буенча өстәмә конкурс башлану турында игълан итә.

Бер кооперативка грантның максималь суммасы - 70 млн. сум. Грант акчаларын авыл хуҗалыгы продукциясен әзерләү, саклау һәм эшкәртү, махсуслаштырылган транспорт һ.б. объектлар сатып алу, төзү яки модернизацияләү өчен файдаланырга мөмкин.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International