Район ЮХИДИ бүлекчәсе "Бала-төп пассажир!" рәсем-плакатлар бәйгесен уздыра. Ул Буа районында яшәүчеләрнең игътибарын пассажир балалар катнашында авариялелек проблемасына җәлеп итү, балалар өчен юл - транспорт имгәнүләрен булдырмау максатыннан үткәрелә.
Бүген Буа муниципаль районы Башкарма комитетының утырышлар залында Буа муниципаль районы территориясендә юл хәрәкәте иминлеген арттыру мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. Юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү комиссиясенең чираттагы утырышы район җитәкчесе Рәнис Камартдинов рәислегендә узды. Килеп туган эпидемиологик хәлне исәпкә алып, чара барлык таләпләрне үтәп узды, авыл җирлекләре башлыклары киңәшмәгә ZOOM аша тоташтырылган иде.
Урманчылык хуҗалыгы факультетының урманчылык һәм урман культуралары кафедрасы укытучылары Х.Г. Мусин, доцент Мөхәммәтшина А.Р, Петрова Г. А., аспирант Таҗиев И. Р., Икътисад институтының авыл хуҗалыгы җитештерүе белән идарә итү кафедрасы мөдире Сафиуллин Н. А., механикалаштыру һәм техник сервис институты аспиранты Сабиров Б. М., «Буа урманчылыгы» ДКУ җитәкчесе, урманчылык хуҗалыгы факультеты чыгарылышы Гатауллин И. И., Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары - "Буа муниципаль районы мәгариф идарәсе" МКУ башлыгы И. Ф.Ханбиков, Ырынгы урта мәктәбе директоры Дворцов О. Н., химия укытучысы-мәктәп урманчылыгы отряды җитәкчесе Алексеева А. К., мәктәп урманчылыгы әгъзалары Самаркина Д., Блинова Д., Иванова Л., Комиссарова У. белән берлектә Татарстан Республикасы Буа муниципаль районының Ырыңгы урта гомуми белем бирү мәктәбе территориясендә, ябык грунтта урман хуҗалыгы токымнары орлыкларын чәчүне оештырдылар. Чәчү заманча технологик схемалар буенча үсемлекләрне үстерүне һәм яклауны стимуллаштыруның яңа биопрепаратларын кулланып башкарылды. Бер үк вакытта дендрология бакчасында агач-куак токымнарын карау үткәрелде, аңа урман культураларын урманчылык кафедрасы укытучылары, Ырынгы урта мәктәбе педагоглары һәм мәктәп урманчылыгы әгъзалары нигез салган иде.
15 майда Халыкара гаилә көне билгеләп үтелде. Республика районнарында бәйрәм кысаларында агросәнәгать комплексының хезмәт династияләрен котладылар.
Буа районында авыл җирлекләре башлыклары белән бергә районның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе Ранис Габитов һәм Буа районының ЗАГС бүлеге башлыгы Ләйсән Сөнгатуллина Трусеневлар, Скрипкиннар һәм Илюшиннар гаиләләрен котладылар. Авыл хуҗалыгы предприятиеләре хезмәткәрләренә истәлекле бүләкләр, чәчәкләр тапшырдылар һәм аларга алга таба һөнәри уңышлар һәм гаилә иминлеге теләделәр.
Хезмәткәрләрнең эшен тиешле дәрәҗәдә оештыру һәм аларны кызыксындыру чәчү барышына җитди тәэсир итә. Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров шуңа игътибар юнәлтте.
Барлык муниципаль районнар белән видеоконференция режимындагы киңәшмәне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәрде. Киңәшмәдә шулай ук Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.
Быел районнарда көннәр һәм атналар буенча йомгаклар ясыйлар. Муниципаль районнар башлыклары алдынгыларга премияләр һәм рәхмәт хатлары тапшыра.
Татарстан Республикасында урнашкан уңай һава торышы кыр эшләрен мөмкин кадәр нәтиҗәлерәк башкарырга ярдәм итте, чәчүне көн саен 100 мең гектарга кадәр җиткереп булды. Бу хакта шимбә көнне Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров җиткереде.
Барлык муниципаль районнар белән видеоконференция режимындагы киңәшмәне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәрде. Киңәшмәдә шулай ук Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.
Быел, эпидемиологик хәл сәбәпле, әлеге чара беренче тапкыр онлайн режимда узачак.
Бу көнне бәйрәмдә катнашучы Музейлар бәйрәмнең төп темасы белән бәйле чараларны тормышка ашыралар.
Сезнең игътибарга Буа туган якны өйрәнү музееның Халыкара музейлар көненә багышланган чараларның онлайн-программасын тәкъдим итәбез:
1) 13.05.2020-18.05.2020 Музейда көн һәм төн Узган еллардагы хатирәләр…
2) 18.05.2020 "Буа туган якны өйрәнү музее" турында видеоролик
3) 18.05.2020 Музей төне " Якташ рәссам, Россия рәссамнар берлеге әгъзасы Заһретдинов Васил Вагыйп улының виртуаль күргәзмәсе"
4) 18.05.2020 12.00 Онлайн трансляция: музей йорт мөдире Ильдия Гиниятуллина котлавы һәм Халыкара музейлар көне уңаеннан Күл Черкене авылында Бакый Урманче музее буенча экскурсия.
5) 18.05.2020 13.00 Онлайн трансляция: музей директоры Люция Әхмәтҗанованың Халыкара музейлар көне белән котлавы һәм туган якны өйрәнү музее буйлап экскурсия.
Башта ул Фирдүс Салаватуллин һәм Илсур Йосыповның фермер хуҗалыгын карады, анда 2 га мәйданда 20дән артык кеше белән кәбестә утырту бара. Аннары Ранис Рафис улы Җәмил Дәүләтшин крестьян-фермер хуҗалыгында булды. Бүген ул кура җиләге һәм алмагачлар утырта. Моннан тыш, район җитәкчесе "Коммуна", "Бола", "Ямбулат" хуҗалыкларын карады, анда язгы кыр эшләренең барышы белән танышты. Хәзер район хуҗалыкларында минераль ашламалар белән тукландыру һәм чүп үләннәренә каршы препаратлар сиптерү эшләре бара. Районда чәчү тәмамланып килә, "Заря" һәм "Дружба" хуҗалыкларында 1500 га кукуруз чәчәсе генә калды.
Яз башында "Дорсервис" ҖЧҖ юлчылары шәһәр урамнарында юлларны төзекләндерү турында хәбәр иттеләр инде. Әмма юл катламының эксплуатацион торышы җитешсезлекләре ачыкланды. Шушы көннәрдә юл эшчеләре урамнардагы чокырларны кабат ремонтлауга керештеләр.
Эшләр Ефремов, Р.Люксембург, Космовский, Жорес, Г. Исхакый, Вәлитов, Дала, Арефьев, Ибраһимов урамнарында алып барыла.
Продуктларны партиянең ТабибларгаРәхмәт акциясе кысаларында бирделәр. «Бердәм Россия» Россиянең иң эре ваклап сату челтәрләренең берсе - «Магнит» белән медикларга азык-төлек җыелмалары бирү турында килеште. «Бүгенге көндә медхезмәткәрләр физик яктан гына түгел, ә югары эмоциональ киеренкелек белән эшлиләр. «Бердәм Россия» ягыннан мондый ярдәм - ул, барыннан да элек, психологик ярдәм», - диде Буа район үзәк хастаханәсенең баш табибы Рөстәм Сәмәрханов һәм «Бердәм Россия» активистларына күрсәткән игътибарлары һәм ярдәме өчен рәхмәт белдерде.