Татарстан Республикасы Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы боерыгы нигезендә, санитар-эпидемиологик хәлнең начараюы сәбәпле, яңа коронавирус йогышы таралуга юл куймау максатыннан, 27 апрельдән Буа өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йорты карантинга ябылды. Бүгенге көндә Буа интернат-йортында социаль хезмәтләрдән файдаланучы 120 кеше һәм 25 хезмәткәр «консервация» режимында яши. Коронавирус таралу белән килеп туган хәл гадәти тормыш рәвешен үзгәртте, ул битараф булмаган кешеләрне берләштерде һәм безнең иң яхшы сыйфатларыбызны күрсәтте. Бу авыр чорда учреждениегә хәйриячеләр ярдәм итә. Буа икмәк заводы атнага ике тапкыр икмәк-күмәч әйберләре алып килә. Шул ук вакытта районның шәхси эшмәкәрләре дә игелекле эшләр башкара, алар биредә яшәүчеләр өчен кирәкле азык-төлек китерәләр. Картлар йорты үзизоляциядә ай ахырына кадәр булачак дип хәбәр итәбез.
3-16 яшьлек балалар өчен бер тапкыр бирелә торган түләү алу буенча консультация сорап мөрәҗәгать итүләрнең артуы сәбәпле, Россия Федерациясе Пенсия фонды идарәсе (дәүләт учреждениесе) Татарстан Республикасының Буа шәһәрендә (районара) өстәмә күпканаллы телефон ачты: +784374- 3 47 22, шулай ук сез 8(84374) 3 56 84 яки 0-74 телефоннары буенча консультация ала аласыз.
Аксу авылында «Гиниятулла бабай» чишмәсен төзекләндерделәр.
Җирлек башлыгы Марат Хәйруллин сүзләренә караганда, су чыганагына һәм аның территориясенә җентекле ремонт таләп ителгән. Aksu_official Инстаграм аккаунтында пост бастырылганнан соң, күп кенә авыл кешеләре һәм якташлар аны төзекләндерү идеясен хупладылар һәм уртак көч белән 60 мең сум акча җыйдылар. Чишмәне чистарту өчен дә, койманы алыштыру өчен дә сумма җитәрлек.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы хәбәр итүенчә, Ростсельмаш компаниясе «Ставим рекорды вместе» («Бергәләп рекордлар куябыз») программасының старты турында игълан итә, нәтиҗәләр буенча иң яхшы 30 хуҗалык бүләккә 2020 елгы LADA 4×4 Urban 3D автомобильләре алачак.
Ярышларда түбәндәге номинацияләрдә югары эш нәтиҗәләре күрсәтүче теләсә кайсы Россия авыл хуҗалыгы җитештерүчесе катнашырга мөмкин:
- «Тракторы RSM 2000» – культивацияләү, чәчү, дискование, сөрү, туфракны тирәнтен йомшарту – иң яхшы җитештерүчәнлек һәм ягулыкны янга калдыру категорияләрендә;
- «Ашлык җыю комбайннары TORUM, RSM 161, ACROS» – бөртекле һәм кузаклы культураларны җыю – суктыру категориясендә;
- «Азык җыю комбайннары RSM F» сериясеннән – кукуруз силосын һәм үләннәр әзерләү – әзерләнгән кукуруз һәм үләннәр күләме категориясендә;
Машиналар AGROTRONIC мониторинглау системасы белән җиһазланган булырга тиеш.
Татарстан Республикасы территориясендә 2020 елның 14 һәм 15 маенда төнлә урыны белән туфракта һәм һавада -2° кадәр (Казанда – 14 майда төнлә -1°кадәр) туңдыру көтелә.
Татарстан Республикасы буенча Россия ГТХМ Баш идарәсе киңәш итә:
туңдыруларга бәйле рәвештә, авыл хуҗалыгы культураларының зыян килү һәм һәлак булу куркынычы арта. Белгечләр үсентеләрне саклау буенча чаралар күрергә киңәш итә. Үсемлекләрне туңнан саклау өчен аларны полимер пленка, материал, салам белән каплауны тәэмин итергә кирәк.
Буа муниципаль районында, аның кайчан ачыласы билгеле булмаса да, җәйге сәламәтләндерү кампаниясенә әзерлек дәвам итә. Әлбәттә, быел мәктәп укучыларының җәйге ялын оештыру эпидемиологик вәзгыятькә бәйле булачак. Тик без коронавирус сәламәтләндерү лагерьларында балаларның җәйге ялын куркыныч астына куймас дип өметләнәбез.
Россиядә төп дәүләт имтиханын үткәрүне гамәлдән чыгару планлаштырыла. Бу хакта РФ Мәгариф һәм фән министрлыгының Матбугат хезмәте хәбәр итә.
«9 нчы сыйныф укучылары өчен рус теле һәм математика буенча мәҗбүри имтиханнарны гамәлдән чыгару планлаштырыла",-диелә министрлык хәбәрендә.
9 нчы сыйныфны тәмамлаучылар аттестатына билгеләр еллык билгеләр нигезендә куелачак.
Элегрәк тугызынчы сыйныф укучылары тарафыннан бары тик ике мәҗбүри имтихан — рус теле һәм математика фәннәрен генә тапшыру турында карар кабул ителгән иде.
Татарстанда авыр хәлдә калган йөкле хатын-кызлар һәм балалар өчен приют ачылды. «Бишек» социаль приюты Казанның Вознесение бистәсендә урнашкан. Приютны «Умиление » гаилә, аналар һәм балачакны яклау үзәге коммерцияле булмаган автоном оешмасы оештырды. Йортны арендалауга актив татарстанлылар -«Ярдәм янәшә! » республика хәрәкәтенә кушылган хәйриячеләр ярдәм итте. Хәзер приютта пандемия белән бәйле авыр хәлдә калган 4 гаилә яши. Үзәкнең мөмкинлекләре 15 гаиләне сыендырырлык. Ярдәм, бердәнбер туендыручысыз, эшсез калган күп балалы һәм ялгыз аналарга күрсәтелә. Битараф булмаган татарстанлылар ярдәме белән булачак әниләрнең, балалары булган хатын-кызларның һәм күп балалы гаиләләрнең иң мөһиме - баш өстендә түбәсе бар. Хәйриячеләр, төрле фондлар һәм актив гражданнар «Бишек» социаль приютына даими яшәүчеләрне азык-төлек, подгузниклар, балалар ризыгы һәм беренче кирәк-яраклар белән тәэмин итәргә булышалар.
Ведомствода имтиханнарны 8 июньнән соңрак вакытка күчерәчәкләр. РФ мәгариф министры урынбасары Виктор Басюк билгеләп үткәнчә, мондый карар илдәге эпидемиологик вәзгыятькә бәйле рәвештә кабул ителгән, дип хәбәр итә РФ Мәгариф һәм фән министрлыгының Матбугат хезмәте. Имтихан үткәрү вакыты якын арада билгеле булачак. Моннан тыш, унберенче сыйныф укучылары өчен БДИ форматына төзәтмәләр кертеләчәк: әйтик, вузларга укырга керергә җыенмаган укучыларга аттестатка ел нәтиҗәләре буенча билге куя алачаклар.
Бүген Буа районына эш визиты белән Горький тимер юлы башлыгының Казан территориаль идарәсе буенча урынбасары Александр Черемнов килде. Визит кысаларында ул район җитәкчесе Ранис Камартдинов белән очрашты. Җитәкчеләр Бөек Ватан сугышы ветераннарына һәм Свияжск – Ульяновск тимер юл линиясе төзүчеләренә багышланган Җиңү аллеясын төзү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. Эшлекле киңәшмә төзелеш территориясендә үтте. Аллея проекты буенча фикер алышуда шулай ук район җитәкчесе урынбасарлары Илдус Гыйззәтов һәм Ленар Хисамов, Буа ветераннар (пенсионерлар) советы рәисе Җәүһәрия Хөснетдинова, тимер юл ветераны, тимер юл тарихы турында берничә китап авторы Илгиз Нигъмәтуллин, районның архитектура бүлеге башлыгы Ринат Гыйльфанов һәм төзелеш өчен җаваплы затлар катнашты.