Ял көннәрендә халыкны балалар, яшьләр һәм аларның әти-әниләре өчен онлайн-концертлар уза. Сезгә анонс тәкъдим итәбез, гаилә белән аларны карарга 4-5 апрельдә мөмкин булачак.
Бүгенге көндә республикадагы башка районнардагы кебек Буа районында да саклагыч битлекләргә сорау зур. Бу чорда үзләренең граждан активлыгын Шәмәк авыл җирлегенең Иске Мәртле авылы мәдәният йорты хезмәткәрләре күрсәтте. Алар үз-үзеңне изоляцияләүдә куп тапкырлар кулланып була торган саклагыч битлекләр тегеп түләүсез авыл халкына таратты. Аеруча игътибар яңа коронавирус йоктыруда риск төркеменә керүче өлкән яшьтәге кешеләргә бирелде.
Куп тапкырлар кулланыла торган саклагыч битлекләрне Буа районының мәгариф учреждениесе хезмәткәрләре дә тегә. Алар шәхси саклау чаралары белән үзләрен һәм тәрбияләнүчеләрен генә түгел, ә волонтерларны да тәэмин итте. Ике көндә алар 1200 саклагыч битлекләр текте. Тукыма һәм тегү кирәк-яракларына чыгымны район җитәкчелеге үз өстенә алды.
Хөрмәтле Буа муниципаль районында яшәүчеләр!
Instagram челтәрендә төзекләндерелергә тиешле территория өчен тавыш бирү үткәрелде. Тавыш бирүдә иң күп тавышны Буа шәһәренең үзәк мәйданы, шул исәптән шәһәрнең Үзәк паркы җыйды.
Буа муниципаль районы гражданнарына «кайнар линия» телефоннарын исегезгә төшерәбез, алар районда үз-үзеңне изоляцияләү режимында барлыкка килгән мәсьәләләрне хәл итүдә ярдәм итә алалар.
Кадерле дуслар! Татарстанлылар!
Коронавирус белән килеп чыккан хәл безнең арада битараф булмаган кешеләрнең күп булуын күрсәтте. Волонтерлар, бизнесменнар, артистлар, республиканың гади кешеләре ярдәм итү өчен берләшәләр!
Безнең Татарстанның KazanExpress компаниясе инициативасы мине бик шатландырды. Алар балалар, өлкәннәр өчен бушлай азык-төлек җыелмалары җыялар. Чөнки безнең гражданнарның нәкъ менә шушы категориясе бүген аеруча яклауга мохтаҗ һәм аерым кайгыртучанлык тоярга тиешләр. Бу бик кирәкле һәм мөһим эш – катлаулы вакытларда мохтаҗ кешеләргә ярдәм итү.
Безнең бизнесменнарга рәхмәт белдерәм һәм эшкуарларны, мөмкинлеге булган барлык кешеләрне әлеге яхшы эшкә кушылырга чакырам!
Мин дә акциягә кушылдым һәм үз өлешемне керттем.
Хөрмәтле буалылар! Коронавирус йогышы таралу куркынычы белән бәйле рәвештә, РФ Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы рекомендацияләре нигезендә, 2020 елның 30 мартыннан 30 апреленә кадәр "Буа шәһәре халкының мәшгульлек үзәге" дәүләт казна учреждениесе гражданнарны дистанцион кабул итүгә күчте.
Әлеге даталарга бару билгеләнгән эшсезләрне яңадан теркәү, теркәлү вакытында күрсәтелгән, контакт мәгълүматлары буенча дистанцион режимда башкарылачак. Беренчел кабул итү дә дистанцион рәвештә башкарылачак. Туры килә торган эш эзләүдә ярдәм итү буенча хезмәтләр күрсәтү турында гариза һәм кирәкле документларның электрон үрнәкләре электрон почта аша кабул ителә: czn.Bunsk@tatar.ru.
Буа һәм Нурлат игенчеләре беренчеләрдән булып язгы культураларны чәчүгә керештеләр. Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының оператив белешмәләренә караганда, бүгенгә Буа районында 80 га бодай һәм 120 га арпа чәчелгән, Нурлат районында – 30 га арпа.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык - төлек министрлыгы хәбәр иткәнчә, Казандагы сәүдә челтәренән азык-төлекне өйгә илтеп бирү «Доставка. Пятёрочка» сервисын гамәлгә кертте. Бу хезмәт Татарстан башкаласының Авиатөзелеш, Мәскәү, Яңа Савин, Вахитов, Совет һәм Идел буе районнарында күрсәтелә. Сервис кысаларында Татарстан фермерлары һәм авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре продукциясен сатып алырга мөмкин: ит, казылык әйберләре, ярымфабрикатлар, сөт, сыр, йомырка, сөт һәм икмәк продукциясе, яшелчә, чәй һәм башкалар.
Яңа коронавирус инфекциясе таралуын булдырмау буенча чаралар күрү зарурлыгына бәйле рәвештә Россия Федерациясе Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы тарафыннан эшләнгән Методик күрсәтмәләр нигезендә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында элемтә чаралары ярдәмендә гражданнарны читтән торып кабул итү режимы оештырылды. Онлайн кабул итү мөрәҗәгать итүченең теләге буенча аудио һәм видео форматта башкарыла, моның өчен микрофон яисә веб-камера булырга тиеш.
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрне (функцияләрнең) Бердәм порталда алу мөмкинлеге турында хәбәр итәбез .www.gosuslugi.ru( Федераль салым хезмәте тарафыннан күрсәтелә торган дәүләт хезмәтләре, шул исәптән физик затлар тарафыннан салымнар һәм салым түләүләре буенча бурычлар турында мәгълүмат алу, салым декларациясе тапшыру; юридик затларны һәм индивидуаль эшкуарларны теркәү, салым түләүчеләргә гамәлдәге салымнар һәм җыемнар, салымнар һәм җыемнар турындагы законнар һәм аның нигезендә кабул ителгән норматив хокукый актлар, салым түләүчеләрнең хокуклары һәм бурычлары, салым органнары һәм аларның вазыйфаи затларының вәкаләтләре, шулай ук салым хисаплылыгы формаларын бирү һәм аларны тутыру тәртибен аңлату һ.б.лар турында түләүсез мәгълүмат бирү (шул исәптән язма рәвештә).
Федераль салым хезмәте тарафыннан күрсәтелә торган дәүләт хезмәтләренең тулы исемлеге белән сайтта танышырга мөмкин (www.gosuslugi.ru)