ЯҢАЛЫКЛАР


17
март, 2020 ел
сишәмбе

Һава-тамчы юлы белән тапшырыла торган авыруларны кисәтү максатыннан Кыят авыл җирлегендә ФАП хезмәткәрләре мәктәптә марля бәйләвечләре ясау буенча мастер-класс үткәрделәр. Битлекләр кытлыгы уңаеннан паникага бирелү урынына, аны кулданда  ясап була икән.

«Сугышның йөзе хатын-кыз түгел» проекты Бөек Ватан сугышы кагылган һәр хатын-кызның тарихын саклап калырга тиеш.

Проектның максаты – сугышта катнашкан хатын-кызларның, тыл хезмәтчәннәренең, сугыш чоры балаларының батырларча үткәне турында хәтерне саклау.

Әлеге проект кысаларында Буа муниципаль районының «Гармония» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре «Волонтер-медиклар» Бөтенроссия иҗтимагый хәрәкәтенең Буа бүлекчәсе белән берлектә тыл хезмәтчәне Габитова Сания Вәлимөхәмәт кызы белән очрашу оештырдылар. Комплекслы үзәк белгечләре ветеранны якынлашып килүче Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгы белән котладылар, волонтерлар чәчәкләр тапшырдылар, шигырьләр укыдылар, бүгенге буын яшүсмерләре тыныч күк астында яшәү хокукы өчен рәхмәт белдерделәр.

Татарстан Республикасы буенча Росреестр Идарәсе исегезгә төшерә, бакчачылык алып бару өчен билгеләнгән җир кишәрлекләрендә төзелгән бакча һәм торак йортларны рәсмиләштерүнең гадиләштерелгән тәртибе 2021 елның 1 мартына кадәр гамәлдә. Бу вакытка кадәр, «дача амнистиясе» н озайту аркасында, татарстанлылар төзелеш башлану һәм тәмамлану турында хәбәр итмичә, мондый күчемсез милеккә хокукны теркәү мөмкинлегенә ия.

Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2020 елның 31 гыйнварындагы 66 номерлы карары белән (2019-nCoV) инфекциясе тирә-юньдәгеләр өчен куркыныч тудыручы авырулар исемлегенә кертелде.

 Гамәлдәге санитар кагыйдәләрне һәм гигиеник нормативларны бозуда, санитар-гигиена һәм эпидемиягә каршы чараларны үтәмәүдә чагылган халыкның санитар-эпидемиологик иминлеген тәэмин итү өлкәсендәге законнарны бозу, шул исәптән җинаять җаваплылыгына китерә( Россия Федерациясе Җинаять Кодексының 236 ст.)

  • саксызлык аркасында кешеләр күпләп авыруга яки агулануга китергән санитар-эпидемиологик кагыйдәләрне бозу сиксән мең сумга кадәр штраф яки хөкем ителүченең алты айга кадәр хезмәт хакы яки башка кереме күләмендә штраф, яисә өч елга кадәр билгеле вазифаларны биләү яки билгеле бер эшчәнлек белән шөгыльләнү хокукыннан мәхрүм итү, яисә өч йөз алтмыш сәгатькә кадәр мәҗбүри эшләр, яисә бер елга кадәр төзәтү эшләре, яисә бер елга кадәр иректән мәхрүм итү;
  • саксызлык аркасында кеше үлеменә китергән шундый ук гамәл дүрт йөз сиксән сәгатькә кадәр мәҗбүри эшләр белән, яки алты айдан ике елга кадәр төзәтү эшләре белән, яисә биш елга кадәр мәҗбүри эшләр белән, яисә шул ук срокка иректән мәхрүм итү белән җәза карала.

 

«Россия Федерациясе Салым кодексының икенче өлешенә һәм «Россия Федерациясе Салым кодексының беренче һәм икенче өлешләренә һәм салымнар һәм җыемнар турында Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү хакында» Федераль законның 9 статьясына үзгәрешләр кертү турында» 2009 елның 15 апрелендәге 63-ФЗ номерлы федераль закон нигезендә өч һәм аннан күбрәк баласы булган затларга мөлкәт салымнары буенча салым ташламалары бирелә:

- физик затлар милкенә салым исәпләгәндә-торак йорттагы фатирдагы кадастр бәясенең һәр балигъ булмаган балага исәпләгәндә 5/7 кв. м. га кимүе – ,

- җир салымы буенча - бер җир кишәрлеге буенча кадастр бәясенең 600кв.м. га кимүе.

Кибетне ачу тантанасында район җитәкчесе Ранис Камартдинов, Татарстан Кулланучылар берлеге идарәсе рәисе урынбасары Дамир Җамалиев, Татарстан Республикасы ГИСУ Көнбатыш территориаль бүлеге башлыгы урынбасары Айрат Гыйбадуллин, Буа районы кулланучылар җәмгыяте җитәкчесе Ленар Камалов, Түбән Наратбаш авыл җирлеге башлыгы Илдус Галиуллин һәм авыл халкы катнашты.

Республиканың авыл торак пунктларында модульле кибетләрне урнаштыру Татарстанда гамәлдә булган программа буенча гамәлгә ашырыла. Татпотребсоюз вәкиле сүзләренә караганда, Россия төбәкләре арасында программа Татарстанда гына гамәлдә. "Кибет сатып алучылар булганда гына эшли ала, йөрегез, район кулланучылар җәмгыяте кирәкле товарлар белән тәэмин итәчәк", - диде Ранис Рафис улы. Ул ассызыклаганча, мондый кибетләр авыл халкын беренче чиратта көнкүреш  товарлары белән тәэмин итү өчен төзелә.

Коронавируслар- хайваннарны зарарлый торган вируслар гаиләсе, тик кайбер очракларда кешегә бирелергә мөмкин. Гадәттә, коронавируслар китереп чыгарган авырулар, авыр симптомнар тудырмыйча, җиңел формада уза.

Ничек тапшырыла?

- һава-тамчы юлы белән (ютәл, тцчкеръ, сөйләшү)

- һава-тузан юлы белән ( һавада тузан кисәкчекләре белән)

- контакт юлы белән (кул бирешүләр, көнкүреш предметлары аша)

Тапшыру факторлары

- һава (төп)

- вирус контактлашкан азык-төлек продуктлары һәм көнкүреш әйберләре

Башка респиратор вируслар кебек үк, коронавирус та инфекцияле кеше ютәлләгәндә яки төчкергәндә тамчылар аша тарала. Моннан тыш инфекцияле кеше кагылган предмтлар аша да күчә. Кешеләр   юылмаган куллары белән авыз, борын яки күзгә кагылган очракта да йоктыралар.

2020 елдан башлап барлык эш бирүчеләр дә кәгазь хезмәт кенәгәсеннән электрон хезмәт кенәгәләренә күчәргә тиеш. Әлеге таләп барлык эш бирүчеләргә – юридик затларга һәм шәхси эшмәкәрләргә кагыла. Шулай ук алар өчен РПФда яңа хисап барлыкка килде. Бланк СЗВ-ТД дип атала.

Кәгазьләрдән электрон кенәгәләргә күчү акрынлап булачак һәм берничә этапны күздә тота. 2020 елда хезмәт кенәгәләре кәгазьдә калачак, ләкин кәгазь вариант белән бергә электрон вариант алып барырга кирәк булачак.


16
март, 2020 ел
дүшәмбе

Гомумрайон планеркасында район һәм шәһәр тормышының актуаль мәсьәләләре турында фикер алыштылар.

« Эшлекле дүшәмбе»   бүләкләү тантанасыннан башланды.  Россия Эчке эшләр министрлыгының Буа муниципаль районы буенча бүлеге башлыгы Ринат Хәсәнов 2019 елда Россия Эчке эшләр министрлыгының Буа муниципаль районы буенча бүлегенең оператив-хезмәт эшчәнлеге нәтиҗәләре турында сөйләде.

13 мартта Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Илдус Габдрахманов республиканың авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре белән мелиорация мәсьәләләре буенча фикер алышты

«Татмелиоводхоз» идарәсе ФДБУ директоры Марс Хисмәтуллин соңгы 10 елда республикада сугаруның үсеше турында сөйләде. Бу вакыт эчендә 213 хуҗалыкта 32,6 мең гектар сугарулы җир төзелде һәм реконструкцияләнде, 196,6 км магистраль торба үткәргечләр салынды, 13 064 га мәйданда мелиорация объектларын техник яктан яңадан коралландыру үткәрелде, 414 берәмлек сугару техникасы, 95 тамчылы сугару системасы сатып алынды, 300дән артык су скважинасы  борауланды, 95 суэтем башнясы куелды. Зур күләмле эш нәтиҗәсендә сугарулы җирләрдә уңыш 3-4 тапкыр артты, ә республика теләсә нинди һава шартларында яшелчә һәм бәрәңге белән гарантияле тәэмин ителде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International