Татарстанда авыл хуҗалыгы җитештерчеләре 2020 ел уңышы өчен минераль ашламалар сатып алуга бюджет акчалары алырга мөмкин. Бу акчаларны гектарга 35 кг ашлама туплаган хуҗалыклар ала. Быел бер гектарга 70 кг ашлама туплау бурычы куелды. Шуңа күрә түбән күрсәткечле районнарга активлашырга кирәк.
Гомумән республика буенча 5 февральгә минераль ашламалар 70872 тонна сатып алынган, ягъни бер гектар чәчүлеккә 25,3 кг тупланган, бу 2019 елга караганда беркадәр күбрәк. Шушы датага республикада тупланган ресурслар бер гектарга 23,1 кг тәшкил итә.
Соңгы күрсәткечләр буенча алдынгылар рәтендә Зәй районы хуҗалыклары, аларда минераль ашламалар 3619,8 тонна, ягъни бер гектарга 53,9 кг тупланган (фаразга карата 77 %), аннан кала Сарман районы – 4122 тонна, ягъни гектарга 52,2 кг (74,5%), Әтнә районы – 2262,5 тонна яки бер гектарга 50,7 кг (72,5%). Шулай ук Тәтеш, Саба, Балтач, Кукмара, Мамадыш, Түбән Кама, Буа, Азнакай, Арча, Тукай районнарында да күрсәткечләр начар түгел.
Рөстәм Миңнеханов фронтовикларга ТАССРның 100 еллыгына өстәмә 25 мең сум акча бүлеп бирде.
Татарстанда яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераннарының барысы да Җиңүнең 75 еллыгына федераль һәм төбәк түләүләрен исәпкә алып, 100 мең сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган акча алачак. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Балтач районында Халыклар дуслыгының туган якны өйрәнү музеенда хәбәр итте, дип хәбәр итә "Татар-информ"матбугат агентлыгы.
Федераль түләүләргә өстәп, республика Президенты сугышта катнашучыларга, фашист концлагерьларының балигъ булмаган тоткыннарына, «Блокадалы Ленинградта яшәүче» билгесе белән бүләкләнгән затларга 25 мең сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган республика түләвен түләү турында карар кабул итте. Тыл хезмәтчәннәре һәм сугышта катнашучыларның тол хатыннары федераль түләүгә өстәп, 5 әр мең сум акча алачак.
Шулай итеп, 34 меңнән артык ветеран өстәмә ярдәм алачак.
Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы республикада авыл хуҗалыгы кооперациясен үстерүгә зур игътибар бирә. Фермерлар өчен кооперативка керү өстенлекләре дә бар. Беренче чиратта, бу-продукция җитештерү, саклау һәм эшкәртү көчләрен берләштерү хисабына җитештерүнең рентабельлеген арттыру. Икенчедән, кредит ресурсларыннан файдалану, һәм, өченчедән, эре төбәк һәм федераль сәүдә челтәрләренә чыгу мөмкинлеге. Әмма кооперативның уңышлы эшләве өчен нәтиҗәле идарә итү зарур. «Кооператив идарәчесе» модульле экспресс-курсы кысаларында теләүчеләрне нәкъ менә шуңа өйрәтәләр.
2020 елның 4-6 февралендә «Кооператив идарәчесе» модульле экспресс-курсын тыңлаучыларның икенче агымы буенча укулар узды. 67 гариза арасыннан Татарстаннан 30 кеше һәм Ханты-Мансийскийдан, Төмән өлкәсе, Удмуртия Республикасы, Түбән Новгород һәм Ленинград өлкәләреннән 9 кеше сайлап алынды.
Агроиминиятләштерү-аграрийларның финанс тотрыклылыгын тәэмин итүнең нәтиҗәле коралы. 13 февральдә 11.00 сәгатьтә "Казан Экспо" агросәнәгать форумы кысаларында Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тарафыннан оештырылган түгәрәк өстәл нәкъ менә шундый темага багышлана. 2019 елда агроиминләштерү нәтиҗәләре белән Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Илдус Габдрахманов таныштырачак. Чарада шулай ук Агроиминияләштерү Милли Союзы Президенты Корней Биждов катнашачак.
Түгәрәк өстәл кысаларында авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре өчен иминиятләштерүнең иң актуаль мәсьәләләре каралачак, алар арасында агроиминиятләштерү, законнардагы соңгы үзгәрешләр һәм иминиятнең гамәли аспектлары. Аграрчылар үзләре өчен бик күп файдалы мәгълүмат алып кына калмыйча, үзләрен кызыксындырган сорауларны да бирү һәм үз тәҗрибәләре белән уртаклашу мөмкинчелеге дә булачак.
2020 елның 30 апреленә кадәр гражданнар 2019 елда алынган керемнәр турында хисап тотарга тиеш.
Милкендә минималь вакыттан азрак булган фатирны сатса, якын туганнарыннан кыйммәтле бүләкләр алса, милекне арендага биреп, чит ил чыганакларыннан керем алса, мондый очракларда һәр кеше декларацияне тапшырырга тиеш.
Үз керемнәре турында шулай ук шәхси эшмәкәрләр, нотариуслар, адвокатлар кабинетларын гамәлгә куйган адвокатлар һәм башка затлар хисап тотарга мәҗбүр.
"Челтәр компаниясе" ААҖ филиалы Буа электр челтәрләре электр хуҗалыгы объектларында ремонт һәм профилактик эшләр башкару турында хәбәр итә, шул сәбәпле 12,13, һәм 14 февральдә 9.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр Татар Буасының Үзәк урамы буенча 25-84 йортларда, Яшел урамында 1-37 нче йортта ут булмаячак.
18 февральдә 10.00 сәгатьтән 14.00 сәгатькә кадәр, автомат ут сүндергечләрен алыштыру сәбәпле, Нагорная урамы буенча 12 нче йортта Каенлык авылында, шул ук көнне 10.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр Таковар авылында су кудыру, дуңгыз фермасы, АЗС объектларында вакытлыча ут булмаячак.
Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсенә торак һәм бакча йортлары төзелешендә хәбәр итү тәртибе гамәлдә булган чорда җирле үзидарә органнары тарафыннан кадастр исәбенә кую һәм теркәү өчен 5 730 гариза бирелгән. 90% тан артык очракта (5 164 гариза буенча) хокукларны теркәү органы тарафыннан уңай карар кабул ителде.
Исегезгә төшерәбез, торак һәм бакча йортларын төзүнең хәбәр итү тәртибе «Россия Федерациясе Шәһәр төзелеше кодексына һәм Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында» 2018 елның 3 августындагы 340-ФЗ номерлы Федераль закон белән кертелде. Росреестрга дәүләт хакимиятенең, җирле үзидарәнең вәкаләтле органнары тарафыннан кадастр исәбенә һәм мондый объектларга хокукларны теркәүгә гаризалар бирү бурычы «Күчемсез милекне дәүләт теркәвенә алу турында» 2015 елның 13 июлендәге 218-ФЗ номерлы Федераль законның 19 статьясындагы 1.2 өлеше белән билгеләнгән.
Буада «Россия Ел укытучысы-2020 " Бөтенроссия конкурсының зона этабын ачу тантанасы узды. Бәйгене ачу тантанасында Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының милли мәгариф бүлеге башлыгы Энҗе Гыйззәтуллина, Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институтының методик үсеш бүлеге башлыгы Ольга Мартьянова, Буа муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Лилия Садретдинова, Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары - «Буа муниципаль районы мәгариф идарәсе» МКУ башлыгы Илгиз Ханбиков һ. б. катнашты.
Бәйгедә Татарстан Республикасының алты районыннан 15 педагог катнаша. Уңышлар телибез! Һөнәри конкурста катнашу Сезне яңа уңышларга һәм ачышларга рухландырсын.
Мәҗбүри пенсия иминияте буенча хокук мөнәсәбәтләренә ирекле рәвештә кергән физик затлар иминият взносларын киләсе тәртиптә түли.
Иминият взносларының минималь күләме федераль закон тарафыннан финанс елы башына билгеләнгән минималь хезмәт хакы күләмен һәм Россия Федерациясе Салым кодексының 425 статьясындагы 2 пунктының 1 пунктындагы 1 пунктчасында билгеләнгән иминият взнослары (2020 елда 12 130,00 сум) тарифын исәпләү (22%) буларак билгеләнә.
Шулай итеп, 2020 елда түләнергә тиешле иминият взносларының минималь күләме 32 023,20 сум тәшкил итә.
Иминият взносларының максималь күләме финанс елы башына федераль закон тарафыннан билгеләнгән 8 тапкыр минималь хезмәт хакы күләмен һәм Россия Федерациясе Салым кодексының 425 статьясындагы 2 пунктының 1 пунктчасы белән билгеләнгән Россия Федерациясе Пенсия фондына иминият взносларының 12 тапкыр арттырылган тарифын билгеләү буларак билгеләнә.
2020 елда иминият взносларының Максималь Күләме 256 185,60 сум тәшкил итә.
2019 елның 1 гыйнварыннан Татарстан Республикасы территориясендә һөнәри керемгә салым кертелде.
«Һөнәри керемгә салым» махсус салым режимын кулланучы физик затлар һәм шәхси эшмәкәрләр пенсия фондына иминият взносларын түләргә тиеш түгел. Үзмәшгульләр пенсия фондына взносларны ирекле тәртиптә күчерәләр.
Мөһим! Пенсия хокукларын формалаштыру (иминият стажы һәм шәхси пенсия коэффициентын алу) мәҗбүри пенсия иминиятенә фактта түләнгән иминият взносларыннан чыгып кына башкарыла.
Иминият взносларын түләү өчен, үзмәшгуль гражданнарга мәҗбүри пенсия иминияте буенча ирекле хокук мөнәсәбәтләренә керергә кирәк. Моның өчен Пенсия фондының территориаль органына шәхсән гариза бирергә яки почта аша гариза җибәрергә кирәк.
РФ Салым кодексының 430нчы маддәсе нигезендә, 2020 елда иминият взносларының теркәлгән күләме 32 448,00 сум тәшкил итә, максималь күләме - 256 185,60 сум, иминият взносларын фиксацияләнгән күләмдә түләгән очракта, индивидуаль пенсия коэффициенты күләме – 1,141 сум, иминият взносларын максималь күләмдә – 9,013 сум тәшкил итәчәк.