Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2015 елның 1 июнендәге 391 номерлы карары белән расланган «Татарстан Республикасының иң яхшы территориаль иҗтимагый үзидарәсе» республика конкурсы турындагы Нигезләмә нигезендә Буа муниципаль районы территориясендә «Татарстан Республикасының иң яхшы территориаль иҗтимагый үзидарәсе» республика конкурсының I этабы узды.
Бәйгенең I этабында катнашу өчен конкурс материалларын «Мелиоратор»,«Студенческий», «Заводская», «Питомник», «Кленовый» территориаль иҗтимагый үзидарәләре тәкъдим итте.
Конкурс комиссиясе нәтиҗәләр ясады һәм иң яхшыларны билгеләде:
1 урын – «Заводской» территориаль иҗтимагый үзидарәсе
2 урын - «Питомник» территориаль иҗтимагый үзидарәсе
3 урын – «Кленовый» территориаль иҗтимагый үзидарәсе
Җиңүчеләр әлеге конкурсның II этабында катнашачаклар.
«Светофорик» балалар бакчасында чаналар парады узды. Конкурсның максаты-гаиләнең уңай имиджын формалаштыру, гаилә кыйммәтләрен һәм гореф-гадәтләрен үстерү һәм пропагандалау, кышкы чорда мәдәни ялны оештыру. Әкият чаналары ярышында 15 гаилә катнашты. Ата-аналар балалар белән әкияти чаналар әзерләделәр. Жюрига иң-иңнәрне билгеләү җиңел бирелмәде, барлык конкурсантлар да матур итеп бизәлгән чаналар күрсәтеп кенә калмыйча, шигырьләр дә сөйләделәр, җырлар да җырладылар. Тамашадан соң парад балалар бакчасы бинасы тирәсендә чана шуу белән дәвам итте. Бәйгедә катнашучыларның барысы да мактау грамоталары белән бүләкләнде
Буа шәһәрендә республика прокуратурасы хезмәткәрләренең Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына багышланган «Кызыл ромашка» иҗат бәйгесенең зона этабы узды. Татарстан Республикасы прокуратурасы оештырган бәйге региональ мәдәният министрлыгы ярдәме белән үткәрелә. Чарада жюри рәисе сыйфатында Татарстан Республикасы прокуроры урынбасары Юлия Ивановна Наумова катнашты. Буа муниципаль районына визит барышында Юлия Наумова шулай ук Мәдәни үсеш үзәге холлында куелган "Свияжск-Ульяновск тимер юлы" күргәзмәсен карады. Бәйге тамашачылары булып шәһәр һәм район прокуратуралары хезмәткәрләре, аларның гаилә әгъзалары, авыл җирлекләре башлыклары, Буа муниципаль районы учреждениеләре хезмәткәрләре катнашты.
Спорт чарасын үткәрү урыны - Наратлыда урнашкан Чаңгы базасы булды. Ел саен Бөтенроссия массакүләм чаңгы ярышы Буа муниципаль районында яшәүчеләрне, төрле яшьтәге спорт сөючеләрне бирегә җыя.
Белгы ярышларда катнашучыларны Буа муниципаль районы башлыгы Ранис Камартдинов сәламләде. Ул чыңгычыларга җитезлек, шома чаңгылар, йөгерешләрендә яхшы нәтиҗәләргә ирешүләрен һәм яхшы кәеф теләде. Бу көннең салкын булуына карамастан, чаңгыга 1000нән артык буалы чыкты. Актив катнашучылар арасында укучылар һәм студентлар, учреждение һәм оешма хезмәткәрләре, пенсионерлар бар.
Чаңгы йөгереше укучылардан башланды:
11 яшь һәм аннан кечерәк категорияләрдә 1 урынны Абдулла Таҗетдинов һәм Камилә Сөләйманова алды. 12-16 яшьлекләр арасында 1 урында Сергей Никоноров һәм Алия Сөләйманова. 17-20 яшьлекләр арасында 1 нче булып Ислам Гайнетдинов һәм Вәсилә Җәббарова килде. Наратлыкта узган ярышларның иң яшь катнашучысы Гөлназ Гыйльманова иде. Ул 1 сыйныф укучысы. Гөлназ Кайбыч мәктәбе данын яклады. Ул үз яшьтәшләреннән калышмады, лидерлар белән беррәттән финиш сызыгын узды.
Иң тиз укытучыларны, эшчеләр, хезмәткәрләр һәм ветераннарны өч яшь категориясендә - 40 яшькә кадәр, 60 яшькә кадәр һәм аннан да өлкәнрәкләр арасында ачыкладылар. Барлык катнашучылар да үз яшь категорияләре буенча билгеләнгән дистанцияләрне уздылар. Галина Дементьева, Сергей Тимофеев, Сергей Батин, Татьяна Иванова, Гүзәл Сергеева, Ранил Гыймалиев үз яшь категорияләре буенча ярышларда югары нәтиҗәләр күрсәттеләр. Оешма җитәкчеләре арасында Равил Насыйбуллин, Алсу Таҗетдинова беренче булды.
Чаңгы ярышлары бүләкләү тантанасы белән тәмамланды. Иң яхшыларның иң яхшыларын "Бердәм Россия" партиясенең Буа җирле бүлекчәсеннән грамоталар һәм истәлекле бүләк белән бүләкләделәр.
Яшел Үзән шәһәрендә «Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы» республика конкурсына йомгак ясалды. “Хатын-кыз — лидер” номинациясендә безнең районны Боерган авыл җирлеге башлыгы Малышева Ирина Валерьевна үзенең гаиләсе һәм "Ритм" бию коллективы белән тәкъдим итте. Алар лаеклы чыгыш ясадылар. Ирина Валерьевнага катнашучы дипломы, чәчәкләр һәм бүләкләр тапшырылды.
Аңа киләчәктә дә уңышлар телибез!
Әхмәт авылында ул көнне барлык йортларда да диярлек хуш исле камыр исе иде. Шулай итеп, халык мәдәният йортында оештырылган күргәзмә өчен татар милли ризыкларын әзерләде. Чараны ТАССРның 100 еллыгына багышлап оештырдылар. Аның инициаторы -клуб мөдире Гөлназ Әмерханова.
– Безнең авыл һәрвакыт татар милли ризыкларын әзерли белүе белән дан тотты. Мин бу идеяне әйткәч, барысы да хупладылар. Мондый чараны оештыру турында инстаграмдагы аккаунтта да (Instagram да) хәбәр иттеләр. Күчтәнәчләр белән читтә яшәүчеләр дә кайткан, – ди яшь мөдир.
Буада яшәүче Рузилә Сафина күргәзмә өчен пәхләвә, торт пешерде.
Зур Фролово авылы янында Изге чишмә реконструкцияләнә. Эш Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы оештырган коммерцияле булмаган оешмалар арасында социаль әһәмиятле проектлар конкурсында район ветераннар Советы откан акчаларга башкарыла. Изге чыганакны икенче ел рәттән яңарталар.
- Узган ел районның православие дине вәкилләре яңгырлы көннәрдә чишмә янына төшмәскә, юеш балчыкта аяклар шууга зарланды. Өлкән яшьтәге кешеләргә текә ярдан төшү аеруча авыр иде. Брусчатка, эскәмияләр урнаштырганнан соң шуның кадәр кеше рәхмәт сүзләрен җиткерде. Купель искерде, үтәли җил иде, хәзер бик яхшы булыр, диләр, - ди район ветераннар советы рәисе Җәүһәрия Хөснетдинова.
«Строительные технологии» подрядчы оешмасы быелгы ремонтка Крещение төгәлләнгәннән соң ук кереште. Коену бинасын нарат такталарыннан, түбәсен төсле профнастилдан ясаганнар, баскычларны су астында черемәсен өчен имәннән, ә идәннәрне карагачтан төзгәннәр. Ишек, коймалар куюны бу атна ахырына тәмамларга планлаштыралар. Аннары территориядә өстәмә эскәмияләр, өстәлләр урнаштырылачак.
Кичләр - волейбол мәйданчыгында, ял көннәре - бассейнда, урманда йөгерешләрдә уза. Атна буена тренер Руслан Ибраһимов үз төркеме волейболчыларының буш вакытларын калдырмый. Әти-әниләр улларының тренеры турында тәрбияче дә, начар юлдан саклап калучы да, яхшы укуга стимуллаштыручы остаз да дип әйтәләр.
“Яшьлек” спорт комплексына кичке тренировкага безне әти-әниләр чакырды. Волейбол мәйданчыгында 2005-2006 елгы яшүсмерләр. Дәрес башланырга шактый күп вакыт булса да, балалар тулы составта. Күренә, тренер үз тәрбияләнүчеләре белән җиңел аралаша. Әлеге секциядә шөгыльләнүче Илнурның әнисе - Гөлгенә Хәбибуллина, улының тренеры Руслан Илнур улы турында берничә сүз әйтергә теләк белдерде. Әни кеше баласының бөтен нәрсәгә җаваплы карый башлавына шатланып туя алмый, күнегүләргә соңга калырга ярамый, алмаш киемнәрен онытырга ярамый, яхшырак укый башлады дип белдерде ул.
- Тренер сүзләренең бала тормышында зур роль уйнавын көннән-көн яхшырак аңлыйм. Кичләрен улым урамга йөрергә барам дип сөйләгән чаклары да була иде, нишләргә дә белмәдем. Бу мәсьәлә хәл ителде: кичке сәгать җидене дә көтмичә, улы тренировкага ашыга. Руслан Илнур улы балаларга спортта начар гадәтләр өчен урын юк, дип аңлатты, - дип сөйли әнисе.
Аңа Никита Николаевның әнисе Оксана да кушыла. Бу коллективта ата-аналар белән дустанә уеннар оештыру традициясе дә бар. Бик теләп катнашалар. Бу безне аралашырга якынайта, уртак идеяләр, фикерләр барлыкка килә, диләр.
Вакыт аз булса да, Руслан Ибраһимовтан да үзе турында бераз сөйләвен сорадык. Ул "Яшьлек" спорт мәктәбе тренеры. Идел буе физик культура һәм спорт академиясен тәмамлый. Волейбол буенча белгеч. Наталья Зеленова командасында шул ук спорт мәктәбендә шөгыльләнгән. Тренерда кешеләр белән аралашырга, командада нәтиҗәгә ирешү омтылышы көчле. Әле студент чагында ук курсташы белән бергә "Спорт территориясе" проекты белән грантта катнашты. Проект физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр волейбол мәйданчыгында дәресләр үткәрүне күздә тоткан. Ул уңыш китергән, бүлеп бирелгән 300 мең сумга команданы җыю мөмкинлеге барлыкка килгән. Ә теләүчеләр бик күп булган. Руслан автордашы белән бергә терәк-хәрәкәт аппараты бозылган кешеләр белән шөгыльләнгән. Ул физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрне волейбол уенына өйрәткән тренер! Руслан бүген дә проектның уңышлары белән кызыксына. Россия беренчелеге ярышларында катнашабыз, беренче бишлеккә керәбез, ди.
Буага эшкә кайтты. Барлык мәктәпләрне йөреп, команда җыйды. Үзе тәрбияләнгән принцип буенча эш итә - беренче планга дисциплина һәм укуны куя. Әгәр уку "аксый" икән, бу спортта да чагылыш табачак, дип саный яшь тренер. Әкренләп уңышлар да килә. Узган ел яшүсмерләр, 2005-2006 елгы яшүсмерләр арасында Тольяттида пляж волейболы буенча төбәкара ярышларда беренче урынны яуладылар. Ә кече төркем узган ел Ижауда пляж волейболы буенча Бөтенроссия турнирында призлы урын алды. Быелгы сезонда республика буенча өченче урынга чыктылар. Бу уңышларга яңалары өстәләчәк - моны без ышаныч белән әйтә алабыз.
Буа драма театрында Зифа Кадыйрованың «Бәхеткә юл кайдан?» әсәре буенча спектакль премьерасы тулы аншлаг белән узды. Әсәрне тамашачылар ни дәрәҗәдә җылы кабул итүне автор үзе дә күрде. Театр җитәкчесе Раил Садриев чакыруы буенча Яр Чаллы шәһәрендә яшәүче Зифа Кадырова Буага кунакка килгән иде.
Зифа Кадыйрова көндез Үзәк китапханәдә Буа укучылары белән очрашты. Яраткан язучыбыз белән очрашуга килүчеләрнең күбесе өлкән буын вәкилләре иде. «Сезнең әсәрләрне күз яшьләре катыш укыйбыз, тормышыбызны искә алабыз. Шундый матур һәм үтемле итеп язасыз», - диделәр алар рәхмәт сүзләре белән. Автор үзе дә гади һәм халыкчан булуын яшерми.
- Мин 49 яшендә каләм алган кеше. Ә моңа кадәр төзелештә штукатур-маляр, монтажчы булып эшләдем. Шуңа күрә минем әсәрләрем геройлары гади кешеләр. Һәрберебез тормышында килеп чыгарга мөмкин булган вакыйгалар ярдәмендә мин кешеләргә хөрмәт, ярату һәм гафу итү кебек хисләрне җиткерергә тырыштым, - ди автор.
Очрашуга килүчеләр кунакка сораулар бирделәр, фотога төштеләр, китапларын сатып алдылар, автографын сорадылар.
Кич белән Зифа Кадыйрова зал тутырып килгән тамашачылар белән спектакль карады.
Әсәрнең үзәгендә Чаллыда яшәүче гаилә - ире (Ренат Әкбәров), хатыны (Рима Хәмидуллина) һәм аларның улы Рәмис (Илфир Солтанов). Яңа ел төнендә аларның фатирына йөкле кыз Дилә (Айсылу Җәббарова) килә. Рәмис аның белән очрашкан икән, әмма җитди түгел, ә кыз аны чын-чынлап ярата икән. Рәмис Диләгә өйләнергә теләмәсә дә, әтисе сүзе җиңде. Шулай итеп, үзара мәхәббәтсез гаилә барлыкка килә. Балалары-уллары Рөстәм (Ришат Төхвәтуллин), кызлары Диләрә (Руфинә Хаматдинова) туа. Рәмис хәмер белән дуслаша, Диләгә еш кулын күтәрә. Ә ахыр чиктә бай ханым янына китә (Айгөл Сагиева). Әтисенең әнисенә карата мондый мөнәсәбәтен күреп үскән балалар да Диләне хөрмәт итми башлыйлар. Кызы әтисе янына яшәргә китә, ә Рөстәм үзе, эчүче дуслары белән вакыт уздыра. Әнисе акча бирмәсә, аны кыйный. Диләнең сабырлыгы Рөстәмнең шешәдәше (Вильнур Шәйхетдинов) көчләгәч сына, ул өйдән чыгып китә, бомжга әйләнә. Аны Сергей (Раил Садриев) исемле хуҗасыз ир-ат сыендыра. Сергей да бу даирәгә очраклы рәвештә эләгә. Ул кейста зур суммада акча күчергәндә талауга дучар була һәм аны үтерергә телиләр. Котылу өчен кейсны юлда ташлап кача. Һәм инде биш ел бу шушы акчалы кейсны эзли, табарга омтыла. Һәм менә язмыш сюрпризы- кейсны табучылар Дилә һәм аның кайнанасы. Рәмис тә хатасын аңлап, өенә кайта, Диләне эзли, исерек килеш сугышу вакытында имгәнгән улын карый. Диләне Сергей китерә. Улының үлеме алдыннан әнисе аны гафу итә.
Спектакль буалылар алдында сынауны узды – тамашачылар артистларны «Браво» кычкырып, көчле алкышлар белән сәламләделәр.
Соңыннан сәхнәгә автор Зифа Кадыйрова күтәрелде.
- Минем укучым: «Бәхеткә кайда юл? » дигән сорауга җавап эзли. Һәм менә җавап: хаталарны аңлап, бер-береңне гафу итә белү. Еш кына чын бәхет зур сынаулар аша килә, - диде ул.
Россельхознадзорның Татарстан Республикасы буенча идарәсе Татарстан Республикасында дуңгызларның африка чумасы буенча эпизоотик вәзгыять элеккечә үк киеренке булуы турында хәбәр итә. Авыруның алга таба таралу куркынычы бик югары кала бирә.
11 гыйнварда авыру учагы Ульяновск өлкәсенең Кузоватов районы Налейкино урманчылыгының 8 нче кварталы территориясендә табылган. 16 гыйнварда чираттагы дуңгызларның африка чумасы кыргый кабаннар арасында Самара өлкәсенең Кошки аучылык хуҗалыгының 87 кварталы территориясендә теркәлгән, моннан тыш, шул ук районда 91 кварталда тагын бер очрак 20 гыйнварда теркәлгән.
Шуңа бәйле рәвештә Россельхознадзорның Татарстан Республикасы буенча идарәсе республиканың дуңгызчылык хуҗалыклары җитәкчеләренә, дуңгызлар асраучы шәхси ярдәмче хуҗалыклар җитәкчеләренә республикада авыру барлыкка килүгә юл куймау өчен профилактик чаралар күрү турында мөрәҗәгать итә. Дуңгызларның африка чумасы профилактикасына бәйле сораулар барлыкка килгәндә, Россельхознадзорның Татарстан Республикасы буенча идарәсенең дәүләт ветеринария күзәтчелеге бүлегенә түбәндәге телефон буенча мөрәҗәгать итәргә: 8 (843) 278-93-53.