«Ветеран белән якшәмбе көн» акциясе кысаларында Буа муниципаль районындагы «Гармония» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре» Социаль белем бирү академиясе волонтерлары белән Бөек Ватан сугышы ветераны Панцырев Михаил Дмитриевич янына бардылар.
Акциянең максаты - туган шәһәрендә яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераннарына кулдан килгәнчә ярдәм күрсәтү.
2020 елның 14 июненнән 20 июненә кадәр Казанда Ислам Хезмәтәшлеге Оешмасының (алга таба - Форум) яшь эшмәкәрләренең VI Казан форумы узачак. Форумда IT-стартап идеяләрен гамәлгә ашыру өчен яңа бизнес-элемтәләр һәм инвестицияләр алу белән кызыксынучы иң яхшы проектлар авторлары катнаша.
Ислам Хезмәтәшлеге Оешмасының яшь эшмәкәрләренең Казан форумы - Ислам Хезмәтәшлеге Оешмасының һәм Татарстан Республикасы Хөкүмәтенең яшьләр форумының уртак инициативасы. Форум 2014 елдан башлап ел саен уздырыла, йөз стартап, Ислам Хезмәтәшлеге Оешмасы илләреннән һәм Россия Федерациясеннән тармак инвесторлары һәм экспертлары җәлеп ителә.
2016 елның 1 августыннан салым хезмәте сайтында Кече һәм урта эшкуарлык субъектларының бердәм реестры (алга таба - КУЭСБР) гамәлгә ашырылды.
Кече һәм урта эшкуарлык субъектларының бердәм реестры - ул ачык мәгълүматлар базасы, аның ярдәмендә предприятиенең яки шәхси эшмәкәрнең кече яки урта эшкуарлыкка каравын ачыкларга була. Гамәлдәге законнар КУЭСБР ына кертелгән субъектлар өчен кайбер ташламаларны күздә тота.
Федераль салым хезмәте әлеге ресурсның операторы булып тора.
Кече һәм урта эшкуарлык субъектларының бердәм реестрына юридик затлар һәм шәхси эшмәкәрләр турында белешмәләр кертү һәм әлеге реестрдан мондый мәгълүматларны төшереп калдыру агымдагы елның 1 июленә салым органнары булган белешмәләр нигезендә гамәлгә ашырыла. Эшмәкәрлек субъектлары тарафыннан бернинди махсус гамәлләр һәм гаризалар да таләп ителми. Аерым алганда, мондый мәгълүматларга алдагы календарь елында хезмәткәрләрнең исемлек буенча уртача саны турында мәгълүматлар һәм алдагы календарь елында эшмәкәрлек эшчәнлеген гамәлгә ашырудан алынган керем күләмен билгеләргә мөмкинлек бирүче салым хисабы керә.
Салым органнары алдагы календарь елында хезмәткәрләрнең исемлек буенча уртача саны һәм салым хисаплылыгын салым органына тапшыруның вакытында һәм тулы белешмәләр бирергә,шулай ук шулай ук салым органы тарафыннан, почта аша яки документларның телекоммуникацион каналлары аша кабул ителүенә инанырга киңәш итә.
Күчемсез милек объектының кадастр бәясе белән килешмәгән кызыксынган затлар, әгәр күчемсез милек объектының кадастр бәясен билгеләгәндә, алар фикеренчә, дөрес булмаган белешмәләр, шулай ук базар бәясеннән файдаланып кадастр бәясен төгәлләштерү өчен, ТР Росреестры каршындагы кадастр бәясен билгеләү нәтиҗәләре турындагы бәхәсләрне карау буенча судта яки комиссиядә бәхәсләшә алалар. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, судта кадастр бәясен билгеләү нәтиҗәләрен физик затлар тарафыннан дәгъвалау өчен комиссиягә алдан мөрәҗәгать итү мәҗбүри түгел. Юридик затлар өчен судка кадәр тәртипне саклау мәҗбүри. Шул ук вакытта шуны истә тотарга кирәк, әлеге Комиссия 2017 елның 1 гыйнварына кадәр билгеләнгән күчемсез милек объектларының кадастр бәясен яңадан карый.
Кичә, 5 февральдә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы бинасында "Мәрхәмәт - Милосердие" хатын-кыз депутатлары утырышында "Сугышның хатын-кыз йөзле түгел" социаль-гуманитар проектын тәкъдир итү булды. Тәкъдир итүгә ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, муниципаль районнарда хатын-кыз депутатлар берләшмәләре җитәкчеләре, республика министрлыклары һәм ведомстволары, хәрби комиссариатлар, иҗтимагый оешмалар вәкилләре чакырылган иде. Презентацияне Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, “Мәрхәмәт - Милосердие” берләшмәсе җитәкчесе Татьяна Ларионова үткәрде. Буа муниципаль районыннан утырышта Норлат авыл җирлеге башлыгы Гөлчәчәк Булатова катнашты.
Кичә Мәдәни үсеш үзәгендә мәгариф һәм спорт учреждениеләренең хезмәт коллективлары белән очрашу узды. Анда Буа муниципаль районы җитәкчесе Ранис Камартдинов, ТР Дәүләт Советы депутатлары Шакир Яһудин, Ринат Гайзатуллин, район башлыгының беренче урынбасары Илдар Еремеев, торак-коммуналь хуҗалык, мәдәният, сәламәтлек саклау өлкәсе вәкилләре һәм башкалар катнашты.
“Буа муниципаль районы Мәгариф идарәсе” МКУ эше белән учреждение башлыгы Илгиз Ханбиков таныштырды. Үзенең чыгышында ул районда 32 мәктәп, 40 балалар бакчасы һәм 2 өстәмә белем бирү учреждениесе эшләвен билгеләп үтте. Алших һәм Боерган мәктәпләрендә 2 млн. сумнан артык суммага ремонт ясалган һәм 3,5 млн. сумнан артык суммада матди-техник база яңартылган. «Һәр баланың уңышы» федераль проекты кысаларында Кырык Садак мәктәбенең спорт залы төзекләндерелгән, Кайбыч мәктәбенә һәм балалар бакчасына капиталь ремонт ясалган. Узган ел шәһәрнең үзендә Мәктәптән тыш эшләр үзәгенең яңа бинасы ачылды.
Гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе социаль педагоглары «Яшүсмер» клубы кысаларында «Алтын җеп» инновацион технологиясе буенча дәрес үткәрделәр. Дәресләрнең максаты - джут җебе техникасын, аның төрләрен өйрәнү һәм үзләштерү, аның нигезендә көнкүреш әйберләре, бизәнү әйберләре, панно, открыткалар, сувенирлар ясаргай өйрәнү.
Татарстан Республикасы буенча Россия Пенсия фонды бүлеге эш бирүчеләргә 15 февральгә кадәр электрон хезмәт кенәгәләре буенча Пенсия фондына хисапның яңа формасын тапшыру турында искә төшерә.
Электрон хезмәт кенәгәләрен формалаштыру өчен, 2020 елның 15 февраленә кадәр, эш бирүчеләр беренче тапкыр Пенсия фондына нинди дә булса кадрлар чаралары башкарылган хезмәткәрләрнең хезмәт эшчәнлеге турында белешмәләр бирергә тиеш.: эшкә кабул итү, бер вазифадан икенчесенә күчерү, эштән азат итү.
Мөһим! Цифрлы хезмәт кенәгәләре өчен белешмәләр, штат санына карамастан, барлык компанияләр һәм эшмәкәрләр тарафыннан җибәрелә. Хәтта штатта бер хезмәткәр булса да.
Шушы көннәрдә Буа шәһәренең Мәдәни үсеш үзәгендә район сәламәтлек саклау учреждениеләре коллективы белән очрашу узды. Анда Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Шакир Яһудин, Буа муниципаль районы җитәкчесе Ранис Камартдинов, Үзәк район хастаханәсе баш табибы Рөстәм Самерханов, район прокуроры Марс Фәткуллин катнашты. Чарага шулай ук районның социаль учреждениеләре, хезмәтләре һәм ведомстволары вәкилләре дә чакырылган иде.
Очрашу барышында катнашучылар район территориясендә сәламәтлек саклау өлкәсен үстерү буенча үткәрелә торган эшләр белән таныштылар. Шулай ук аларга районның һәм республиканың социаль-икътисади үсеше, үзара салым буенча җыелган акчаларга башкарылган төзекләндерү эшләре, мошенниклар гамәлләреннән саклануда куркынычсызлык чаралары, урамнарны һәм ишегалды территорияләрен төзекләндерү турында да мәгълүмат бирелде.
ТР Дәүләт Советы депутаты Шакир Яһудин татарстанлыларның тормыш сыйфатын тәэмин итү буенча башкарыла торган дәүләт программалары турында сөйләде.
Очрашу азагында Ранис Камартдинов учреждение хезмәткәрләренә хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде, залга җыелучыларның сорауларына да җавап бирде.
2020 елда Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил дәүләт органнары җитәкчеләре белән гражданнарны бергәләп кабул итү практикасы дәвам итә.
2020 елның 11 февралендә 12.00 сәгатьтән 14.00 сәгатькә кадәр Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппаратында (Казан шәһәре, Карл Маркс урамы, 61 йорт) Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил һәм Татарстан Республикасында Дәүләт хезмәт инспекциясе җитәкчесе гражданнарны кабул итә.