ЯҢАЛЫКЛАР


12
декабрь, 2019 ел
пәнҗешәмбе

Хөрмәтле буалылар!

Дәүләт бәйрәме – Россия Федерациясе Конституциясе көне белән котлауларны кабул итегез!

Конституция-Россия Федерациясенең гражданлык хокукларының һәм ирекләренең, бәйсезлегенең һәм бөтенлегенең төп гаранты, демократик закон чыгару нигезе булып торган төп закон. Бу-дәүләтебезнең, аның сәяси системасының һәм гражданлык җәмгыятенең өлгергәнлеген раслаучы документ.


11
декабрь, 2019 ел
чәршәмбе

Яңа ел бәйрәмнәре һәм каникуллар алдыннан Буа, Чүпрәле, Апас районнарында «Татарстан Республикасы Гигиена һәм эпидемиология үзәге» федераль бюджет сәламәтлек саклау учреждениесенең филиалы Буа муниципаль районында яшәүчеләргә тагын бер тапкыр  баллы бүләк, Яңа ел костюмы сайлап алу өчен кагыйдәләрне искә төшерә.

Татарстан  Республикасы Хөкүмәте Йортында  узган  киңәшмәдә  чыгыш  ясаганда, Татарстан  Республикасы  Премьер  министры  урынбасары – Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры Марат Җәббаров,   элиталы  орлыклар  чәчелгән мәйданнарда   бөртекле  һәм кузаклы  культуралар уңышы  гомуми репродукцияле орлыклар  чәчелгән кырлардагы  уңыштан  күпкә  югарырак була,  дип билгеләп  үткән  иде.     Репродукциягә  бәйле  рәвештә  уңдырышлылыктагы  аерма    «бер  үк  технология кулланганда гектардан 15 центнерга кадәр җитә», дип  төгәлләштерде министр.

"Сетевая компания" ААҖ филиалы Буа электр челтәрләре электр челтәре хуҗалыгы объектларында ремонт һәм профилактик эшләр башкару турында хәбәр итә, шуңа бәйле рәвештә 26 декабрьдә 10.00 сәгатьтән 14.00 сәгатькә кадәр Боерган авылында яшәүчеләр тулысынча утсыз калачак.

Хөрмәтле салым түләүчеләр!

      Россия Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча 8 нче районара инспекциясе салым түләүчеләргә хәбәр итә: 2016 елның 3 июлендәге 290-ФЗ номерлы «Акчалата исәп-хисап һәм (яки) түләү карталарыннан файдаланып исәп-хисап ясаганда контроль-касса техникасын куллану турында» гы  Федераль законга үзгәрешләр кертү хакында» 2003 елның 22 маендагы , 54-ФЗ номерлы  «Акчалата исәп-хисап һәм (яки) түләү карталарыннан файдаланып исәп-хисап ясаганда контроль-касса техникасын куллану турында» Федераль законга касса техникасын теркәү һәм  контроль-касса техникасын куллану өлешендә үзгәрешләр кертелде.

Федераль закон тексты 2016 елның 12 июлендә "Российская газета" да   7019 номерлы (151) Федераль чыгарылышта бастырылды

Контроль-касса техникасын куллануның яңа тәртибенә күчкәндә салым түләүчеләр өстәмә өстенлекләр ала, аерым алганда,:


10
декабрь, 2019 ел
сишәмбе

 «Мәдәният» милли проектын гамәлгә ашыру һәм Татарстан Республикасында мәдәният учреждениеләренең нәтиҗәлелек  күрсәткечләрен арттыру кысаларында Республика традицион мәдәниятне үстерү үзәге 10 декабрьдә социаль-мәдәни тренинг үткәрде. Укуларда  Буаның «Мәдәният идарәсе» МКУ начальнигы Ринат Гыймранов, «Район мәдәният йорты» МБУ директоры Илнар Талипов, «1 нче балалар сәнгать мәктәбе» директоры Сергей Арцыбашев, Суыксу авылындагы мәдәният йорты директоры Рәзинә Заһидуллина һәм  Мөкерле   мәдәният йорты директоры Кристина Аланова катнашты. Тренингта катнашучылар Россиянең иң яхшы экспертларыннан  мотивацияләү тәҗрибәсен тупладылар

 

Бүген  Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгында  терлекчелек  тармагының  2019 елдагы  11 айлык  эшенә  йомгаклар  ясадылар.    Киңәшмәне Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры  урынбасары    Ленар Гарипов үткәрде.

 Чарада  муниципаль районнарның  авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләре башлыклары, терлекчелек буенча    консультантлары, селекция-нәсел  хезмәтләре  башлыклары һәм башка җаваплы  затлар   катнашты.   

2019 елның 12 декабрендә 12.00 сәгатьтән 20.00 сәгатькә кадәр, Россия Федерациясе Президенты йөкләмәсе нигезендә, Россия Федерациясе дәүләт хакимияте һәм җирле үзидарә органнарында Гомумроссия гражданнарны кабул итү көне узачак.

Буа муниципаль районында кабул итү ТР, Буа шәһәре, Жорес урамы, 110а йорты адресы буенча үткәреләчәк.

Хастаханәдән тыш пневмония үсешен кисәтү нигезе-сәламәт яшәү рәвеше.

Салкыннар башлану белән суыкланулардан качарга, һава торышына карап киенергә кирәк.

Кешеләр күп вакытрын үткәрә торган биналарны даими җилләтергә кирәк. Бүлмәләрдә дымлы җыештыру да пневмониягә каршы профилактика чарасы булып санала.

Инфекцияләрнең эләгүен кисәтүче фактор - шәхси гигиена кагыйдәләрен үтәү.

Сезонлы авырулар  арткан вакытта  кешеләр күпләп җыела торган урыннарга баруны азайтырга, яисә медицина битлегеннән файдаланырга кирәк

Гриппка каршы прививка мөһим профилактик чара булып тора, аны эпидемиология чоры башланганчы ясатсаң яхшы ди белгечләр.  Балаларның сәламәтлеген саклау өчен пневмококк һәм гемофиль инфекциясенә каршы юнәлтелгән вакциналар да бар.

    Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт алдау гамәлләренең яңа төре турында хәбәр итә.

  «Россия Почтасы»  ярдәмендә гражданнар һәм юридик затлар административ җәза билгеләү турында карарлар һәм, янәсе, Роспотребнадзорның территориаль органнары тарафыннан чыгарылган административ штраф түләү турында таләпләр ала.

 Шул ук вакытта административ штраф түләү өчен реквизитлар Роспотребнадзор территориаль органы реквизитларына туры килми.

  Шуңа бәйле рәвештә, Роспотребнадзор алдау гамәлләре очраклары турында хәбәр итә һәм административ җәза билгеләү турындагы карарда аны Россия Федерациясе Федераль казначылыгының территориаль органында алучы счеты күрсәтелергә тиеш, димәк, түләү алучы башка юридик зат була алмый, дип искәртә. Административ штрафны түләү турындагы таләпнең дөреслегенә шикләнгән очракта, Роспотребнадзорның тиешле территориаль органына мөрәҗәгать итәргә кирәк.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International