ЯҢАЛЫКЛАР


12
декабрь, 2019 ел
пәнҗешәмбе

Бүген  Буа муниципаль районы Советының 48 нче утырышы узды, аның барышында депутатлар карары белән 2020 елга һәм 2021 һәм 2022 елларның план чорына район бюджеты расланды.

Бүген, 12 декабрьдә, Буа муниципаль районы Башкарма комитетының утырышлар залында район җитәкчесе, «БЕРДӘМ РОССИЯ» партиясенең җирле бүлекчәсе секретаре Ранис Камартдинов кулыннан яшь гражданнарга Россия Федерациясе паспортларын тапшыру тантанасы булды.

  Чара Яшь гвардиянең  «Гражданлык сәгате» проекты кысаларында партиянең җирле бүлеге тарафыннан тәкъдим ителде, бу вакыйга, чыннан да, игътибарга лаек, чөнки тантана Россия Федерациясе Конституциясе көненең мөһим дәүләт бәйрәме көнендә узды.

  Ранис Рафис улы яшь буалыларны истәлекле вакыйга белән котлады, аларга лаеклы һәм горурлык белән Россия гражданины исемен йөртүләрен теләде. Ул Россия Эчке эшләр министрлыгының Буа районы буенча бүлегенең миграция мәсьәләләре бүлеге начальнигы Гөлия Заһидуллина белән бергә 14 яшен тутырган яшүсмерләргә тормышларындагы төп документны- паспортларын  тапшырдылар.

«ГТО» ВФСК буенча алтын  билгеләре белән "Таттелеком" ГАҖнең Буа ЗУЭСы хезмәткәрләре Насибулин Равил Нурулан улы, Игошин Олег Юрьевич, Фәсхетдинова Миләүшә Җәмил кызы һәм Сергеева Гүзәл Наил кызы бүләкләнде. Шулай ук аларга халыкның барлык категорияләре арасында «Хезмәткә һәм оборонага әзер» (ГТО) Бөтенроссия физкультура-спорт комплексының җәйге һәм кышкы фестиваленең II (зона) этабында катнашкан өчен Татарстан Республикасы Буа муниципаль районының Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм идарәсе исеменнән грамоталар тапшырылды.

Россия Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча 8нче районара инспекциясе физик затлар керемнәренә салым буенча хисап бирү тәртибендә (алга таба - НДФЛ) төп үзгәрешләр турында хәбәр итә.

2020 елның 1 гыйнварыннан, хезмәткәрләр саны 10 кешедән арткан очракта, № 6-НДФЛ формасы буенча салым хисабы һәм 2019 елда 2-НДФЛ формасы буенча физик затларның керемнәре турында белешмәләр электрон рәвештә салым агенты тарафыннан тапшырылырга тиеш.

"Яшьлек" спорт мәктәбе территориясендә "Спорт - тормыш нормасы" милли проекты һәм "Демография" программасы буенча ГТО нормаларын тапшыру мәйданчыгы урнаштырылды.

  Район башкарма комитетының яшьләр эшләре, спорт һәм туризм идарәсе начальнигы Евгений Илюшин сүзләренә караганда, бу мәйданчыклар быел 18 районга тапшырылган. Буа аны беренчеләрдән булып алды. Бу юкка түгел, чөнки узган ел безнең район ГТО нормаларын тапшыру буенча республикада дүртенче булды. Быел исә, өченче квартал нәтиҗәләре буенча өченче урынга күтәрелде.

Үзәк китапханәдә Ватан Геройлары көненә багышланган Батырлык дәресе үткәрелде.  5 нче номерлы гимназия һәм 6 нчы номерлы мәктәпләрнең 7 нче сыйныф укучылары әлеге датаның тарихы белән таныштылар, Бөек Ватан сугышы фронтларында, Әфганстанда, Чечняда һәм Сириядә һәлак булган якташларыбыз турында мәгълүмат алдылар.

   Буа медицина училищесының шәфкать туташлары эше нигезләре укытучысы Масленцева Елена Александровна "Иң яхшы мастер - класс" Педагогик осталык республика конкурсында "Укытуда иҗат" номинациясендә  җиңү яулады.

   Бәйге 10 декабрьдә Түбән Кама медицина көллияте җирлегендә узды. Конкурсның читтән торып уздырыла торган туры өчен катнашучылар "Минем һөнәри кредом" темасына эссе, "Мастер - класс" гамәли дәресенең методик эшләнмәсен әзерләделәр. Котлыйбыз һәм яңа уңышлар телибез!

      "Буа" Сәнәгать паркы генераль директоры Рөстәм Гайнуллов Ставрополь краеның тегү бизнесы вәкилләре белән очрашты. Очрашу Татарстан Республикасы Сәүдә-сәнәгать палатасында түгәрәк өстәл форматында узды.  Сөйләшүләрнең максаты-үзара файдалы хезмәттәшлекнең конкрет мөмкинлекләре турында фикер алышу өчен Ставрополь крае һәм Татарстан предприятиеләре арасында эшлекле элемтәләр урнаштыру. ⠀ Сәнәгать паркы җитәкчесе Рөстәм Рафаил улы Ставрополь крае бизнесменнарына объект төзелеше барышы турында җентекләп сөйләде һәм биредә үз эшчәнлеген башларга әзер булган резидентлар турында мәгълүмат бирде. ⠀ Буа районында сәнәгать паркы-җитештерү яки эшкәртү өлкәсендә кече һәм урта бизнес белән шөгыльләнүче эшкуарлар өчен идеаль мәйданчык. Бизнесменнарга арендага барлык инженерлык инфраструктурасы булган мәйданнар биреләчәк, шул ук вакытта аренда түләве алынмаячак. Алга таба, эшмәкәр җитештерүне киңәйтеп, корылмалар төзесә, аның бу мәйданны сатып алу мөмкинлеге барлыкка киләчәк.

Буа шәһәренең мәктәптән тыш эшләр үзәгендә "Балаларга өстәмә белем бирү системасында экологик - эстетик тәрбия бирү"дигән темага республика семинары булып узды. Семинарда ТР Кайбыч, Буа муниципаль районнары һәм Әлмәт шәһәре педагоглары катнашты. Әлеге семинарның максаты-балаларга турыдан-туры экологик белем бирүне оештыру, шәхеснең экологик культурасын үстерү. Семинар барышында төрле формалар, методлар һәм технологияләр кулланып балаларга экологик тәрбия бирү мәсьәләләре ачылды. Очрашу кызыклы һәм нәтиҗәле үтте. Семинар ахырында мәктәптән тыш эшләр үзәге директоры А.Г.Салаватова  семинар эшенә йомгак ясады һәм кунакларга мәктәптән тыш эшләр үзәгенә йөрүче укучылар куллары белән ясалган истәлекле бүләкләр тапшырды.

Эшче яшьләр арасында узучы шаяннар һәм тапкырлар клубы   икенче ел рәттән тулы зал тамашачылар җыя. Быел да ул Буа муниципаль районы башлыгы кубогына «Яшьләр коррупциягә каршы!» исеме астында узды. Чараны район башлыгының коррупциягә каршы көрәш мәсьәләләре буенча ярдәмчесе Зөлфия Шәйхаттарова һәм Буа мунципаль районы Мәдәният идарәсе  белән берлектә оештырыла.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International