Татарстан Республикасында «Рус география җәмгыяте» Бөтенроссия иҗтимагый оешмасының региональ бүлекчәсе чаралары планы нигезендә һәм гомуми белем бирү оешмалары педагогларының экологик-туган якны өйрәнү эшчәнлеге тәҗрибәсен ачыклау, тарату һәм гомумиләштерү максатыннан, 2019 елның 13 декабрендә Буа шәһәренең М.Вахитов исемендәге гимназиясендә «Мәктәптә һәм вузда экологик-туган якны өйрәнү эшчәнлеген оештыру» темасына Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясе булып узды.
2019 елның 2 декабрендә салым агенты тарафыннан сакланмаган һәм салым хәбәрнамәсенә кертелгән мөлкәт, җир, транспорт салымнарын һәм НДФЛ өчен гражданнар тарафыннан билгеләнгән срок тәмамланды.
«Балалар һәм яшьләр эшләре буенча төбәкара үзәк» ("АНО РОСДЕТСТВО") автоном коммерцияле булмаган оешма «Балаларга карата дустанә булган Россия оешмалары» Милли иҗтимагый премиясен бирү өчен конкурс сайлап алулары турында хәбәр итә.
«Буа газ» эксплуатация-җитештерү идарәсе ремонт эшләре бару сәбәпле газ бирүне вакытлыча туктату турында хәбәр итә:
-18.12.2019 Күл Черкене авылында 258 абонентка, шулай ук авыл мәктәбенә, мәчеткә һәм мәдәният йортына газ бирүне туктату;
- 19.12.2009 Карлы авылында 28 абонентка, шулай ук авыл мәктәбенә, кибеткә һәм кафега газ бирүне туктату.
Ремонт эшләрен үткәрү вакыты 8.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр.
Бүген, 13 декабрьдә Буа муниципаль районы Башкарма комитетының утырышлар залында Буа шәһәре муниципаль берәмлеге территориясенең бер өлешен планлаштыру проекты буенча гавами тыңлаулар узды. Тыңлауларда район башлыгының беренче урынбасары Илдар Еремеев, Буа шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесе Олег Панцырев, Буа районы башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Илдус Гыйззәтов, шәһәр башлыгы урынбасары Светлана Зайцева һәм шәһәр Советы депутатлары катнашты. Планлаштыру проектын район башкарма комитетының архитектура бүлеге җитәкчесе Ринат Гыйльфанов тәкъдим итте.
Иминият взносларын фиксацияләнгән күләмдә түләүчеләр булып торалар:
- шәхси эшмәкәрләр;
- адвокатлар;
- медиаторлар;
- шәхси практика белән шөгыльләнүче нотариуслар;
- арбитраж идарәчеләре;
- бәяләүчеләр;
- патент ышанычлылары;
- КФХ башлыклары (үзләре һәм КФХ әгъзалары өчен);
- РФ законнарында билгеләнгән тәртиптә хосусый практика белән шөгыльләнүче башка затлар.
Тавыш бирү хокукыннан 50 дән артык кеше файдаланды.
Буада Үзбәкстан Республикасы парламенты составы өчен вакытыннан алда тавыш бирү узды. Үз сайлау хокукларыннан вакытлыча яки даими Буада яшәүчеләр файдалана алды. Безнең районда Үзбәкстаннан килгән 100гә якын кеше законлы нигездә яши. Тавыш бирергә исемлекләрдә игълан ителгәннәрнең күбесе килде.
Буада мондый тавыш бирү беренче тапкыр үткәрелде. Сайлаулар Үзбәкстан Республикасының Казан шәһәрендәге Генераль консулы катнашында узды.
Сайлаулар алдыннан Үзбәкстан Республикасы консулы Буа районы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Лилия Садретдинова белән очрашты. Ул генконсуллыкның Идел буе федераль округының 14 төбәгендәге гражданнарга хезмәт күрсәтүен, Үзбәкстан гражданнарын мәгълүматлаштыруда күрсәткән ярдәме һәм вакытыннан алда сайлауларда тавыш бирү мөмкинлеге биргән өчен район җитәкчелегенә рәхмәт белдерде.
Үзбәкстанда парламентка сайлаулар 22 декабрьдә узачак. Ватанында тавыш бирә алмаганнар өчен сайлау участоклары яшәү урыннарында оештырылды, алар 12-18 декабрьдә Татарстанның төрле торак пунктларында ачылачак.
Казан шәһәренең Ленин урамында Мәдәни-ял итү комплексында җәмәгать тәртибен саклау буенча «Форпост» республика яшьләр оешмаларының йомгаклау слеты узды. Тантаналы чарада яшьләр эшләре буенча министр урынбасары А.А. Захматова чыгыш ясады. Ул яшьләр хокук саклау хәрәкәтендә катнашучыларны җиңүләре белән тәбрикләде.
Росреестр тарафыннан Россия Федерациясе Конституциясе көненә һәм дәүләт картография-геодезия хезмәте төзелүнең 100 еллыгына багышланган «Балалар Россия картасын рәсемгә төшерә» дигән Бөтенроссия балалар рәсеме конкурсы үткәрелде.
Конкурста Росреестр, аның территориаль органнары һәм ведомство карамагындагы учреждениеләр хезмәткәрләренең балалары һәм оныклары катнашты. Конкурс өч яшь категориясендә үткәрелде: кече төркем – 7 яшькә кадәр, урта төркем – 8-11 яшьлекләр, өлкәннәр – 12-14 яшьлекләр. Барлыгы 218 иҗат эше виртуаль галереяда тәкъдим ителгән.
Бу атнада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Ел инженеры – 2019» республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләде. Республиканың иң яхшы инженерлары арасында – аграр тармак белгечләре.
«Тәҗрибә, казанышлар, компетентлык» номинациясендә иң яхшы инженер булып Питрәч районында “Ак Барс” кошчылык комплексы” ҖЧҖенең механигы Ринат Гизетдинов танылды, ә «Яшьлек, уңыш, перспектива» номинациясендә Казан дәүләт аграр университетының “Техника өлкәсе иминлеге” («Техносферная безопасность») кафедрасы доценты Фәнис Яруллин иң яхшы дип танылды.