ЯҢАЛЫКЛАР


25
сентябрь, 2019 ел
чәршәмбе

Районда  май сыгу өчен көнбагыш игүчеләр күп түгел. Аны нигездә Яңа Тинчәле якларында хезмәт куючы фермер хуҗалыклары үз итә. Эре хуҗалыклардан бары “Бола” агрофирмасы  үстерә. Быел биредә аның уңышын җыярга беренчеләрдән булып керештеләр

16 сентябрьдә үз көченә кергән мөһим яңалыклар арасында кадастр инженерларының Бердәм дәүләт күчемсез милек реестрыннан (ЕГРН) мәгълүмат соратып алу хокукын раслау, шул исәптән күчемсез милек хуҗаларының почта һәм электрон адреслары турындагы мәгълүматларны да.

Район хуҗалыкларында техник культуралар уңышын җыю һәм силос базлау дәвам итә.

Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, 24 сентябрьгә 15783 гектарда игелгән техник культураларның 5787 гектарында, ягъни 37 процентында уңыш җыеп алынган. Алардан иң күп – 8918 гектар мәйдан биләүче татлы тамырның 31 проценты җир өстенә чыгарылган. “Авангард”та бу күрсәткеч 79 процент тәшкил итә. 

Горчица җыю төгәлләнгән, сояның - 94, рапсның 29 проценты суктырып алынган.

Яшел азык һәм силос өчен кукуруз урдырыла. Кышлату өчен кирәк булган 78761 тонна сусыл азыкның 53274 тоннасы, ягъни 68 проценты базланган. Һәр шартлы баш терлеккә хәстәрләнгән азык берәмлеге күләме 23,1 центнер тәшкил итә.

Хуҗалыкларда башка эшләр дә дәвам итә. 23504 тонна салам җыелган,  26547 гектар мәйдан туңга сөрелгән.

Сентябрьдән шәһәрдә барлык мәктәпкәчә мәгариф учреждениеләре биш көнлек эш режимына күчте. Ә шимбә көнне балаларын  куярга урыны булмаучыларга нинди юллар тәкъдим ителә? Аның өчен күпме түләргә?

Район мәгариф идарәсе  методисты Рамилә Хәби-буллина сүзләренә караганда, әлеге яңалык район башкарма комитетының агымдагы елның 28 маендагы карарына нигезләнеп башкарыла. Анда шәһәрнең унөч мәктәпкәчә мәгариф учреждениесен агымдагы елның 1 сентябреннән алтыдан биш көнлек эш режимына күчерү турында әйтелә. Белгеч әйтүенчә, моңа кадәр мәктәпкәчә учреждениеләрдә балаларның шимбә көнне бакчага йөрү мониторингын алып барганнар. Анализлау йөрүчеләр санының аз булуын күрсәткән. Кайбер бакчаларда ул кайбер атнада хәтта 10 процентка да тулмаган.

Август уртасыннан башлап Татарстанда яшәүчеләр салым белдерү кәгазьләре белән хатлар ала башладылар. Узган ел өчен транспорт, җир һәм мөлкәт салымнарын 2 декабрьдән дә соңга калмыйча түләргә кирәк булачак.

Быел конверт эчендәге аерым түләү кәгазьләре (квитанцияләр) килмәячәк. Салым түләүчеләргә уңайлы булсын өчен салым белдерү кәгазендә начислениеләрнең уникаль идентификаторын да (УИН) кертеп, бюджет системасына салымнарны күчерү өчен кирәкле реквизитлар, шулай ук салымнарның һәр расчетыннан соң урнаштырылучы Qr-код һәм штрих-кодлар да кертелгән.

Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсе Youtube каналында татарстанлыларның җир мөнәсәбәтләре өлкәсендәге законнарны үтәве турында видеоролик урнаштырды.


24
сентябрь, 2019 ел
сишәмбе

25 сентябрь көнне 15.00 һәм 21.00 сәгатьтә "Россия 24 " телеканалында сентябрь аенда күчемсез милек өлкәсендәге законнардагы үзгәрешләргә багышланган интервью булачак.

Аерым алганда, Татарстан Росреестры вәкиле Илгиз Шиһабиев, комплекслы кадастр эшләрен үткәрүне көтмичә, өстәмә квадрат метрларны ничек законлаштырырга, ә кадастр палатасы вәкиле Дмитрий Малинин булган яңалыкларны исәпкә алып, җир кишәрлеге чикләрен килештерү тәртибен аңлатачак.

 

2019 елның 2 октябрендә «Бердәм РОССИЯ» партиясенең Буа җирле бүлекчәсе җәмәгать кабул итү бүлмәсендә чираттагы Бөтенроссия халыкка түләүсез юридик ярдәм күрсәтү көне үткәрелә, адресы: Буа шәһәре, Ленин урамы, 52 йорт.

 

27 сентябрьдә район мәдәният йортында 2019 ел сезоны Республика КВН Чемпионатының 3 нче этабы узачак, анда Татарстанның иң яхшы командалары көч сынашачак. Килегез һәм яраткан командагыз өчен җан атыгыз!
Башлана 18.30 сәгатьтә, керү ирекле.

Бүген Казанда «Татмедиа» АҖ филиалларына «Лада Ларгус» һәм «Лада Веста» автомобильләре тапшырылды.  «Татмедиа» АҖ холдингына кергән район массакүләм мәгълүмат чараларының 33 филиалы арасында «Буа-информ» яңа автомобильгә ия булды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International