ЯҢАЛЫКЛАР


20
сентябрь, 2019 ел
җомга

Татарстанның һәм Россиянең күренекле рәссамы Рөстәм Хуҗин безнең якларның кабатланмас табигый урыннарын язды бу көннәрдә. Әлеге эшләр ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан оештырылачак районның уникаль табигый һәйкәлләре республика проектына тәкъдим ителәчәк.

Рәссам картиналарында тау башыннан Бәбки авылы  күренешен һәм Рус Киштәге авылы янында Зөя елгасын язган. Рөстәм Хуҗин безнең районда уникаль табигый һәйкәлләр итеп атарлык җирләрдән шул урыннарны сайлаган.

Сентябрь уртасыннан “Татарстанның чиста урманнары” табигатьне саклау республика акциясенең көзге этабы старт алды.

Буа урманчылыгы районда һәм шәһәрдә яшәүчеләрне дә әлеге акциядә актив катнашырга чакыра. Автомобиль юллары буендагы урман участокларын, массакүләм ял итү урыннарын каты көнкүреш калдыкларыннан, чыбык-чабыктан, чүп-чардан чистартуга  һәркем өлеш кертсен, шулай ук урманнарда булганда һәрвакыт чисталык сакласын иде. Күмәк  тырышлык белән урманнарыбызны тәртипкә китерик!

Иртәгә, 21 сентябрьдә, “Татарстан кроссы-2019” ярышлары кысаларында Наратлык урманында массакүләм спорт чаралары узачак.

Бәйгене тантаналы ачу 9.30 сәгатьтә була. 10 минуттан катнашучылар йөгерү юлларына чыгачак. Беренче булып 500 метрлы дистанциягә старт 5-6 сыйныф укучыларына биреләчәк. Тагын унар минуттан соң 800 метрлы дистанциягә 7-9 сыйныф укучылары, 10-11 сыйныфларда, урта һәм югары уку йортларында белем алучы кызлар йөгерәчәк. Егетләрне 1600 метрлы дистанция көтә.

Аннан чират – оешма-предприятиеләр, учреждениеләр вәкилләренә, спорт ветераннарына, җитәкчеләргә. 10.25 сәгатьтә 20-35 яшьлек хатын-кызлар һәм ир-егетләр 1600 метрлы, 10.40 сәгатьтә 35-55 яшьлекләр һәм 10.50 сәгатьтә 55 яшьтән өлкәнрәкләр 800әр метрлы арада узышачак.

Җиңүчеләрне һәм призерларны бүләкләү 11 сәгатьтә булачак.

2019 елның 1 октябрендә Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы белән берлектә сәламәтлек саклау өлкәсендә балаларның хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен яклау мәсьәләләре буенча гражданнарны кабул итәчәк.


19
сентябрь, 2019 ел
пәнҗешәмбе

1 октябрьдән 2 октябрьгә кадәр безнең районда башкарма хакимият органнары, җирле үзидарә органнары һәм оешмалар белән гражданнар оборонасы буенча бөтенроссия штаб күнекмәсе үткәреләчәк.


18
сентябрь, 2019 ел
чәршәмбе

Буа муниципаль районы Башкарма комитетының утырышлар залында Буа районы Башлыгы вазыйфаларын башкаручы Ранис Камартдинов рәислегендә юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча район комиссиясе утырышы булып узды. Утырышта ТР буенча Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы дәүләт инспекциясе идарәсе башлыгы урынбасары Алексей Пономарев, предприятие, оешма җитәкчеләре, авыл җирлекләре башлыклары, юл-коммуналь оешмалар җитәкчеләре катнашты.

Бүген Буа муниципаль районының Кыят авылында «Кыят» ААҖ базасында авыл хуҗалыгы мәсьәләләре буенча Республика фәнни-гамәли семинары узды, анда Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Илдус Габдрахманов, "Татарстанның элиталы орлыклары" ассоциациясе генераль директоры Юрий Еров, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләре башлыклары, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы предприятиеләре, КФХ җитәкчеләре катнашты. " Кыят " ААҖендә "Кыр көне "ндә үсемлекчелекне алып бару үзенчәлекләре турында фикер алыштылар. Чарада катнашучылар һәм кунаклар кукуруз һәм көнбагыш кебек культураларның гибридлары чәчү мәйданчыкларын карадылар, ындыр табагында булдылар.

ТР Дәүләт хезмәт инспекциясе җитәкчесе Р.Ә. Галявов раслаган график нигезендә, 2019 елның 2 октябрендә 14.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр  муниципаль районы Башкарма комитеты бинасында (Буа шәһәре, Жорес ур., 110а йорт) Татарстан Республикасында Дәүләт хезмәт инспекциясе җитәкчесе урынбасары вазифаларын вакытлыча башкаручы Галләмов Искәндәр Исмәгыйль улының гражданнарны күчмә кабул итүе була.

Белешмәләр өчен телефон: 84374 35641.

Көн тәртибендә Буа муниципаль районы башлыгы Марат Азат улы Җәббаровның вәкаләтләрен вакытыннан алда туктату мәсьәләсе каралды. Район башлыгы вазифаларын башкаручы итеп Буа районы башкарма комитеты җитәкчесе Ранис Рафис улы Камартдинов билгеләнде. Марат Җаббаров элегрәк Марат Готыф улы Әхмәтов җитәкләгән Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры вазыйфасын башкарачак.

Өченче буын университеты кысаларында 2019 елның 1 октябреннән өлкән буын буалыларны шәхси компьютерда эшләргә өйрәтү үткәрелә. Укыту КСЮИ базасында узачак.  Барлык теләүчеләрне 1 октябрьдә сәгать 10нан Буа шәһәренең Шафранов урамы, 2 йорт адресы буенча көтеп калабыз, гаризалар уку урынында рәсмиләштереләчәк.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International