Бүген Буа муниципаль районы башлыгы Марат Җәббаров рәислегендә өченче чакырылыш Буа шәһәр Советының 44 нче утырышы узды.
Татар токымлы атларны ничек кабат үрчетә башлау турында Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы ярдәме белән татарча басылып чыккан китаптан укып белеп була.
«Узган елның декабрендә селекция казанышларын сынау һәм саклау буенча Россия Федерациясе дәүләт комиссиясе “Татар” токымыннан булган атларны Федераль дәүләт реестрына кертте. Бу әлеге токымны яңарту буенча 8 – 10 ел дәвамында башкарылган эш нәтиҗәсе. Татар токымлы атлар – ул безнең милли горурлыгыбыз», - дип үз фикерен укучыларга җиткерә Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов.
Район хуҗалыкларында техник культураларны җыю һәм силос базлау дәвам итә.
Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, 17 сентябрьгә 15783 гектарда игелгән техник культураларның 3962 гектарында, ягъни чирегендә уңыш җыеп алынган. Алар арасында иң зур – 8918 гектарны татлы тамыр били. Аның 1747 гектарында, ягъни 20 процентында тамыразыклар җир өстенә чыгарылган. “Авангард”та бу күрсәткеч 48 процент тәшкил итә. Биредә һәр гектардан уртача уңыш күләме дә иң зурысы: бүгенге көнгә ул 550 центнерга тиң. Район буенча – 396 центнерга.
Сояның 94, рапсның – 13, горчицаның 74 проценты суктырып алынган.
Яшел азык һәм силос өчен кукуруз урдырыла. Кышлату өчен кирәк булган 78761 тонна сусыл азыкның 32614 тоннасы, ягъни 41 проценты базланган.
Башка эшләр дә дәвам итә. 22567 тонна салам җыелган, 17478 гектар мәйдан туңга сөрелгән.
Җәяүлеләр такыр, тигез юллар эзләп, хәзер күбрәк тротуарлы урамнардан атлый. Ике ел инде шәһәрдә яшәүчеләр үзара салым средстволарын ничек файдалануны җирле референдумда үзе хәл итә.
Бүген иртән Буа шәһәрендә яшәүче Сәйфетдинова Фәридә Сафатдин кызын 90 яшьлек юбилее белән котладылар. Юбиляр адресына җылы сүзләрне Буа шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесе Олег Панцырев һәм халыкны социаль яклау вәкилләре җиткерде. Фәридә Сафатдин кызына РФ Президенты Владимир Путинның котлау хаты, чәчәкләр һәм бүләкләр тапшырылды.
"Сетевая компания" ААҖ филиалы Буа электр челтәрләре хуҗалыгы электр ччелтәрләре объектларында ремонт һәм профилактик эшләр башкарылуы турында хәбәр итә, шуңа бәйле рәвештә районның кайбер торак пунктларында электр белән тәэмин итүне вакытлыча өзү планлаштырыла.
16 сентябрьдә үз көченә кергән мөһим яңалыклар арасында кадастр инженерларының Бердәм дәүләт күчемсез милек реестрыннан (ЕГРН) мәгълүмат соратып алу хокукын раслау, шул исәптән күчемсез милек хуҗаларының почта һәм электрон адреслары турындагы мәгълүматларны да.
Хөрмәтле салым түләүчеләр! Игътибар итегез!
Чит илгә ял итәргә җыенганда салым бурычының булмавын тикшерегез.
Бурычлар турында белергә мөмкин:
- үз салым инспекциясендә;
- салым түләүченең шәхси кабинетында Россия Федераль салым хезмәтенең рәсми сайтында (nalog.ru);
- дәүләт хезмәтләре порталында (gosuslugi.ru)
- КФҮнең теләсә кайсы бүлегендә.
Бурычларны түләп була:
• акчалата исәп-хисап ясау өчен банк яки почта бүлекчәләрендә салым инспекциясендә бирелгән яки Россия Федераль салым хезмәте сайтында электрон сервислар ярдәмендә формалаштырылган квитанцияләр буенча;
• акчасыз исәп-хисап буенча салым түләүченең шәхси кабинетында, Россия Федераль салым хезмәте сайтында яки дәүләт хезмәтләре порталында электрон сервислар ярдәмендә.
Буа муниципаль районы спортчылары «Авыл яшьләре» ХІ җәйге авыл спорт уеннарының Актаныш районында узган Татарстан АССРның 100 еллыгына багышланган финал ярышларында беренче урынны яуладылар. Безгә спорт инвентаре алу өчен 300 мең сумлык сертификат тапшырылды. Җиңү белән котлыйбыз!
Ярышларда республиканың 43 районыннан 1500 кеше катнашты. Финал ярышлары «Сәламәтлек»авыл Спартакиадасы программасы кысаларында аркан тарту, мас-рестлинг, «көрәш», җиңел атлетика, волейбол, өстәл теннисы, шашка, шахмат, бадминтон һәм мини-лапта буенча узды. Әлбәттә, сыер савучылар һәм механизаторлар ярышлары чараның иң күркәм үзенчәлеге булды. Икенче һәм өченче урыннарны Зәй һәм Азнакай районнары алды
Ел саен сентябрь аенда Ульяновск шәһәрендә гаилә белән аралашу көненә багышланган Гаилә традицияләре фестивале үткәрелә. Быел фестиваль 13-14 сентябрьдә үтте, чарага Буа районының Иске Мәртле авылында яшәүче Матвеевлар гаиләсе чакырылган иде.