ЯҢАЛЫКЛАР


16
ноябрь, 2018 ел
җомга

Кичә "Кояшлы куян" IX Республика балалар иҗат эшләре конкурсына йомгак ясалды. Буа шәһәренең "Ромашка" балалар бакчасында тәрбияләнүче Эмиль Хәмидуллин "Иң яхшы кул эшләнмәләре" номинациясендә 1 урын алды. Ул Мактау грамотасы һәм кыйммәтле бүләк белән бүләкләнде.

Пәнҗешәмбе көнне, 15 ноябрьдә партиянең Татарстан төбәк бүлеге башкарма комитетында партиянең социаль сәясәте мәсьәләләренә багышланган чираттагы фикер алышу булды. Фикер алышуда Татарстан Республикасы Дәүләт Советының профильле комитетлары җитәкчеләре һәм "Бердәм Россия " партиясенең региональ координаторлары катнашты.

Татарстан Республикасы буенча Росреестр Идарәсе хәбәр иткәнчә, Росреестр Бердәм дәүләт күчемсез милек реестрын алып баруның федераль дәүләт мәгълүмат системасына керү ачкычы ярдәмендә мәгълүмат бирү сервисы эшен яңадан башлап җибәргән. Сервис керүче мөрәҗәгатьләрнең кискен артуы аркасында килеп чыккан куркынычларны бетерү зарурлыгы белән бәйле рәвештә вакытлыча сүндерелде.Росреестр сервис эшен кыска вакыт эчендә торгызу өчен барлык техник һәм оештыру ресурсларын мобилизацияләде.

Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы тарафыннан 2018-2019 елларда Муса Җәлил исемендәге Республика премиясен бирү буенча конкурска гаризалар кабул ителә башлады.
Әлеге премия ике елга бер тапкыр лауреатларга – 30 яшькә кадәрге талантлы Татарстан Республикасы яшьләренә, шулай ук 30 яшьтән өлкәнрәк аерым авторларга, сәнгать, фән, мәгариф, тәрбия үсешенә керткән өлешләре, яшьләр эшкуарлыгы өлкәсендәге югары казанышлары, яшьләр программаларын гамәлгә ашыру өчен бирелә.

Шәһәр үзәген  үзгәртүгә багышланган фикер алышуның чираттагысы әлеге территориядә үз бизнесларын алып баручы эшмәкәрләр белән узды.

18 ноябрьдә Буа муниципаль районында гражданнардан үзара салым буенча җирле референдум уза. Анда буалыларны актив катнашырга чакырабыз.  Тавыш бирү өчен шәһәрдә 15, район буенча 56 референдум участогы оештырыла. Алар 7дән 20 сәгатькә кадәр ачык булачак.

 

Килдураз авылы мәдәният йортына өлешчә капиталь ремонт ясалды – түбәне һәм түшәмне алыштырдылар. Бу эш авыл җирлеге откан 1 миллион сум грант акчасына башкарылды.

Мәдәният йорты мөдире Дилбәр Әхмәтова әйтүенчә, мондый ремонтны алар күптән көткәннәр. Яңгыр, юеш кар яуган көннәрдә искергән түбәдән (җитмәсә, аны берничә ел элек давыл да каерган булган) су тама торган була

Мөлкәткә салым түләү срогы төгәлләнүгә бер айдан кимрәк вакыт калды – ул 3 декабрьдә төгәлләнә. Ашыгыгыз!


15
ноябрь, 2018 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Буа муниципаль районының мәдәният йортында Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Эшкуарлык советының күчмә утырышы узды. Утырыш спикерлары сыйфатында Татарстан Республикасы бизнес-омбудсмены Тимур Нагуманов, Татарстан Республикасы буенча Федераль салым инспекциясе идарәсе җитәкчесе урынбасары Шацило Галина Владиславовна, Татарстан Республикасы Прокуроры урынбасары Долгов Марат Шамил улы, «Эшкуарлыкка ярдәм итү Фонды» генераль директоры Салихов Айдар Раиф улы чыгыш ясады. Чарада 60 кече бизнес вәкиле катнашты.

Бүген, 15 ноябрьдә, Татарстан Республикасы архив хезмәте оешуга 100 ел тулу уңаеннан, Буа муниципаль районы башкарма комитеты архив бүлеге хезмәткәрләре "Бүләк итү көне" акциясен үткәрделәр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International