Контроль-касса техникасын куллануның яңа тәртибе буенча мәгълүмат
Алар районның социаль яклау идарәсе хезмәткәрләре белән берлектә аз керемле күп балалы гаиләләргә бала киемнәре бирделәр. Соңгылары өстәмә азык-төлек һәм көнкүреш химиясе тутырылган пакетларга да ия булдылар. Бүген Талиповлар “Яктылык” халык театры һәм курчак театры белән берлектә Чүпрәле районының “Җылы өй” приютындагы балаларга күңел ачу программасын күрсәтәчәкләр.
Буа туган якны өйрәнү музееның "дворян" залында Буа ветеринария техникумының бу истәлекле датага багышланган беренче курс студентлары белән очрашу булды.
Татарстан Республикасының Этил спирты, алкогольле һәм спиртлы продукция җитештерүне, әйләнештә йөртүне һәм сыйфатын дәүләт тикшерүен тәэмин итү һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча дәүләт инспекциясе сайтында (Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе) «Коррупциягә каршы тору» бүлегендә «җәмәгатьчелек фикерен сораштыру, анкеталаштыру» өстәмә битендә коррупциячел факторларны тармак буенча тикшерү һәм министрлыклар, ведомстволар, дәүләт комитетлары, җирле үзидарә органнары арасында коррупциягә каршы тормышка ашырыла торган чараларны, шулай ук Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенә коррупция торышы турында аларның фикерләрен ачыклау максатында Татарстан Республикасы учреждениеләре вәкилләре белән очрашулар оештырылды.
Буа мөхтәсибәте экстремизмга каршы велосипедта чабу чарасын үткәрде. Анда, нигездә, балалар катнашты. Район мөхтәсибе Илмир хәзрәт Хәсәнов аларга экстремизм, экстремистик карашларның һәм гамәлләрнең закон бозуга китерүе турында сөйләде.
1 сентябрьдән Татарстан Республикасында гомуми белем бирү оешмалары укучылары арасында “Кулланучылар хокукларын яклау” темасы буенча олимпиада старт ала.
Чәршәмбе көнне ветеринария техникумыннан 25 студент Кырымга юл алды. Алар анда ике ай дәвамында виноград җыячаклар һәм кухняда хезмәт куячаклар.
Россия студентлар отрядлары хәрәкәтенең Татарстан бүлегеннән бу хакта алдагы көнне генә хәбәр итәләр. Чемодан җыярга санаулы сәгать бирелгән. Шуңа да карамастан, солдатларга хас төгәллек белән барысы да иртәнге сәгать сигездә техникум янында иделәр инде. Китүчеләр төрле бүлекләрдә белем алалар.
Шәһәрдә пластик шешәләр өчен махсус контейнерлар урнаштыра башладылар. Шуларның берсе К. Зыятдинов урамының 7 номерлы йорты территориясендә урын алды. Анда яшәүчеләргә көнкүреш калдыкларындагы пластик шешәләрне аерып утыру һәм аерым савытка бушату кыенлык тудырмыймы?
Горький тимер юлчылары авыр статистиканы барлыйлар: агымдагы ел башыннан алып рельсларда 12 яшүсмер һәм бала имгәнгән, 6 очрак үлем белән тәмамланган. Күңелсез вакыйгаларның зур өлеше июль аена – каникул чорына туры килгән.
Татарстан Республикасы Росреестр Идарәсе rosreestr.tatarstan.ru рәсми сайтының “кадастр инженер сайла” вкладкасында агымдагы елның 8 айлык эшчәнлек нәтиҗәләре буенча төзелгән кадастр инженерлар рейтингы белән танышырга мөмкин, шулай ук бер ай – августка төзелгән рейтинг белән аерым танышып була.