Килдураз авылындагы балалар санаторие янындагы иске коены яңарталар.
“Иске дәваханә коесы” дип аталган чишмәне яңарту идеясе белән 83 яшьлек Мәрьям Шакирҗанова чыга. Ул аны әлеге авыл җирлегендә булган халык җыенында район башлыгы Марат Җаббаровка да җиткерә. Озакламый эш башланып китә. Ташландык кое территориясен чистартырга керешәләр.
Сишәмбе кичендә Ефремов урамының 136 номерлы күпквартиралы йортында яшәүчеләр ишегалды бәйрәменә җыелды. Моңа берничә сәбәп бар иде.
Беренчедән, җәй уртасында капиталь ремонт үткәрелгән йортлары шә-һәрдә беренче булып матур һәм сыйфаты буенча да сынатмаучы, ягъни кышын җылылыкны чыгармый, җәен кыздырмый, тавыш үткәрми һәм озакка түзә торган заманча материал – керамогранит плитә белән тышланды, җылытылды да. Бу эшне “РИФ” җәмгыяте башкарып чыккан.
Районда 10 сентябрьдән “Частник” профилактик операциясе башлана. Ул 8 октябрьгә кадәр дәвам итәчәк.
Буа шәһәре һәм районы буенча дәүләт техника күзәтчелеге бүлеге начальнигы Евгений Разбитнов әйтүенчә, аның барышында ЮХИДИ хезмәткәрләре белән берлектә район буенча рейдлар үткәреләчәк.
7сентябрьдә, җомга көнне, Буа шәһәренең мәдәни үсеш Үзәге парковкада кич кино күрсәтә. “Тугызынчы рота” фильмы экстремизмга каршы акция кысаларында тәкъдим ителәчәк. Кичке сәг. 8дә башлана. Барыгызны да көтәбез.
“Аленушка” балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр Ульян шәһәрендә узган “Җиде яктан искән җил шәһәре” өлкә фестивалендә “хореография”, “ нәфис сүз” номинацияләрендә беренче дәрәҗә дипломантлары булдылар. Котлыйбыз!
8 сентябрьдә сәг. 10да Буа муниципаль районының “Арктика” балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе барыгызны да ачык ишекләр көненә чакыра. Тел. 88437435584, 3-28-96.
Район хуҗалыкларында урып-җыю эшләре ахырына якынлашып килә. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, 4 сентябрьгә игеннәр барлык мәйданның 96,4 процентында җыеп алынган.
Әгәр ир белән хатынның берәрсе икенчесенең нотариаль расланган ризалыгыннан башка күчемсез милекне хәл итү сделкасы ясый икән, мондый сделка суд тәртибендә дәгъвалана ала һәм дөрес түгел дип табыла. Сүз никахта булган вакытта алынагн һәм ир белән хатынның уртак милке тулында бара.
Буа район башкарма комитеты “соры“ хезмәт базары буенча “кайнар линия” ача. Сезгә һәм якыннарыгызга хезмәт хакы “конверт”та бирелсә, эш бирүче ике яклы хезмәт килешүе төзүдән баш тартса, хезмәт хакыгыз МРОТтан артмаса, бу хакта 8(84374)3-29-93 телефон номерына шалтыратып хәбәр итегез.
Эшкә алучылар, хезмәт хакын вакытында түләмәүче җитәкчеләр, аны «конвертта» гына бирүчеләр яисә хезмәт хакы дәүләт билгеләгән минималь күләмнән кимрәк булганда, тукайлылар «Халык контроле» мәгълүмати системасының «соры» хезмәт хакы бүлегенә мөрәҗәгать итә һәм үз тәкъдимнәрен язып калдыра ала.
ГИС "Халык контроле" системасы ссылкасы:https://uslugi.tatarstan.ru