Россия Федерациясе инвалидлар хокуклары турындагы Конвенцияне юридик көчкә ия ясады. Бу илнең инвалидларның икътисади, социаль, юридик, хезмәт һәм башка хокукларының халыкара стандартларын үтәүгә юнәлтелгән шартларны формалаштыруга әзерлеге күрсәткече булып тора. Конвенция нигезендә илләр-катнашучылар инвалидларга физик мохиткә, транспортка, мәгълүматка һәм элемтәгә, шулай ук башка объектларга һәм ачык яки халыкка күрсәтелүче хезмәтләргә башка гражданнар белән бертигез якын килүне тәэмин итү өчен тиешле чаралар күрергә тиешләр.
Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматларга карганда, 14 сентябрьгә район хуҗалыкларында (фермер хуҗалыкларын да кертеп) игеннәр барлык мәйданның 79,6 процентында җыеп алынган.
Буа районы башкарма комитеты карары нигезендә барлык белем бирү учреждениеләрдә уку елы дәвамында түләүсез тукландыруга бала башына 6 сум 80 тиен акча бүлеп бирелә
Агымдагы уку елыннан урта мәктәпләргә астрономия кире кайтты. Мәҗбүри курс булып – предмет дәүләт белем бирү стандартларының федераль компонентына кертелгән. Мәктәпләрдә 1932 елда укытыла башлап, 61 елдан соң мәҗбүри исемлектән төшереп калдырылган, тагын берничә ел факультатив буларак өйрәнелгән бу фән чыннан да кирәкме һәм аны кемнәр укытачак?
26сыннан 29 августка кадәр Зәй районында узачак “Авыл яшьләре” Х авыл җәйге спорт уеннарында районнан 76 спортчы катнашачак.
Район комбайнчылары арасында ярыш дәвам итә
Өч ел рәттән Буаның территориаль җәмә-гатьчелек үзидарәләре (ТОС) республикада иң яхшылар исемлегенә кереп, грант оталар. Быел мондый бүләкне “Студентлар” үзидарәсе алды.
Зур Фролово укучылары үткән ел көнкүрештә аеруча күп кулланылучы һәм табигатькә зур зыян салучы пластик шешәләрне җыюны оештырып җибәргәннәр иде. Аларның бу омтылышы авылдашларында да хуплау тапты.
Елъязмаларга караганда, быел август аенда Карлы авылына 355 яшь тула. Күпләр бу датаны, шулаймыни, дип колак яныннан гына уздырганда, авыл егете Рафаэль Борһанов башында шәп идея туа – Карлы турында фильм төшерергә. Улының ниятен әнисе Гөлфия дә күтәреп ала. Үзе дә шул авылда туган, Буада үскәч, кияүгә чыгып кабат Карлыга кайткан ич.
“Авангард” агрофирмасында бодай, арпа, борчак кебек гадәти культуралар белән бергә горчица да өлгерде. Биредә быел аны орлык өчен 70 гектарда иккәннәр.