Районның күп хуҗалыклары бөртекле һәм бөртекле-кузаклы культураларны суктыруны төгәлләде. Калган эшләр әле дәвам итә.
“Авангард” агрофирмасында бөртекле һәм бөртекле-кузаклы культуралар уңышын җыю белән урак төгәлләнми әле. Биредә соя да, бөртеккә кукуруз да игәләр.
Казанда узган унөченче халыкара мөселман киносы фестиваленең милли конкурсында җиңүчеләр арасында якташыбыз да бар. Ул – Казан дәүләт мәдәният институтының дүртенче курс студенты Оксана Синчугова.
Районда комбайнчылар ярышы төгәлләнеп килә. Соңгы көннәрдә алдынгылар исемлегенә яңа фами-лияләр өстәлде. Лидерлар әлегә үзгәрешсез. Өченче төркемдәгеләр арасында Марат Алимов алда баруын дәвам итә.
29 сентябрь көнне “Бердәм Россия” партиясенең Буа шәһәре, Ленин урамы, 52 адресы буенча урнашкан җирле бүлекчәсе башкарма комитетында Бөтенроссия халыкка түләүсез юридик ярдәм күрсәтү көне үткәрелә
Район хуҗалыкларында (фермер хуҗалыкла-рында да) урып-җыю эшләре төгәлләнә. Бөртекле һәм бөртекле-кузаклы культуралар барлык мәйданның 91.1 процентында җыеп алынган.
Буа машина төзү заводы белән армрестлинг буенча Европа һәм дөнья чемпионы, атказанган спорт остасы идарә иткәнне беләсезме? Белмәсәгез, таныш булыгыз – директор Эдуард Храмцов әле шушы көннәрдә генә ветераннар арасында дөньяда иң көчле булуын раслады.
Күп кеше сәламәтлек эзләп, “Ессентуки”, “Нарзан” шифалы суларын эчү өчен әллә ничә чакрымнар узалар. Бездә дә шундый сихәт бирүче су бар бит. Аның да даны еракларга таралган. Зур Фролово авылы янында типкән изге чишмә суын эчәргә хәтта якын чит илләрдән дә киләләр. Шушы байлыгыбыз турында язасым килә минем.
Татарстан Диния Нәзарәте, Буа муниципаль районының яшьләр эшләре, спорт һәм туризм идарәсе, район мөхтәсибәте “Экстремистлыкка –юк!” айлыгы кысаларында “Ислам шәфкатьлелек дине” темасына квест үткәрәләр. Әлеге чара 24 сентябрь көнне 8дән 15 сәгатькә кадәр Нарат урманында узачак
Гимназиядә 15 сентябрьдә Россиякүләм “Укучының мәдәни көндәлеге”нә багышланган чара үтте. Бу чарада башлангыч сыйныф укучылары катнашты. Һәр балага тантаналы рәвештә мәдәни көндәлек таратылды. Чарада Буа шәһәре Үзәк китапханәсе хезмәткәрләре катнашты. Китапханәче Закирова Резедә Әхмәт кызы үзе белән алып килгән презентация аркылы Татарстан Республикасында һәм районыбызда мәдәни көндәлекнең зур әһәмияткә ия булуы турында сөйләде ,балаларга һәм укытучыларга яңа уку елында бу юнәлештә зур уңышлар ирешүнең юлларын күрсәтте.