Бүген авылда эш юк диючеләргә Боерган авылыннан Миләүшә һәм Иршат Гайнетдиновлар үзләренең хезмәтләре белән үрнәк күрсәтә.
Шәһәрнең 5 номерлы гимназиянең 11 сыйныф укучысы Ангелина Брюханова Татарстан Эчке эшләр министрлыгы оештырган “Ел лицейчысы-2016” республика конкурсында призлы урын яулады.
Бүген авыл хуҗалыгы үсештә. Куллануга заманча технологияләр кертелә. Яңа техникалар алына. Бу тармакта эшләү өчен югары белемле белгечләр таләп ителә. Ял үзәгендә чыгарылыш сыйныфлар укучылары, аларның әти-әниләре белән очрашу да яшьләрне авылга тарту максатында оештырылды.
Шәһәрнең 5 номерлы гимназиясенең 6 “Б” сыйныф укучылары Гаяз Исхакыйның “Кәҗүл читек” хикәясен сәхнәләштереп, “Сәйяр” I республика балалар һәм яшүсмерләр театрлары фестивалендә гран-при яуладылар.
Кичә район мәдәният сараенда инвалидлар декадасын тәмамлап, хәйрия концерты узды. Чарага килгән барча буалыларны район мәдәният бүлеге начальнигы Мөдәррис Гайфуллин сәламләде.
Соңгы вакытта мәҗбүри медицина иминиятендә иминият компанияләренә ихтыяҗ булу турындагы мәсьәлә еш күтәрелә башлады. 2015 елда әлеге мәсьәлә шулай ук Гомумроссия халык фронтының «Сыйфатлы һәм һәркем файдалана алырлык медицина!» форумында да тикшерелде. Аның йомгаклары буенча Россия Президенты В.В.Путин медицина оешмалары тарафыннан иминләштерелгән затларга медицина ярдәме күрсәтелгәндә аларның хокукларын яклау буенча иминият медицина оешмаларының вазыйфаларын конкретлаштыру бурычын куйды.
Мәктәптән тыш эшләр үзәгенең М. Вахитов исемендәге гимназия каршында эшләп килүче “Икар” берләшмәсендә шөгыльләнүчеләр Рамазан Исхаков, Ленар Корбанов, Әбүбәкер Сәйфетдинов һәм җитәкчеләре Рифкать Галәтдинов шушы көннәрдә Зәйдә авиамодель спорты буенча ачык ярышта катнашып кайттылар.
Күптән түгел Казанда “Дөньяның бәллүр йөрәге” балалар һәм яшүсмерләр фестиваль-конкурсы узды. Анда Боерган мәктәбендә эшләп килүче “Ритм” хореография коллективы I дәрәҗәдәге лауреат исемен алды. 6-11 сыйныфта укучы биюче егетләр-кызлар җитәкчеләре Людмила Хлынова куйган “Яшь күңелләр” дип аталган хореография номерын күрсәткәннәр. Котлыйбыз!
Мәктәптән тыш эшләр үзәгенең “Буа-Robotics” робототехника мәктәбендә шөгыльләнүче, 5 номерлы гимназиянең 6 “Б” сыйныф укчысы Владимир Журавлев ул. Күптән түгел егет Казанда узган “Машина төзү. Металл эшкәртү. Казан” XVI Халыкара һәм унберенче “Technoсварка” махсуслаштырылган күргәзмәләрдә катнашты. Роботларын күрсәтеп, аланың билгеләнүе турында Татарстанның Мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттаховка һәм “Республика мәктәптән тыш эшләр үзәге” директоры Ранис Идрисовка сөйләде һәм югары бәя алды.