ЯҢАЛЫКЛАР


16
август, 2016 ел
сишәмбе

Әйе, мәхәббәт - бер картлыкта, бер яшьлектә  дигән мәкалә электән килгән.

Республикада 15 августтан 15 сентябрьгә кадәр "Игътибар, балалар!" акциясе үткәрелә. Аның кысаларында ЮХИДИ инспекторлары рейдлар үткәрәчәкләр.

Июль уртасыннан, Россия Федерациясе Административ хокук бозулар турындагы кодексына үзгәрешләр кертелгәннән соң, алимент буенча бурычлыларны җаваплылыкка тарту гадиләште. Өстәлгән маддәләр буенча аларны 150 сәгатькә кадәр мәҗбүри эшкә җәлеп итү яисә 10нан 15 тәүлеккә кадәр административ сак астына алу карала. 


15
август, 2016 ел
дүшәмбе

Күптән түгел генә үзем иҗат иткән “Сиңа багышлыйм” җырын тамашачыга тәкъдим иттек. Бик яратып кабул иттеләр. Моннан тыш, җәй көне ике җырыбызга (“Гомер үтсә дә” һәм “Әти кирәк”) клип та төшердек. 


13
август, 2016 ел
шимбә

Пәнҗешәмбе көнне район эчке эшләр бүлегеннән 3 полицейский “Наратлык” сәламәтләндерү лагерена килделәр.

Районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда , карабодай урдырырга әле “Ак Барс Буа” агрофирмасының 2 номерлы филиалы (“Дружба”) игенчеләре генә керешкәннәр. Алар 12 августка 67 гектарда суктырганнар, 68 тонна җыеп алганнар.


12
август, 2016 ел
җомга

Рәис, Буаның 1 номерлы мәктәбен тәмамлагач, зур хыялларга бирелмичә генә, сыйныфташына ияреп Тәтеш авыл хуҗалыгы техникумына укырга керә. Хезмәт юлын ул чактагы “Коммунизм” колхозында  баш агроном булып башлый, җиң сызганып эшкә керешә, читтән торып шул юнәлештә югары белем ала. Ә өч елдан инде аның тормышында җитәкчелек итү этабы башлана һәм ул бүгенгәчә дәвам итә.

Традиция буенча 9 август көнне Зур Фролово авылы янындагы Пантелеймон изге чишмәсенә меңнән күбрәк кеше җыела – христиан дине тотучылар су коеналар, аны сыемнарда өйләренә алып китәләр, догалар укыйлар, гыйбадәтханәләргә сәдака бирәләр. Төрле елларда бирегә Урал, Идел буе, Көнбатыш Себердән дә килгәннәр. Быел исә украиналылар да бар иде

Урып-җыюда катнашучы комбайнчылар арасында ярыш дәвам итә. Лидерлык кемдә?

Авылларда муниципаль район башлыгы, район башкарма комитеты җитәкчесе, аларның урынбасарлары, халыкка төрле социаль ярдәм күрсәтү оешмалары җитәкчеләре катнашында җыеннар үткәрү дәвам итә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International