ЯҢАЛЫКЛАР


12
август, 2016 ел
җомга

14 август көнне 10 сәгатьтә шәһәрнең Үзәк паркында Бөтенроссия физкультурачы көненә багышланган массакүләм-спорт ярышлары була.

Урып-җыюда катнашучы комбайнчылар арасында ярыш дәвам итә. Лидерлык кемдә?

Былтыр ул искитмәле эре бәрәңгеләре белән шаккатырган иде. Быел бакчасында җылы як җимешләре – кавын белән карбыз мул уңыш биргән. Аларның берничә сортын үстергәннәр. Кавыннары 7, карбыз 8 килога кадәр җиткән.

3 августтан 14нә кадәр Камал театрында Салават Фәтхетдинов концертлары гөрли. 28нче сезон концертларын 10000нән артык кеше карарга өлгергән. Әмма билетлар сатылып бетеп, зур ажиотаж булу сәбәпле, концертларга эләгә алмаучылар да үп икән.


11
август, 2016 ел
пәнҗешәмбе

Буа мөхтәсибәтенең яшьләр бүлегенең “Кәгазьгә икенче гомер бүләк ит” акциясе  оештыруы турында хәбәр иткән идек инде. 

Авылларда муниципаль район башлыгы, район башкарма комитеты җитәкчесе, аларның урынбасарлары, халыкка төрле социаль ярдәм күрсәтү оешмалары җитәкчеләре катнашында җыеннар үткәрү дәвам итә.


10
август, 2016 ел
чәршәмбе

Әлеге хәбәргә Надежда һәм Виктор Быченковлар үзләре дә гаҗәпләнгәннәр: бу шаярту түгелме? Аннан аптырау шатлыкка әверелгән – алар 26 август көнне Казан Кремлендә узачак Гөлсинә һәм Рөстәм Миңнехановлар республиканың үрнәк гаиләләре өчен оештырган бәйрәмгә барачак!

Район мәдәният йорты каршында оешкан “Алтын башак” агитбригадасы иген кырларында, ындыр табакларында эшләүчеләрне күңелле ял иттерүен дәвам итә. 

Юл-транспорт һәлакәтендә каза күргән, йөртүчесе аек булмаган килеш руль артына утырганы өчен тоткарланган, медицина аныклавы үтүдән баш тарткан,  йөртүчесе ДТП булган урыннан качып киткән җиңел автомобильләрне  куеп тору өчен булган әлеге махсус лаштырылган стоянка хәзер Буа шәһәре, Космовский урамы, 79 йорт адресы (“Сельхозтехника” территориясе) буенча урнашкан. 


9
август, 2016 ел
сишәмбе

Бүген иртән үк Зур Фролово авылы янындагы Пантелейсмонның изге чишмәсе янына Татарстан, Чуашстан республикаларыннан, Россия төбәкләреннән христианнар җыелды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International