ЯҢАЛЫКЛАР


9
август, 2016 ел
сишәмбе

Бүген, ниһаять, Буада тын гына, яшенсез генә җылы яңгыр ява башлады. Бу яңгыр уракчыларның эшен бераз тоткарласа да, көзге чәчүне башлаучылар, яшелчә  бакчасын тотучылар өчен бик кирәк иде. 

Буа мөхтәсибәтенең яшьләр бүлеге “Кәгазьгә яңа тормыш бүләк ит!” акциясе үткәрә


8
август, 2016 ел
дүшәмбе

Минималь хезмәт хакы дәрәҗәсе турында Илдар Халиков, ТР Профсоюзлар федерациясе һәм ТР эш бирүчеләрнең Координацион советы килешү имзалады

Район үзәк дәваханәсе баш табибы Рөстәм Сәмерханов белдерүенчә, район үзәк дәваханәсендәге рентген кабинеты шактый вакыттан бирле җимерек хәлдә.


6
август, 2016 ел
шимбә

Жорес урамындагы 108, 110 номерлы йортларда яшәүчеләр  әле май аенда гына шау чәчәктә утырган сириннәрнең августта тагын шәмәхә чәчәккә күмелүен күреп бик гаҗәпләнделәр

Бертуган Сөнгатовларның гаилә экипажлары агрофирма кырларында күптән эшлиләр инде. Ирләр – комбайнчылар, хатыннары – комбайн ярдәмчеләре. 

Белгәнебезчә, 3 август көнне Буага Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов килде, үзәк парктагы төзекләндерү эшләре белән танышты.

Район башкарма комитетының юл, транспорт, торак-коммуналь һәм юл хуҗалыгы бүлегенең баш белгече Ранис  белдерүенчә, хәзер  Әйләнеч юл белән Ефремов урамы чатында юл хәрәкәтен светофор көйләячәк. 


5
август, 2016 ел
җомга

Бүгенге көнгә шәһәрдәге алкоголь сатучы барлык сәүдә нокталары ЕГАИС системасына тоташып беттеләр.

Соңгы вакытта аномаль эсселек кайчан бетәр дигән сорау халык арасында иң актуаль темага әверелде. Бу уңайдан һәркемнең үз фикере: кызынырга, су коенырга яратучылар җәй шундый булырга тиеш, дип фикер йөртә, игенчеләр яңгыр яумасын, тизрәк уракны  тәмамлыйсы иде, дип тели, ә менә йөрәк-кан тамырлары авырулары белән интегүчеләр урамга чыгарга да куркалар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International