Бөтендөнья шахмат федерациясенә нигез салыну көне уңаеннан Тәтеш шәһәрендә шахмат турниры үткәрелде. Анда җиңүчеләр арасында буалылар да бар.
“Ак Барс Буа” агрофирмасының 3 номерлы филиалында Петр Николаев 61 яшендә булса да, яшь комбайнчыларга “махы” бирми әле. Һаман алдынгылар исемлегендә. Улы Алексей да әтисеннән калышмый, бала чактан ук басудан кайтып кермәгән егет техниканы да биш бармагы кебек белә.
Казан – Ульяновск автотрассасы өстендә утырган Кече Боерган авылында бу көннәрдә юл буендагы су агу торбаларын алмаштыралар
Татарстанда авылны үстерүгә юнәлтелгән социаль программалар реализацияләнә. Аларның кысаларында мәдәни үзәкләр, сәламәтлек саклау учреждениеләре, мәктәпләр, универсаль спорт мәйданчыклары, балалар бакчалары төзелә.
Узган ел республикада Парклар һәм скверлар елы дип игълан ителде. Бу уңайдан барлык 45 муниципаль берәмлектә масштаблы эшләр барды.
Чәршәмбе көнне Буага эшлекле визит белән килгән Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов “Ак Барс Буа” агрофирмасының 3 номерлы филиалының Толымбай бүлекчәсе кырларында урак барышы белән танышты.
Шәһәрнең Хаҗилар мәчете янында яңа спорт мәйданчыгы булдырылды – биредә районның төрле яшьтәге дин әһелләре футбол, волейбол уйный
Районда кырларында урып-җыю эшләренең яртысы төгәлләнде. Соңгы көннәрдә игенчеләр язгы бодайны да шактый суктырдылар, солыны җыюга да керештеләр.
Бүгенге көндә район хуҗалыкларында урып-җыю эшләренең яртысы төгәлләнде. Аның берничәсендә урак барышы белән без дә танышып кайттык.
1 августтан «Нечкәбил” гаилә фестивале катнашучылары арасында “Минем әнием” исемле балалар рәсеме конкурсы уздырыла.