ЯҢАЛЫКЛАР


6
июль, 2016 ел
чәршәмбе

Быел мәктәпне тәмамалаучы 52 укучының “Укуда аерым уңышлары өчен” Россия медальләре алуы турында язган идек инде.


1
июль, 2016 ел
җомга

27 июнь һәр елны үткәрелеп килә торган ифтар-мәҗелесе быелда  Буа Аланда хакимият башлыкларыбелән бергә үтте.

Татарстанда “Бизнес-класс” дигән өр-яңа программа эшли башлады. Саклык банкы һәм Google оештырган әлеге түләүсез белем бирү проекты эшмәкәрлекне үстерүгә юнәлтелгән.


30
июнь, 2016 ел
пәнҗешәмбе

Балаларның хокукын яклау, социаль ятимлелекне киметү, куркыныч хәлдә калган балаларның тормышын күзәтү максатыннан Буа муниципаль районында 29 нчы июнь көнне чираттагы ведомствоара  кичке рейд оештырылды.

8 июльдә 10 сәгатьтә  Гайзатуллин гражданнарны шәхси сораулары буенча кабул итә.


29
июнь, 2016 ел
чәршәмбе

Буада шул көннәрдә яңа мәдрәсә төзелеше башланды. Дөресен әйткәндә, тарихи урынына кайтарып салынган гамәлдәгесе дә яңа ич әле.  Нибары 1997 елгы.  Тагын бер мәдрәсә төзү ихтыяҗы чыннан да туганмы? Бу хакта аның директоры Рәшит хәзрәт Маликов белән әңгәмә корылды.

Кайбыч фельдшерлык-акушерлык пункты мөдире Дания Ваһапова Медицина хезмәткәрләре көне уңаеннан үткәрелгән “Ел табибы - “Ак чәчәкләр” республика конкурсында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның махсус призына – җиңел автомобильгә лаек булды. Райондашыбыз әлеге бәйгенең “Ел медицина хезмәткәре” номинациясендә катнашты.


28
июнь, 2016 ел
сишәмбе

Халыкны социаль яклау бүлеге  хәбәр итүенчә, 1 июльдән Татарстан Республикасы  дәүләт һәм муниципаль хезмәт күрсәтүләр Порталында мәктәпкәчә белем бирү программасын реализацияләүче мәгариф оешмаларында баланы караган һәм тәрбияләгән өчен ата-аналар түләвенең бер өлешенә төп һәм өстәмә компенсация билгеләү өчен электрон гариза да биреп булачак.


27
июнь, 2016 ел
дүшәмбе

Бәйрәмгә килүчеләрне концерт программасы, асфальтта рәсем ясау конкурсы, талантлар бәйгесе, скейбординг (күрсәтмә чыгышлар) көтә.

Ул шәһәрнең үзәк  паркында узды. Бирегә барлык унберенчеләр, аларның укытучылары, әти-әниләре мәктәпләрдә аттестатлар тапшыру тантанасыннан соң җыелдылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International