ЯҢАЛЫКЛАР


25
июнь, 2016 ел
шимбә

24 июнь 2016 елны халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге “Гармония” белгечләре Буа шәһәренең сәләмәтлек нокландыру “Чайка”  лагеренда  наркотиклар куллануга каршы  дип аталган чара үткәрделәр.


24
июнь, 2016 ел
җомга

Вольнистан авылына сөенче! Андагы Ташлык елгасы күпере тиздән өряңа булачак – биредә капиталь ремонт үткәрелә. Авыл халкы моны 34 ел буе көтте.

Моннан 6 ел элек барлыкка килгән “112” номеры халык арасында популярлашырга өлгерде.

“Ак Барс Буа” агрофирмасының 1 номерлы филиалында тырыш механизаторлар шактый. Шундыйларның берсе – Владимир Алексеев.

Ялган, сыйфатсыз алкоголь продукциясе җитештерү һәм сату турында мәгълүмат җиткерүче гражданнарны стимуллаштыру турында хәбәр иткән идек. Дәүләт алкоголь инспекциясе Татарстан территориясендә хәбәр итүче гражданнарны бүләкләү тәртибен дә раслады.

“Бердәм Россия”нең Татарстан региональ бүлекчәсе 30дан күбрәк партия проектын гамәлгә ашыра. Татарстан – Россиядә барлык 23 федераль  һәм өстәмә 9 региональ проект эшләүче бердәнбер территория.


22
июнь, 2016 ел
чәршәмбе

Бүген Бөек Ватан сугышы башланган көн. Әлеге “кара” дата уңаеннан Үзәк мәйданда хәтер һәм матәм митингы узды. Анда катнашкан муниципаль район башлыгы Азат Айзетуллов:
- 75 ел узса да, бу дәһшәтле көн беркайчан да хәтердән китмәс. Әби-бабайларның батырлыгын онытырга да тиеш түгелбез. Гомерләре, сәламәтлекләре барәбәренә яулап алган Җиңү өчен рәхмәтле без аларга. Тыныч күк йөзе, исәнлек сезгә! – диде. Аннан, сугыш кырында ятып калучыларны 1 минут тынлык белән искә алгач, Азат Айзетуллов сүзләренә район хәрби комиссары Радик Төхфәтуллин, Бөек Ватан сугышы ветераны Рәүф Төхфәтуллин кушылдылар. Соңыннан митингта катнашучылар мемориал комплекска чәчәкләр куйдылар.

Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Радик Даутов  җитәкчелегендәге комиссия берничә көн дәвамында районның фермер хуҗалыкларында эш барышы белән танышты.

 

Әхмәт электромеханика заводында Михайловлар фамилиясе астында тулы бер династия эшли һәм эшләгән. Бүген анда әлеге нәселнең өченче буын вәкилләре хезмәт куя.


20
июнь, 2016 ел
дүшәмбе

Медицина хезмәткәрләре көне алдыннан үткәрелүче шул исемдәге традицион республика конкурсы җиңүчеләренең берсенә бирелүче мондый кыйммәтле бүләк – Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның махсус призы.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International