2016 елның 16 июнендә Буа шәһәрендә Республика күләмендә уздырылган “Нечкәбил” конкурсы үткәрелде. “Нечкәбил” – ул бик бәхетле гаиләләр иҗатлары.
Шушы көннәрдә Донор көне узды. Иске Суыксу авылында Гөлүсә Кәримова беренче тапкыр 1966 елны кан биргән.
Республика медицина хезмәткәрләре Спартакиадасында район үзәк дәваханәсе командасы былтыргы уңышларын кабатлады – республикадагы коллегалары арасында иң яхшылары булып танылдылар.
Буаның Р. З. Сәгъдиев исемендәге мәктәбе укучысы Булат Сәйфуллин һәм Әлки мәктәбеннән Илназ Гыйниятуллин бар халык бәйрәмгә әзерләнгән һәм күңел ачканнар көннәрдә Саратов шәһәрендә бадминтон кырында тир түгеп медальләр яуладылар.
ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов указы нигезендә быел Татарстанда Ураза бәйрәме 5 июльдә, Корбан бәйрәме 12 сентябрьдә булачак. Бу хактагы документ ТР хокукый мәгълүмат сайтында бастырып чыгарылды.
Буа командасы өченче тапкыр авыл районнары арасында Татарстанның волейбол федерациясе президенты кубогына ярышларның финалына чыкты.
Районда 30 июньгә кадәр үзйөрешле машиналарны, башка төр техниканы куркынычсыз эксплуатацияләүне тәэмин итүгә, хилафлыкларны ачыклауга багышланган “Трактор-Тагылма” профилактик операциясе бара.
Килдураз урта мәктәбенә юбилее уңаеннан йөзләгән кичәге укучылары җыелды.
Иске Суыксу авылында республика программасы нигезендә төзелгән баскетбол-волейбол мәйданчыгы ачылды. Тантанага махсус килгән муниципаль район башлыгы Азат Айзетуллов әйтүенчә, соңгы вакытта суыксулылар белән күңелле вакыйгалар уңаеннан очрашалар: авылда әле полициянең участок вәкиле өчен йорт, аннары яңа ФАП ачылды, “Чиста су” программасы буенча су кертелде, бүген, әнә, тагын бер матур форсат булды. “Ак Барс Буа” агрофирмасы генераль директоры Марат Гайнетдинов авылга көчле, спортта чыныккан яшьләр бик кирәк булуга ишарәләп, үзе беренче үрнәкне дә күрсәтте – мәктәпкә бүләк тупларның берсен баскетбол алкасына оста итеп салды.
Тантана тәмамлануга спорт мәйданчыгында беренче уеннар башланып китте. Ә янәшәдәге тренажерларга, турникларга балалар гына түгел, олылар да сарылды. Көчне барладылар. Ныгытырга да киләбез, диделәр.