Югары игенчелек мәдәниятенә ия хуҗалык
“Авангард” агрофирмасы (җитәкчесе – Николай Григорьевич Курчаткин, баш агроном – Хәмит Вәгыйзь улы Гыйматдинов, баш инженер – Әнсар Әбрар улы Мәхмүтов).
Оныклары белән дүртьюллыклар белән сөйләшә торган Дәү әни кемдә бар тагын? Дениста, Арсенийда, Данилада. Ә әбиләренә каршы шигырьләп сөйләшүче оныклар? Лидия Алексеевна Красновада!
Шәһәрнең 5 номерлы мәктәбенең ЮиДчылары бәйрәм оештырды. Алар үзләренең отряды турында сөйләделәр, яшьтәшләрен юл йөрү кагыйдәләрен бозмаска өндәделәр.
Азат Айзетуллов “Якыннарыңны яздыр” акциясенә кушылды
Районда эшлекле визит белән Молдавиянең Окница районының район рәисе, Молдова Республикасының социалистлар партиясе рәисе Василий Романюк җитәкчелегендәге делегациясе булып китте. Килүләренең максаты Буа муниципаль районы һәм Окница районы арасында дустанә элемтәләр булдыру турында ике яклы Килешү төзүдән гыйбарәт иде.
Кунакчыл Буа җиренә күпләп кайткан якташ-ларыбызны, кунакларны – Татарстан Дәүләт Советы депутаты Ринат Гайзатуллинны, Татарстанның халык шагыйре Ренат Харисны, Казанда “Буа як-ташлыгы” җәмгыяте президенты Ирек За-кировны, Татарстан Дәүләт Советының законлылык һәм хокук тәртибе буенча комитеты рәисе Шакир Яһүдинны, Татарстанның Икътисад министры урынбасары Олег Пелевинны, Молдова Республикасы делегациясен һәм башкаларны район җитәкчелеге Сабан туе капкасы янында каршы алды. Аларны милли киемле кызлар ипи-тоз, чәк-чәк белән сыйладылар. Мәй-данга бару юлында һөнәрчеләребез эшләре белән таныштылар, татар йорты, район агрофирмалары ишегалларын, Әдәби йортта Г. Тукайның тууына 130 ел тулу уңаеннан оештырылган күргәзмәне карадылар, бию, фольклор төркемнәре, балалар чыгышларын кызыксынып күзәттеләр, кушылып биеделәр. Авыл җирлекләре, мәктәпләр коллективлары аларга үз сыйларын тәкъдим иттеләр.
Кичә Россиядә рус теле һәм Пушкин көне билгеләп үтелде. Моңа багышланган флешмоб Буаның үзәк паркында узды.
Әлеге визитның максаты – Окницк район Советы һәм Буа районы җитәкчелеге арасында ике яклы килешү төзү һәм регионара мөнәсәбәтләрне көйләү.
Буалылар, “Күңел” радиосы каналында 102,3 ешлыгында “Буа FM” радиосы сөйли башлады.