Гореф-гадәтләребезне саклау, йолаларыбызны яңарту максатында быел 28 майда Буа районы Волгоград өлкәсенең Яктыяр районы Олы Чапурники авылында Сабантуй уздырды.
Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, 2 июньгә район хуҗалыкларында күпьеллык үлән 2765 гектарда урдырылган.
Бүген Татарстан Дәүләт Советы рәисе урынбасары Татьяна Ларионова, Хезмәт, шөгыль һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова Буага килделәр.
25 май көнне Буада Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча җитәкчесе урынбасары Айрат Әхмәтшин һәм Татарстан буенча баш федераль инспектор Ренат Тимерҗанов, Татарстан прокуроры урынбасары Газинур Галимов гражданнарны кабул итү үткәрделәр.
Кабул итүгә кергән Тутай авылыннан күп балалы әни Лира Кошелева алардан гаиләгә кабул ителгән 6 яшьлек авыру баласына дәвалаучы тренажер сораган иде. Республика тикшерүчеләре вәгъдә иткән бүләк озак көттермәде – 1 июньдә, Халыкара балаларны яклау көнендә, Лира Кошелевага Буа районара тикшерү бүлеге җитәкчесе Рөстәм Мөгыйнов, аның өлкән ярдәмчесе Рияз Камалиев тренажерны өенә барып тапшырдылар.
Әни дә, балалар да бик шатланды.
1 июньде Кыят авылында ачылган әлеге объект үзара салым акчасына ясалган.
Балаларны яклау көне – иң популярлашкан халыкара балалар бәйрәме. Бу көнне бар җирдә балаларның йөзләрендә эчкерсез елмаю, шатлыклы тавышлары ишетелә.
Буада беренче тапкыр Халыкара күршеләр көнен билгеләп үттеләр.
Әти-әниләре яңа туган сабыйларына күбрәк Тимур, Айнур, Кәрим, Максим, Реналь, Самир, Азалия, София, Рамина, Ясминә, Алия, Арина исемнәре биргәннәр. Сирәк очраучылары – Мирослав Һәм Марк.
4 июньдә сәгать 10да Яңа Тинчәледә Сабантуй гөрләячәк. Шул ук көнне Кайбычта халыклар хезмәте, дуслыгы һәм туганлыгына багышланган “Сабантуй-2016” бәйрәме узачак
Халыкара балаларны яклау көне уңаеннан үткәрелүче “Бәхетле балачак” дигән чара 10 сәгатьтә башлана.