ЯҢАЛЫКЛАР


20
май, 2016 ел
җомга

Картлар һәм инвалидлар өчен интернат-йортта яшәгән 4 сугыш ветераны, бер сугыш толы һәм тыл хезмәтчәне хөрмәтенә миләшләр һәм туялар утырттылар. Аллея “Агач утырту көне” табигатьне саклау акциясе кысаларында пәйда булды.

1995 елның 13 маенда Тәтеш районы белән чиктә агучы Кильна елгасы буенда экспедиция вакытында табылган түгәрәк кайрак Боерган мәктәбе музееның иң кадерле археология экспонаты санала. Аңа “Тахаръял кабиләсе” туган якны өйрәнү түгәрәгенә йөрүчеләр тап булды.

Бүген, Оборона министрлыгы сайтларында яшерен архивлар халык алдында ачылгач, Бөек Ватан сугышында катнашучыларның дәүләт бүләкләре турында мәгълүматны җиңел алырга мөмкин. Әлеге рәхмәтле миссия фронт документларын бөтен халык байлыгы итә. Алар арасында әтием Садрислам Каюмовның сугышчан юлындагы командование боерыклары оригиналларын күрү мине тетрәндерде. Үзем һәм туганнарым белән аның фронт тормышының без белмәгән якларын белдек.


19
май, 2016 ел
пәнҗешәмбе

Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, бүгенге көнгә барлык мәйданның 95 проценты чәчелгән.


18
май, 2016 ел
чәршәмбе

Авыр тормышта калган 25 гаилә Дәүләт Думасы Россия Федерациясе Федераль җыены депутаты Гильмутдинов Ильдар Ирек улынан зур рәхмәт белән бүләкләр кабул иттеләр.

Иртәгә, 19 майда – Пионерлар көне. Бүген ул аерым билгеләп үтелми, шулай да кичәге пионерлар – урта һәм өлкән буын вәкилләре өчен әлеге дата бәйрәм булып кала.


16
май, 2016 ел
дүшәмбе

Буа  муниципаль районындагы халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге “Гармония” хезмәткәрләре Халыкара гаилә көне уңаеннан  “Преодоление” һәм “Радуга” клубы әгъзалары өчен чара уздырдылар.


14
май, 2016 ел
шимбә

Буа өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында бүген, 2016 елның 14 маенда Бөтенрәсәй «Җиңү урманы» акциясе кысаларында шушы йортта яшәп, вафат булган дүрт сугыш һәм ике тыл хезмәте ветераннары хөрмәтенә алты миләш агачы утыртылды.

Әлеге бәйрәмгә багышланган чара Буа дәүләт драма театрында узды.

Әлеге бәйгене гаилә көне уңаеннан район ЗАГС бүлеге үткәрде. Бүген анда җиңүчеләрне бүләкләделәр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International