Урамнан “әйдә, кызым, курыкма, атла, менә монда бас, ташка абынма” дип ягымлы сөйләп, нәни кызчык җитәкләгән бер хатын-кыз бара. Кемдер моңа игътибар да итмәскә мөмкин, ә мин беләм: Лира Кошелева бер ел элек кенә инвалид арбасында утырган 6 яшьлек Динә Емельянованы аннан торгыза алган һәм, аяк очларында булса да, ышанычлы итеп атларга өйрәтә. Ә бу бала газизе дә түгел әле, сабыйны ул ике ел элек опекага алган.
Буада яшәүче Татьяна һәм Сергей Фоминнарның медицина институты тулай торагында башланган мәхәббәтенең “тамыры” нык булды – 22 ел буена алар бер-берсенә җил-яңгыр тидермичә, кайгы-шатлыкларны бергә кичереп, районда иң үрнәк гаиләләрнең берсе булып яшиләр.
Шушы көннәрдә Норлатта “Моңнар кайтсын авылга” дип исемләнгән искиткеч матур кичә үтте. Аны Илсөяр Шәрәфетдинова оештырды һәм бәйрәмгә шушы авылдан чыккан гармунчыларны җыйды.
Туган якны өйрәнү музееның Бөек Ватан сугышына багышланган залында тагын бер истәлекле почмак барлыкка килде – узган атнада биредә Дан орденының тулы кавалеры Зыятдин Арусланов турында экспозиция ачылды.
Буа муниципаль районындагы халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге “Гармония” хезмәткәрләре тарафыннан “Подросток”, һәм “Преодоление” клубы әгъзалары өчен чара уздырылды.
Чәршәмбе көнне районда язгы кыр эшләренең барышы белән Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов танышты.
Гагарин урамында 16 квартиралы күпкатлы йорт калкып чыкты. Шушы көннәрдә генә аның яңа хуҗаларына ачкычлар тапшырылды.
Алар – ятим балалар һәм тузган торактан күченүчеләр.
Нәкъ унике җитеп килгәндә Үзәк паркта зур түгәрәк хасил булды.
Икенче ел Буалылар “Үлемсез полк”та катнаша.
“Простоквашино” мультфильмы герое – “почтальон” Печкин кебек “Техника кая барып җитте?!” дип гаҗәплә-нергә генә кала: хәзер барлык түләүләрне башкарыр өчен озын чиратларда да торасы, хәтта өйдән дә чыгасы түгел, бары тик берничә минутка компьютер каршына гына утырырга гына кирәк.