ЯҢАЛЫКЛАР


22
июнь, 2015 ел
дүшәмбе
Кайбер тугызынчы һәм унберенче сыйныфны тәмамлаучылар, аттестат алганчы ук  урта, махсус һәм югары уку йорты ишекләрен шакыганнар. Җирле социаль белем бирү академиясендә кабул итү комиссиясе 15 майдан эшли башлаган. Уку йортына тугызынчы һәм унберенче сыйныфлар базасында түләүле нигездә кабул итәләр. Абитуриентны аттестаттагы уртача билгеләргә карап алалар. Быел тугызынчы сыйныфтан соң килүчеләр агымы зур, кайберләре, хәтта унберенчеләр арасында да шундыйлар бар, аттестат алганчы ук уку йортына керергә язылып киттеләр, диләр кабул итү комиссиясендә.
Бүген – Бөек Ватан сугышы башланган көн.

20
июнь, 2015 ел
шимбә
Россия көнендә Казанда Бочковлар гаиләсендә туган кыз баланың исемен Дарина кушканнар. Аның ике абыйсы һәм тугыз апасы бар. Ә безнең Буада иң күп – унбер балалы гаилә Иске Мәртле  авылында яши.

19
июнь, 2015 ел
җомга
 Шәһәрнең Некрасов урамындагы 23 номерлы йорт янында элеккеге котельный янында, Б. Хмельницкий урамы 38 номерлы йорт территориясендә резин өслекле волейбол-баскетбол мәйданчыклары сафка басты.
Ә В. Трусенев исемендәге үзәк стадион территориясендә, Парк тыкрыгы 3 “А” номерлы йорты каршында – элек чүп-чар контейнерлары торган урында балалар уен җиһазлары, эскәмияләре, өстәл теннислары белән яңа гимнастика-спорт мәйданчыклары төзелде. Аларны “ТехноСтройЛизинг” ЧҖҖ урнаштыра.
Авылда бишенче мәчет бу. Манараны күтәрү тантанасында Төркиядән имам-хатыйп Госман Нури, район мөхтәсибе Ильмир хәзрәт Хәсәнов та  катнашты.

18
июнь, 2015 ел
пәнҗешәмбе

Буа муниципаль районында бу бәйрәм бүген 18 июнь көнне тантаналы рәвештә Буа драма театр бинасында уздырдылар.

 Бүген, кояш баю белән, һиҗри буенча Рамазан ае керә: мәчетләрдә бүгеннән таравих намазлары укыла башлый. Татарстан мәчетләрендәге имамнар тәравих намазында 20 рәкагать укырга тиеш дигән карарга килде.
Бүгенге көнгә төзекләндерү эшләре 70 процентка төгәлләнгән. Шәһәрнең Р. Люксембург урамындагы 128 “А”, 132, 134, 147, Арефьев урамындагы 18, 21, Парк тыкрыгындагы 3 номерлы йортларны яңарту районның төзелеш оешмаларына йөкләнгән.

17
июнь, 2015 ел
чәршәмбе
Татарстанда авыр хаста балалар – Балалар хосписы (Анжела Вавилова исемендәге фонд) пациентлары өчен ярдәм җыю максаты белән  шул исемдәге хәйрия акциясе үткәрелә. Анда һәр буалы катнаша ала.
Татар Буасы авылында яшәүче Зилә Йосыпова унынчы сыйныфны тәмамлагач “Flex” тәҗрибә уртаклашу буенча Америка программасы буенча бер елга океан артына яшәргә киткән иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International