ЯҢАЛЫКЛАР


28
апрель, 2014 ел
дүшәмбе
Хәзер күпләр чәчәк үстерә. Ә кайвакыт матур булып күтәрелеп киткән я кибеттән сатып алган бүлмә гөленең яфраклары урыны-урыны белән сарылы-аклы төскә керә, аларда сары таплар, көмешсу сызыклар, аскы якларында карасу бүлентекләр барлыкка килә һәм үсемлек яраксызга әверелә. Моңа трипс гаепле.

26
апрель, 2014 ел
шимбә
Гражданнарны хәрби-патриотик рухта тәрбияләүгә, хәрби-исәпкә алу белгечлекләренә өйрәтүгә зур өлеш кертүе өчен Буа ветеринария техникумы директоры Вәгыйзь Сәгыйть улы СӨНГАТОВ Татарстан Республикасы ДОСААФ идарәсе рәисенең Мактау грамотасы белән бүләкләнде.
БЫЕЛ БЕРДӘМ ДӘҮЛӘТ ИМТИХАННАРЫН районнан 336 кеше тапшырачак.
Россельхознадзорның Татарстан Республикасы буенча идарәсенең җир күзәтчелеге бүлеге дәүләт инспекторлары юридик затлар һәм шәхси эшмәкәрләр файдаланучы авыл хуҗалыгы җирләрендә стандартларны үтәмәү, агротехник, агрохимик, фитосанитар һәм эрозиягә каршы чаралар үткәрү кагыйдәләреннән һәм регламентыннан читләшүләр барлыгын ачыклады. 

25
апрель, 2014 ел
җомга
Яшь каләм тибрәтүчеләрнең “Илһам” республика конкурсында М.Вахитов исемендәге гимназиянең 9 сыйныф укучысы Айбулат Галимов “Драматургия” номинациясендә өченче урын алды.
Хөрмәтле укучыларыбыз! Түбән Наратбаш авылында яшәүче ветеран педагог Зөфәр Хисамов төзегән сканвордларны һәм кроссвордларны чишеп ...гомерегезне озайтыгыз!
Район хуҗалыкларында чәчү эшләре тулы көченә бара. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, 24 апрельгә ул барлык мәйданның 18 процентында башкарылган. Уҗым культураларының 78, күпьеллык үләннәрнең 94, туңга сөрелгән һәм пар җирләренең 72 процентында тырмалау үткәрелгән. Язгы кыр эшләренә беренчеләрдән булып керешкән һәм бүгенге көнгә чәчүне барлык мәйданның 36 процентында төгәлләгән  “Авангард” агрофирмасында эш барышы белән урында танышып кайттык.
Әле үзебезнең түтәлләрдә яшелчәләр орлыклары туфракка күмелмәгән дә, ә аларның теплицаларда үскән “туганнары” белән кибет киштә-ләре сыгылып тора. Иртә яшелчәләрнең бер начар ягы бар, аларда нитрат микъдары еш кына норманы узган була. Куркынычсызрагын ничек сайлап алырга соң?

24
апрель, 2014 ел
пәнҗешәмбе
2014 елның 23 апрелендә   Буа шәһәренең халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәгендә эшләүче «Преодоление» һәм «Подросток» клубы әгъзалары  Казан шәһәренең тарихи урыннарына сәяхәт  кылдылар.
“БУА ПРИНЦЕССАСЫ-2014” шәһәр матурлык һәм талантлылык конкурсы үтә 25 апрельдә 18 сәгатьтә район мәдәният сараенда.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International