ЯҢАЛЫКЛАР


10
октябрь, 2022 ел
дүшәмбе

РФ Үзәк банкы физик зат белән банк вклады килешүе шартлары таблицасы формасы белән күрсәтмә урнаштырды. Күрсәтмә 1 октябрьдән үз көченә керде, шуңа күрә кредит оешмасы шартнамәгә шул ук көннән таблицаны кертергә тиеш.

3 нче таблицада графлар. Беренчесенең юлларында шартлар номерын, икенчесе - аларның исемен, ә өченчесе - эчтәлеген чагылдырырга кирәк.

 

Ранис Камартдинов хезмәт шартларын шәхсән үзе бәяләде һәм биредә әзерлек узучы мобилизацияләнгән буалылар белән аралашты.

- Ир-егетләребезнең урнашуын, туклануларын, кирәк-яраклары бармы-юкмы икәнлеген үз күзләрең белән күрү мөһим иде, - дип сөйләде Ранис Камартдинов. - Фикер алышканча, районда буалыларның актив катнашында акчалар җыю игълан ителде. Буалылар 50 мең сум тирәсе җыйган, 450 мең сумнан артык акчаны эшмәкәрләр биргән. Бу акчаларга без

Комиссия утырышы мәктәп директорлары, тәрбия эшләре буенча завуч, укучыларның сыйныф җитәкчеләре катнашында узды.

Утырышта "Балигъ булмаганнарны карау һәм тәрбияләү буенча балигъ булмаганнарның ата-аналары яисә башка законлы вәкилләре тарафыннан бурычларын үтәмәү" беркетмәсе каралды.

Моннан тыш, соңгы вакытта шәһәр урамнары буйлап төнге рейдлар вакытында 4 балигъ булмаган бала 23.00 сәгатьтән соң өлкәннәр белән булмаулары  өчен тоткарланган.

Балигъ булмаганнар арасында юл-транспорт травматизмы турындагы мәсьәлә күтәрелде. Балалар катнашындагы юл-транспорт һәлакәтен булдырмау буенча профилактик чараларга игътибар итәргә тәкъдим ителде. Моннан тыш, авыр гаиләләр белән эшләүгә аерым игътибар бирергә кирәк

Хөрмәтле авыл хезмәтчәннәре, кадерле ветераннар!

Сезне һөнәри бәйрәмегез - Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көне белән котлыйм!

Хезмәтегез, югары җаваплылыгыгыз, икътисадны үстерүгә керткән өлешегез һәм районыбызның һәм республикабызның азык-төлек иминлеген тәэмин итүегез өчен рәхмәт белдерәм. Сезгә һәм якыннарыгызга иминлек, нык сәламәтлек һәм яңа хезмәт казанышлары телим!

Россия Минцифрлары һәм 2035 университеты «Цифрлы һөнәрләр» проекты буенча укырга җыюны игълан итә. Өстәмә ИТ-белем 50%, 75% ташламалы яки бушлай Россиянең 16 яшьтән өлкәнрәк барлык төбәкләрендә яшәүчеләргә мөмкин булды.

 

Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы (алга таба - Министрлык) агымдагы елның 5 октябреннән 12 октябренә кадәр «Дәүләт органнары һәм җирле үзидарә органнары эшеннән канәгатьлек дәрәҗәсе турында» социологик тикшеренү үткәрә. Социологик тикшеренү Министрлыкның рәсми сайтында «Эшчәнлек» бүлегендә, «Халыктан һәм бизнес вәкилләреннән сораштыру» бүлекчәсендә онлайн сораштыру үткәрү юлы белән тиешле  сәхифәдә гамәлгә ашырыла.


8
октябрь, 2022 ел
шимбә

Горький дирекциясе чикләрендә юл-транспорт һәлакәтләре санын киметүгә юнәлдерелгән профилактик эш үткәрү буенча күрелгән чараларга карамастан, әлегә хәл яхшырмый. 

 

Урманга сак караш тәрбияләү, Татарстан территориясендә урнашкан урманнарны саклау һәм яңадан торгызу проблемаларына җәмәгатьчелек игътибарын җәлеп итү максатыннан, Татарстан Урман хуҗалыгы министрлыгы 2022 елның 3-9 октябрендә "Урманны саклыйк" республика табигатьне саклау акциясе үткәрә.

Коммуналь хезмәтләрдән файдаланучыларның нинди хокуклары бар? «Кулланучылар хокукларын яклау турында» 1992 елның 07 февралендәге 2300-1 номерлы РФ Законы кулланучының күрсәтелгән хезмәтләргә (эшләргә) тиешле сыйфатка һәм яшәү, сәламәтлек, кулланучылар һәм әйләнә-тирә мохит мөлкәтенә, хезмәт күрсәтүләр (эшләр) турында мәгълүмат алуга, аларны башкару турында мәгълүмат алуга хокукларын билгели.

 

Роспотребнадзор укучыларның  белем бирү оешмасында булу дәвамында су эчү режимы тәэмин ителергә тиешлеген искәртә.

«Халыкның җәмәгать туклануын оештыруга санитар-эпидемиологик таләпләр» 2.3/2.4.3590-20 яңа санитария кагыйдәләре таләпләре нигезендә белем бирү оешмасында балалар өчен эчәргә яраклы стационар фонтанчиклар, су бирү җайланмалары урнаштыру, төргәкләнгән эчәргә яраклы су бирү яисә кайнатылган эчәргә яраклы су куллану юлы белән оештырылырга тиеш. Фонтанчик касәсе көн саен юучы һәм дезинфекцияләүче чаралар кулланып эшкәртелергә тиеш.

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International