Казанда Каенлыкта татар халык бәйрәме-Сабантуй узды. Масштаблы халык күңел ачуында гадәттәгечә буалылар да катнашты.
Иртәдән үк Каенлыкка шәһәр халкы һәм кунаклары агыла башлады. Аларны авылча эшләнгән ишегалларында каршы алдылар.
Буа-Аланга Башкортстан, Үзбәкстан, Кытай, Әрмәнстан һәм башка илләрдән кунаклар килде.
Бүген көн тәртибендә 2 комиссия: наркотикларга каршы комиссия һәм хокук бозуларны профилактикалау буенча комиссия утырышы.
«Мәк» Бөтенроссия оператив-профилактик операциясен үткәрүгә бәйле әзерлек эшләренең барышы турында Россия Эчке эшләр министрлыгының Буа районы буенча бүлеге башлыгы Ринат Хәсәнов җиткерде.
Аннан соң "Җәйге чорда балалар һәм яшүсмерләрне физик культура һәм спорт белән даими шөгыльләнүгә җәлеп итү өчен шартлар тудыру турында", "Җәйге чорда гаилә белән эш оештыру", "Буа шәһәре халыкны эш белән тәэмин итү үзәге ДКУнең" 2020 елда балигъ булмаганнар һәм өлкәннәр арасында наркоманияне профилактикалау буенча эшчәнлеге турында, "Җәйге чорда балаларны һәм яшьләрне эшкә урнаштыру турында" чыгышлар тыңланды.
Соңгы мәсьәлә актуаль булып тора. Утырышта катнашучылар студентлар һәм мәктәп укучыларының җәйге вакытта эшләргә теләвен билгеләп үттеләр. Ранис Камартдинов әлеге мәсьәләне эшләп бетерергә, мәсәлән, яшьләрне, җиләк-җимеш җыюга җәлеп итү юнәлешен карарга кушты.
Мәгълүматлар базасына республика территориясендә яшәүче кешеләр турында мәгълүмат белән 111 миллионнан артык язма керәчәк.
Татарстан халыкларының тарихи истәлеген торгызу һәм генеалогик тикшеренүләргә ярдәм итү өчен республика архив хезмәте тарафыннан «Ядкәр» («Хәтер») генеалогик проекты эшли башлады.
Мәгълүматлар базасына Татарстан территориясендә яшәүче кешеләр турында мәгълүмат белән 111 миллионнан артык язма керәчәк. Белгечләр документлар индексацияләнәчәк ди, башка архивлардан документлар алу һәм җирле халык арасында анкета үткәрү планлаштырыла.
Кайбер участокларда суның вакытлыча чикләнүе сәбәпле, шәһәрдә эчәргә яраклы су ташыла. "Буа-Водоканал" ААҖ автоцистерналары күрсәтелгән урамнарда бирелгән вакыт кыссаларында график нигезендә урнашкан.
Безнең һәрберебез коммуналь хезмәтләрне күрсәтүне туктатып тору яки чикләү белән очрашты, һәм еш кына бу көтелмәгән хәл булды. Бу белешмәлек сезгә коммуналь хезмәтләрне туктату яисә чикләү нәрсә икәнлеген һәм аның нинди тәртиптә башкарылачагын ачыкларга ярдәм итәр, дип ышанабыз.
НОРМАТИВ БАЗА
- «Кулланучылар хокукларын яклау турында»07.02.1992 ел, №2300-I РФ Законы,
- Күпфатирлы йортлардагы һәм торак йортлардагы биналарның милекчеләренә һәм файдаланучыларына коммуналь хезмәтләр күрсәтү кагыйдәләре. РФ Хөкүмәтенең 2011 елның 6 маендагы 354 номерлы карары (алга таба - кагыйдәләр).
Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 15.12.2020 ел, № 2099 карары нигезендә, кулланучыларга һәм хуҗалык итүче субъектларга сөт продукциясен идентификацияләү чаралары белән маркировкалау кагыйдәләре раслануы турында хәбәр итәбез:
2021 елның 1 июненнән маркировкалау «туңдырма» һәм «сырлар» категорияләре өчен мәҗбүри була. Бу датадан башлап сыр һәм туңдырма җитештерүчеләр системада теркәлергә һәм үз товарларын каталогта тасвирларга тиеш. Бу вакытка кодлар заказы буенча процесслар, аларны товарларга төшерү, кодлар түләү һәм әйләнешкә кертү турында хисап бирү процессы тулысынча җайга салынырга тиеш.
2021 елның 1 июленнән алдагы календарь елында табышы егерме миллион сумнан артып киткән сатучы (башкаручы, агрегат хуҗасы) кулланучыларга илкүләм түләү инструментларын кулланып исәп-хисап ясау мөмкинлеген тәэмин итәргә бурычлы. Тиешле үзгәрешләр 2021 елның 1 июленнән үз көченә керә.
Кайбер участокларда суның вакытлыча чикләнүе сәбәпле, шәһәрдә эчәргә яраклы су ташыла. "Буа-Водоканал" ААҖ автоцистерналары күрсәтелгән урамнарда бирелгән вакыт кыссаларында график нигезендә урнашкан.
Техник су ташу түбәндәге график буенча башкарыла:
МПП ЖКХ (Инженер челтәрләре) Мукачев Сергей элемтә тел. 89276773786
Вахитов урамы 17.00-17.30 «Альбина» кибете
Кыр, Җиңүнең 65 еллыгы урамы 17.30-18.00 2 МКД янында
Дала, Г.Исхакый урамнарыс 18.00-18.30
Ф.Җамалиев урамы 18.00-19.00
Кояшлы урамы 19.00- 19.30
Бакча урамы 19.30-20.00
Дуслык һәм параллель урамнар 20.00-20.30
Г.Шәрәф һәм параллель урамнар 20.30-21.00
Г.Кутуй һәм параллель урамнар 21.00-22.00
1941 елның 22 июнендә Бөек Ватан сугышы башлана. Бу дата ил тарихына язылды һәм һәр гаилә язмышлары белән тыгыз бәйләнгән.
10 меңнән артык буалы Ватан сакчылары сафына керде, 3 меңнән артык якташыбыз туган якларына әйләнеп кайта алды.
Бүген без барыбыз да шул Бөек сугышның миллионлаган корбаннары турында искә алабыз: фронттан әйләнеп кайтмаган сугышчылар, концлагерь тоткыннары, үз тормышларын корбан иткән партизаннар, блокадалы елларда ачлыктан һәм бомбалардан үлгән ленинградлылар, яндырылган авылларда яшәүчеләр, җәзаланган хәрби әсирләр турында.
Буалылар Бөек Ватан сугышында һәлак булганнар һәйкәленә чәчәкләр салдылар, бер минутлык тынлык белән сугыш корбаннарын искә алдылар.
Бөек Ватан сугышында һәлак булганнар истәлегенә үткәрелгән митингта муниципаль район башлыгы Ранис Камартдинов, Буа һәм Чүпрәле районнары хәрби комиссары, ветераннар советы рәисе Җәүһәрия Хөснетдинова, учреждение һәм оешма вәкилләре катнашты.