Көннең үзенчәлеге - Исәк авыл җирлегендә "Уйнагыз гармуннар" фестивале булды.
Иәак авылында "Уйнагыз гармуннар" икенче төбәкара фестивалендә катнашучылар да Авыл көненең кунаклары иде. Яшь һәм зурлыклары белән аерылып торган гармун һәм баян көйләре бәйрәмне милли моңнар белән бизәде.
Катнашучылар үзләренең музыка коралларында уйнау мөмкинлекләрен һәм осталыкларын күрсәттеләр.
Жюри составына ТАССРның атказанган артисты, ТРның халык артисты Миңгол Галиев, "Исәгем" җыры авторы, башкаручы, композитор Наилә Яхина, баянчы Әлфис Галиуллин һәм Айнур Моратов керде.
Исәк авыл җирлегендә Авыл көне билгеләп үтелде. Авылның иң матур почмагында урнашкан иркен мәйданда иртәдән музыка яңгырады, учакта аш-су пеште, самавар кайнады.
Бәйрәм авылдашларны, кунакларны һәм дусларын җыйды.
Бәйрәм кунакларын район башлыгы Ранис Камартдинов, Буа якташлыгы Президенты, тумышы белән Исәк авылыннан булган Ирек Закиров һәм башка кунаклар сәламләде. Бу көнне авыл тормышына һәм үсешенә үз өлешләрен кертүчеләр, аның матур традицияләрен саклаучылар аеруча билгеләп үтелде.
Бәйрәмдә традицион уеннар һәм конкурслар, шулай ук ата-бабаларыбызның оригиналь, күптән онытылган уеннарын уйнарга мөмкин иде. Балалар һәм өлкәннәр бик теләп өстәл уеннарында катнаштылар.
Бәйрәмнең һәр кунагы тәмле чәй белән сыйланды, милли ризыкларны татып карады, тәне һәм күңеле белән ял итте. Ә иң мөһиме-туганнарын һәм якыннарын күрде, чөнки авыл көне - җылы очрашулар бәйрәме.
Яшьләр көне чаралары кысаларында Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгының ютуб каналында 28 июньдә 17.45 сәгатьтә #ЖильёМолодымРТ тапшыруы турыдан-туры трансляцияләнәчәк.
Министрлык вәкилләре, экспертлар үз торакларын сатып алганда яшьләргә дәүләт ташламаларыннан ничек файдаланырга мөмкин булуы турында сөйлиячәкләр.
«Яшь гаиләләрне торак белән тәэмин итү», «Авыл территорияләрен үстерү» федераль программалары буенча торак бәясенең 30 процентыннан 80 процентына кадәр субсидияне ничек алырга?
Яшь белгечләргә фатир сатып алганда, яки үз йорты сатып алганда нинди ташламалар бар.
Гражданнарны вакытында сыйфатлы һәм ышанычлы мәгълүмат белән тәэмин итү һәм кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы (Татарстан) буенча идарәсенең Буа, Чүпрәле, Тәтеш, Апас районнарында территориаль бүлеге тарафыннан икмәк-күмәч эшләнмәләренең, кондитер продукциясенең сыйфаты һәм иминлеге һәм яраклылык вакыты буенча «кайнар линия» оештырылачак.
«Кайнар линия» 2021 елның 21 июненнән 02 июленә кадәр түбәндәге телефоннар буенча эшләячәк: 3-53-89, 3-17-04, 09.00 дән 16.00 сәгатькә кадәр.
Елның җылы вакытында икмәкнең бәрәңге авыруы белән зарарлануы еш була Башка бактерияләрдән аермалы буларак, споралар формасындагы бәрәңге авыруын китереп чыгаручы бактерияләр югары температурага (120°С га кадәр) югары түземлек күрсәтә һәм икмәк пешергәндә һәлак булмый.
Бәрәңге таякчыгы гадәттә бодай оныннан, ягъни гадәти «ак» оннан пешерелгән икмәк-күмәч эшләнмәләрендә үсә. Кислотасы югары булган арыш продукциясендә бәрәңге таякчыгы үсми диярлек, шулай ук югары рецептурлы азык эшләнмәләрендә дә, әйтик, торт һәм пирожныйларда да. Ул дымлылыгы түбән булган икмәк-күмәч эшләнмәләрендә: сушка яки сухарыйларда да булмый.
Җәй – эссе чор! Җәйге кызуда без күп күләмдә төрле сыеклыклар кулланабыз: су, чәй, морс һәм соклар.
Сок продукциясен сатып алганда нәрсәгә игътибар итәргә?
Нинди сок иң яхшысы һәм сок продукциясен ничек дөрес итеп сакларга? Сыйфатсыз сокны танырга һәм аны кулланудан баш тартырга мөмкинлек бирәчәк билгеләр турында сөйлибез.
2021 елның 15 июнендә Татарстан Республикасы Буа муниципаль районы Буа шәһәре Башкарма комитеты бинасында Татарстан Республикасы Буа муниципаль районының 2020 елга шәһәр бюджетын үтәү проекты буенча ачык тыңлаулар узды. Анда Буа шәһәр Советы депутатлары, предприятие, оешма һәм учреждениеләр, иҗтимагый оешмалар, сәяси партия вәкилләре, кызыксынган гражданнар катнашты.
Татарстан Республикасы Буа муниципаль районы Буа шәһәре бюджетының 2020 елга үтәлеше турындагы доклад белән Буа шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесе Р. Я. Галәветдинов чыгыш ясады.
Ачык тыңлауларда катнашучылар 2020 елга Буа муниципаль районы бюджеты үтәлеше турындагы хисап проектын хупладылар, аны Буа шәһәр Советының даими комиссияләренә тапшырырга, Буа шәһәр Советына 2020 елга Буа муниципаль районы бюджеты үтәлеше турындагы хисап проектын чираттагы утырышта карарга һәм аны икенче укылышта кабул итәргә тәкъдим иттеләр.
2021 елның 15 июнендә Татарстан Республикасы Буа муниципаль районы Буа шәһәре Башкарма комитеты Татарстан Республикасы Буа муниципаль районы Буа шәһәре муниципаль берәмлеге Уставына үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертү турында карар проекты буенча ачык тыңлаулар үткәрде. Анда шәһәр Советы депутатлары, предприятие, оешма һәм учреждениеләр, иҗтимагый оешмалар, «Бердәм Россия» сәяси партиясе вәкилләре, кызыксынган гражданнар катнашты.
Росреестр гражданнарга ярдәм йөзеннән «гараж амнистиясе» буенча Методик тәкъдимнәр эшләде.
2021 елның 1 сентябреннән «гараж амнистиясе » турындагы Закон үз көченә керә, ул 2026 елның 1 сентябренә кадәр дәвам итәчәк. Шуңа бәйле рәвештә Росреестр әлеге Федераль законны («Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында » № 79-ФЗ) куллану буенча гражданнар өчен методик тәкъдимнәр эшләде.
20 июньдә Медицина хезмәткәрләренә рәхмәт сүзләре яңгырады.
Район башлыгы исеменнән Буа район үзәк хастаханәсе хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре-Медицина хезмәткәре көне белән Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Фәнис Мифтахов котлады. Ул шулай ук медицина хезмәткәрләренә Ранис Рафисовичтан күчтәнәчләр тапшырды.
Котлаулар белән тортлар да бирү медхезмәткәрләренең бәйрәм көннәрен бизәү өчен матур традициягә әверелде.