Түбән Новгород шәһәрендә 2004/2005 елларда туган яшүсмерләр арасында үткәрелгән төбәкара турнирның 6 сериясенең берсе тәмамланды. « Юность» спорт мәктәбенең 2005/2006 елгы егетләр җыелма командасы тренер Ибраһимов Руслан җитәкчелегендә икенче урынны алды. Һәм киләсе турга узды.
Спорт мәктәбе администрациясе һәм тренер үсмерләрнең “ Volleyfire“ командасының ата-аналар комитетына һәрьяклы ярдәм күрсәткәне, ярышка баруны тиз һәм бик яхшы оештырганнары өчен рәхмәт белдерәләр.
«Светофорик» балалар бакчасында «Сани - Fest» чаналар бәйгесен үткәрү матур традициягә әверелде. Чаналар парады-ул үзенчәлекле һәм матур итеп бизәлгән кышкы хәрәкәт итү чарасы бәйгесе. Конкурсның төп таләбе -креатив һәм иҗат. Ата-аналар балалар белән берлектә чаналар бизәп, аларны әкияти хәрәкәт чараларына әйләндерделәр. Дефилендә 11 гаилә катнашты. Жюрига иң яхшыларны сайлап алу җиңел булмады, барлык конкурсантлар да лаеклы әзерләнгәннәр. Барлык катнашучыларга да грамоталар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.
Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең балалар җәмәгать ярдәмчесе-Егорова Карина, Татарстан Республикасы Буа муниципаль районы Ырынгы урта мәктәбенең 10 сыйныф укучысы, әлеге акцияне оештырды һәм үткәрде.
«Мин хәтерлим» акциясе барышында Бөек Ватан сугышында һәлак булганнар һәйкәленә чәчәкләр салдылар. Һәлак булганнарны бер минут тынлык белән искә алдылар. Шулай ук Бөек Ватан сугышы ветераны Тимряков Кирилл Степановичны Ватанны саклаучылар көне белән котладылар.
Буа муниципаль районында «Гармония» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе социаль педагоглары «Яшүсмер» клубы кысаларында Халыкара Туган тел көненә багышланган чираттагы дәрес үткәрделәр. Чараның максаты- рус теленә карата кызыксыну һәм мәхәббәт тәрбияләү, фикерләү эшчәнлеген активлаштыру, акыл, игътибар, хәтер, тәрбияләү, иптәшлек, үзара ярдәм, җаваплылык хисе тәрбияләү. Чара барышында белгечләр тарафыннан «Словоград буйлап сәяхәт» квест-уены үткәрелде. Бу сәяхәттә балалар 4 станциядә тукталдылар. Зирәклек проспектында, кроссвордлар паркы буйлап йөрделәр, Табышмаклар тыкрыгына керделәр, анда балалар үзләренең тапкырлыкларын күрсәтә алдылар һәм тагын бер кат рус теле буенча белемнәрен тикшерделәр. Балалар җир шарында 2000нән артык тел барлыгын, берничә кеше генә сөйләшә торган телләр һәм миллионлаган кеше сөйләшкән телләр барлыгын белделәр. Һәм алар арасында рус теле аерым урын алып тора. Рус телен ярату өчен аны белергә кирәк. Грамматикадан башка математиканы да укып булмый, дип юкка гына әйтмиләр бит.
Бүген Буада Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ленар Гарипов, район башлыгы Ранис Камартдинов, фермер хуҗалыклары башлыклары катнашында сөт һәм ит юнәлешендәге терлекчелек продукциясен җитештерүне үстерү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.
Бүгенге көндә районның авыл хуҗалыгы формированиеләрендә 23 мең башка якын эре мөгезле терлек бар, шул исәптән 6 меңнән артык сыер, 74 мең баш дуңгызлар. 2020 елда районда сөт җитештерү 33 мең тонна тәшкил итте, ит җитештерү 21 мең тоннадан артып китте. Терлекчелек продукциясен сатудан кергән табыш якынча 3 млрд. сум.
Россиядә 23 февральдә Ватанны саклаучылар көне билгеләп үтелә. Бу - үз иленең иреген, мәнфәгатьләрен һәм бәйсезлеген яклау, гражданнарның тынычлыгын саклауда намусы хезмәт иткән батыр һәм кыю кешеләр көне. Бу датаны бәйрәм итү алдыннан Буаның Мәдәни үсеш үзәгендә Ватанны саклаучылар көненә багышланган тантаналы чара узды. Залда хәрби хезмәткәрләр һәм аларның гаиләләре, хәрби хәрәкәтләрдә катнашучылар, ветераннар, шулай ук хакимият органнары һәм иҗтимагый оешмалар вәкилләре җыелды. Сәләмләү һәм котлау сүзе белән район башлыгы урынбасары Илдар Еремеев мөрәҗәгать итте. Ул хәрби хезмәткәрләргә, сугыш хәрәкәтләре ветераннарына рәхмәт белдерде, сәламәтлек һәм тынычлык теләде. Шулай ук бу истәлекле көнне 10 гаилә үзләренең туганнары һәм аларның күмелгән урыннары турында хәбәр алды. Район хәрби комиссары Радик Төхвәтуллин да буалылар һәрвакыт үз гражданлык бурычларын лаеклы үтәделәр, дип билгеләп үтте. Кичә кунаклары өчен концерт программасы әзерләнгән иде. Ватанны саклаучыларны сәхнәдән шәһәрнең иң яхшы музыкаль һәм бию коллективлары, солистлары котлады.
2021 ел башыннан Татарстан Росреестры дәүләт программалары буенча 900-дән артык ипотека теркәгән инде
Татарстанда элеккечә үк республика халкының ташламалы ипотека кредиты программасы белән кызыксынуы күзәтелә. Татарстан Росреестры тарафыннан 2021 ел башыннан 746 ташламалы ипотека теркәлгән. Әлеге программа гамәлдә булган вакытта – 2020 елның апреленнән хәзерге вакытка кадәр-барлыгы 7 444 ташламалы ипотека теркәлгән. Аларның саны буенча Казан (5342) һәм Яр Чаллы (1376) лидер булып тора. Алга таба Яшел Үзән районы (209), Әлмәт (202) һәм Лаеш (95) бара. Хөкүмәт тарафыннан расланган ташламалы ипотеканы елына 6,5 % белән 2021 елның 1 июленә кадәр алып булачак.
Шулай ук авыл ипотекасына да ихтыяҗ зур, ул авыл территорияләрендә җир кишәрлеге , беренчел һәм икенчел торак сатып алуга еллык 3% ставкасы буенча кредит бирү шартларын күздә тота. Узган ел Татарстанда 162 шундый ипотека теркәлгән, аның гамәлдә булган чорында – 1370. Шунысы игътибарга лаек, татарстанлылар ешрак авыл җирендә әзер торакны һәм беренчел торакны сатып ала. Әйтик, Татарстан Росреестры тарафыннан сату-алу килешүләре нигезендә 1244 хокук һәм өлешләп төзүдә катнашуның 143 генә килешүе теркәлгән. Республикада яшәүчеләр арасында иң кирәкле районнар – Биектау (134), Арча (119) һәм Тәтеш (85) .
18 февраль көнне Үзәк китапханәдә Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елын ачу тантанасы узды. Чарада Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Л.Н. Садретдинова, Буа шәһәрендәге Пенсия фонды идарәсе башлыгы Р.Г. Җәләлов, Буа район үзәк хастаханәсе баш табибы Р.Ә.Сәмерханов , мәдәният идарәсе башлыгы Р.Җ. Гыймранов , "Түгәрәк уен" журналының баш мөхәррире Р.А.Исмәгыйлова, "ШАЯН ТВ" балалар каналы, "Әкият" балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр һәм 2 нче лицей укучылары катнашты.
Буада РФ Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдиновның гражданнарны дистанцион кабул итүе узачак. Россия Федерациясе Дәүләт Думасының җиденче чакырылыш депутаты Гыйльметдинов Илдар Ирек улы 2021 елның 2 мартында читтән торып гражданнарны кабул итә. Белешмәләр һәм алдан язылу өчен телефоннар: 3-44-29, (986) 710-83-78
Пилмән рус ризыгы дип кабул ителә. Әйе, Себер салкыннары пилмәнне саклау өчен иң уңайлы һава торышы, шулай ук пилмән белән бәйле гореф-гадәтләрнең күбесе тумышы белән Россиядән. Тик бу легендар ризыкның килеп чыгышы өчен финнар, кытайлар һәм хәтта чилилылар көрәшә. Итальяннар да үз ватаннарында равиоли дип аталучы ризыкны язарга каршы түгел. Кыскасы, пилмәннең килеп чыгуы турында бәхәсләшергә була, әмма пилмән ярату теләсә нинди бәхәсләрне хәл итә.
Безнең шәһәрдә дә пилмәннәрне бик яраталар, сатып та алалар, үзләре дә ясыйлар. Кемнәрдер гаиләдә ясаса, кемнәрдер зур масштабта камырлы ризыкны ясый. Буалылар «өйдә ясалган пилмәннәрне» ярата. Шәһәрдә сыйфатның барлык таләпләренә җавап бирүче, сертификацияле пилмәннәрне Гүзәл Җамалетдинова и Ләлә Шәрәфутдинова ясый. 2020 елда аларның продукциясе югары бүләк –ТАССРның 100 еллыгы ел эмблемасын куллану хокукы алды. Гүзәл Җамалетдиновада 4 кеше «пилмән бөгә», алар көненә 30-35 кг пилмән ясый. Аннары алар 500 граммлы савытларга тутырылып, кибетләргә сатуга чыгарыла. "Еш кына күрше шәһәрләрдән килгән кунаклар билгеле бер көнгә заказ калдыралар, аннан кайтып алалар,» - ди Гүзәл. 15-20 кг пилмәнне көн саен Ләлә Шәрәфетдиновада да ясыйлар. «Бездә 1 кеше эшли, кирәк булса, аңа башка кызлар да булыша, әмма, нигездә, көч җитәрлек. Хәләл продукция. Без бернинди өстәмәләр дә кулланмыйбыз, барысы да табигый продуктлардан», - дип сөйләде безгә эшмәкәр. Җитештерүнең беренче көннәреннән үк Буа пилмәннәрен күрше төбәкләрдә дә рәхәтләнеп ашыйлар. Аларга Ульяновск өлкәсендә һәм Чуваш Республикасында ихтыяҗ зур.