ЯҢАЛЫКЛАР


23
гыйнвар, 2021 ел
шимбә

 Буада COVID-19дан 105 кеше прививка ясаткан.

Бу хакта Буа район  үзәк хастаханәсе баш табибы Рөстәм Сәмәрханов атналык йомгаклау киңәшмәсендә хәбәр итте. Атна дәвамында тагын 45 кеше прививка ясатачак. Киләсе атна ахырына чираттагы вакциналар китерү көтелә.

Прививка ясатырга теләүчеләр шәһәр сырхауханәсенә 3-27-88  телефоны буенча мөрәҗәгать итә алалар.

 

2021 елның 20-23 гыйнварында Республика олимпиада үзәге базасында Тормыш иминлеге нигезләре буенча мәктәп укучыларының бөтенроссия олимпиадасының төбәк этабы узды. Бу олимпиаданың призеры булып академик Р. З.Сәгъдиев исемендәге мәктәпнең 11 сыйныф укучысы Филатов Кирилл танылды (укытучысы-оештыручысы - Сысоев С. В.).Котлыйбыз һәм киләчәктә дә уңышлар телибез!

Татарстан Республикасы Сәүдә–сәнәгать палатасы СКБ Контур  компаниясе белән берлектә «Ваклап сатуда маркировкаланган кием-салым белән ничек эшләргә» темасына бушлай онлайн вебинар үткәрә, ул 2021 елның 29 гыйнварында 14:30 сәгатьтә узачак. Контур СКБ эксперты Николай Акишин ваклап сатуда маркировкалау белән эшләүнең барлык этаплары турында сөйләячәк.

Вебинарның төп мәсьәләләре:

- маркировкаланган товарны ничек кабул итәргә

- маркировкаланган товарны каталогка  ничек өстәргә

- товарлар каталогын кассага ничек тапшырырга

- маркировкаланган киемне ничек сатарга

- үз җиһазларыңның маркировкага әзерлеген ничек тикшерергә һәм яңасын ничек сайларга?

- реаль җиһазларда һәм сервисларда  ничек эшләргә,

Вебинарда катнашу өчен сылтама буенча алдан теркәлү узарга кирәк: https://events.webinar.ru/11289969/7829271

 

6 февральдә Мамадышта «SunnyФест» Бөтенроссия фестивале — креатив чаналар һәм аларга тиз арада төшү фестивале узачак.

Анда балигъ булганнар гына катнаша ала. Оештыручылар чаналарның кызыклы конструкторлык идеясен, креатив экипировкасын, чаналарны финиш билгесенә кадәр төшү ераклыгын һәм төшү алдыннан  чана экипажының сәнгати оста итеп үзләрен тәкъдим итүләрен исәпкә алачак. Конкурсның приз фонды 150 мең сум тәшкил итә. Җиңүчеләрне компетентлы жюри һәм тамашачылар тавыш биреп билгелиячәк.

Чарада шулай ук халык һөнәрчелеге күргәзмәсен карарга, төрле мастер-классларда катнашырга һәм районның авыл хуҗалыгы продукциясен сатып алырга мөмкин булачак. Тулырак программа чараның сайтында урнаштырылган. Шунда ук катнашу өчен гариза бирергә һәм чараны уздыру урынына кадәр ничек узарга мөмкин икәнлекне дә белергә була. Командалар өчен гаризалар 1 февральгә кадәр кабул ителә.


22
гыйнвар, 2021 ел
җомга

"Буа муниципаль районының Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм идарәсе" МКУ башлыгы вазифаларын башкаручы итеп Ирина Викторовна Иванова билгеләнде, ул элек "Арктика"урта мәктәбе директоры урынбасары вазыйфасын башкарган иде. Котлыйбыз! Яңа вазыйфада уңышлар телибез!

    Буа муниципаль районының «Гармония» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе хезмәткәрләре Буа үзәк район хастаханәсенә 65 һәм аннан өлкәнрәк яшьтәге гражданнарны хастаханәгә  илтү эшен дәвам итәләр. Көн саен расланган график буенча махсус автотранспорт өлкәннәрне диспансерлаштыруга китерә. Әлеге  хезмәт «Демография» милли проектына кергән «Өлкән буын» төбәк проекты кысаларында күрсәтелә. Аның күрсәткечләренең берсе-эшкә яраклы яшьтәге гражданнарны, диспансерлаштыруны да кертеп, профилактик тикшерүләр белән колачлау.

     Диспансерлаштыру һәм өстәмә скрининглар өлкән буынның гомер озынлыгын арттыруга, актив озын гомерле булуны тәэмин итүгә юнәлдерелгән. Әлеге эш социаль яклау хезмәткәрләренең һәм сәламәтлек саклауның ведомствоара бәйләнешенә корылган. 

  

Чарада район башлыгы Ранис Камартдинов, Буа шәһәр прокуроры урынбасары юстиция киңәшчесе Татьяна Хаҗова, Буа шәһәр суды судьясы Павел Романчук, Россия Эчке эшләр министрлыгының Буа районы буенча бүлеге җитәкчесе һәм чакырылганнар катнашты.

Төп доклад белән эчке эшләр министрлыгының район бүлеге башлыгы Ренат Хәсәнов чыгыш ясады. Территориаль эчке эшләр органнары эшенең нәтиҗәлелегенең төп күрсәткечләре буенча Буа бүлеге 2 нче урынны алды. Әмма омтылырлык нәрсәләр бар әле.

Район башлыгы бүлек хезмәткәрләрен югары күрсәткечләр белән котлады һәм зур күләмле чаралар вакытында, Яңа ел бәйрәмнәре чорында нәтиҗәле эш алып барылуын, шулай ук пандемия башланганнан бирле башкарыла торган эшнең мөһимлеген билгеләп үтте.

 «Җинаятьчелеккә каршы көрәш белән беррәттән, сез битлекләрне мәҗбүри йөртү кагыйдәләрен үтәүне һәм илдә гамәлдә булган башка рекомендацияләрне үтәүне тәэмин итәсез. Бүген Буа эчке эшләр бүлегенә һәм барлык шәхси составка җиңел булмаган хезмәтләре, җәмәгать куркынычсызлыгын тәэмин итү, хокук тәртибен ныгыту һәм җинаятьчелеккә каршы көрәш мәсьәләләрендә конструктив хезмәттәшлек өчен рәхмәт белдерәсем килә. Ышанам ки, район халкы сезнең эш нәтиҗәләрен күрә һәм бәяли» - дип билгеләп үтте үз чыгышында Ранис Рафис улы.

Чара хезмәткәрләргә Рәхмәт хатлары тапшыру һәм хезмәт вазыйфаларын намус белән башкарганнары өчен рәхмәт белдерү белән тәмамланды

 

Күп кар яву нәтиҗәсендә территорияләрен кардан чистартуда ярдәм кирәкле гражданнар категорияләре бар. Авыл һәм шәһәр мәктәпләре волонтерлары өлкән яшьтәге һәм ялгыз яшәүче гражданнарга ишегалларын һәм йорт яны участокларын кардан чистартырга булышалар. Шулай итеп, Тормыш иминлеге нигезләре укытучысы Гиззатуллин Ф.К. җитәкчелегендә 5нче гимназиянең 8а сыйныф укучыларының хезмәт десанты Хезмәт ветераны Валерий Владимировта булдылар. Балалар аңа ишегалдыннан карны җыештырырга булыштылар. Гимназиянең параллель 8б сыйныф укучылары Мансур Вәли улы Дышинга адреслы волонтерлык ярдәме күрсәттеләр. Пенсионер үзе генә яши һәм мондый күләмдә кар чистарту аңа бик авыр булачак иде. Өлкәннәргә "Форпост" үзәге активистлары да даими ярдәм күрсәтә. Бу көннәрдә алар Бөек Ватан сугышы ветераны Михаил Дмитриевич Панцыревның  ишегалларын кардан чистарттылар. Ветеран балаларга рәхмәт белдерде һәм алар белән бик теләп  аралашты. Мондый хезмәт  чаралар яшүсмерләрдә  яхшы хисләр тәрбияли, ә өлкәннәр исә үзләренә карата кайгыртучанлыкны һәм игътибарны тоя.

2021 елның гыйнварыннан ел саен үткәрелә торган декларация кампаниясе старт алды, аның барышында гражданнар 2020 елда алынган керемнәр турында хисап тотарга тиеш..

Физик затлар кеременә салымны мөстәкыйль исәпләргә һәм 3-НДФЛ формасы буенча декларацияне тапшырырга кирәк, әгәр 2020 елда, әйтик, милектә минималь вакыттан кимрәк булган автомобиль яки күчемсез милек сатылган, милекне арендага бирүдән яки физик затларга хезмәт күрсәтүдән керем алынган, күчемсез милеккә яки транспорт чарасы якын туганнарыннан булмаган килеш кабул ителгән булса. Хәзерге вакытта биләүнең минималь вакыты 5 ел тәшкил итә, ә кайбер очракларда 3 ел, мәсәлән, гаилә әгъзасыннан яки якын туганнан мирас алу, хосусыйлаштыру, иждивение яки бердәнбер торак бирү нәтиҗәсендә алынган мөлкәтне сатканда. Автомобильне сатканда минималь биләү вакыты 3 ел тәшкил итә.

Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы Буа шәһәрендәге идарәсе (районара) Россия Хезмәт министрлыгының  2020 елның 29 декабрендәге 14-2/10/В-12869 номерлы  хаты нигезендә, 2021 елның 1 гыйнварыннан соң хезмәт кенәгәсен алып бару ысулын сайлау турында гражданнар тарафыннан гариза бирү тәртибенә бәйле мәсьәләләр буенча мөрәҗәгать иткән позициясе нигезендә, дип хәбәр итә:

 «Россия Федерациясе Хезмәт кодексына электрон рәвештә хезмәт эшчәнлеге турында белешмәләрне формалаштыру өлешендә үзгәрешләр кертү хакында» 2019 елның 16 декабрендәге 439-ФЗ номерлы Федераль законның 2 статьясындагы 2 өлеше нигезендә (алга таба - 439-ФЗ номерлы Федераль закон) һәр хезмәткәр 2020 елның 31 декабренә кадәр, Россия Федерациясе Хезмәт кодексының 66 статьясы (алга таба - Кодекс) нигезендә, эш бирүчегә хезмәт кенәгәсен алып баруны дәвам итү турында язма гариза бирә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International