Татарстанда күчемсез милек базарында активлык, яңа коронавирус инфекция таралу белән бәйле хәлгә карамастан, сизелерлек артты. Шулай итеп, Татарстан Росреестры мәгълүматлары буенча 2020 елның 9 ае эчендә төбәктә сату-алу шартнамәләре нигезендә, 100 мең тирәсе хокуклар теркәлгән. Бу үткән ел белән чагыштырганда 20%ка күбрәк.
Күчемсез милек объектлары төрләре буенча киселештә агымдагы елда торак урыннарга 52 меңнән артык хокук теркәлгән, 36 меңгә якын - җир кишәрлекләренә һәм 9 меңнән аз гына артык торак булмаган биналарга.
"Быел күчемсез милек базарында иң зур активлык соңгы өч айда теркәлә. Июль-сентябрь айларында Татарстан Росреестры тарафыннан ай саен 15-16 мең килешү теркәлде! Узган ел шул ук айларда 9-9,5 мең килешү булган, - дип шәрехли Росреестрның Татарстан Республикасы буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары вазифаларын башкаручы Лилия Борһанова. Шулай итеп, пандемиягә карамыйча, июль-сентябрьдә үсеш якынча 60% тәшкил итте ".
Шул ук вакытта Казанда 2020 елның 9 аенда сату-алу шартнамәләре нигезендә теркәлгән хокукларның гомуми саны 34 815 тәшкил иткән. Шуларның 56%ы - торак биналарына, 28%ы - җир кишәрлекләренә һәм 12%ы - торак булмаган биналарга. Килешүләр саны буенча рекордлы сентябрь булды, ул вакытта 6 253 килешү теркәлгән иде.
Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт тарафыннан гражданнарны үз вакытында сыйфатлы һәм дөрес мәгълүмат белән тәэмин итү максатында, җиләк-җимеш продукциясенең сыйфаты һәм иминлеге мәсьәләләре һәм яраклылык сроклары буенча “кайнар линия” оештырылды. Барлык кызыксындырган сораулар буенча Сез 8 800 555 49 43 номеры буенча шалтырата аласыз.
Шундый ук “Кайнар линия” Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор идарәсенең (Татарстан) территориаль бүлеге тарафыннан Буа, Чүпрәле, Тәтеш, Апас районнарында 84374) 3-52-89 телефоны буенча уздырыла.
«Кайнар линия» 2020 елның 26 октябреннән 09 ноябренә кадәр эшлиячәк
Мобиль төркемнәр буалыларның битлек режимын саклауны тикшерүләрен дәвам итәләр. Бүген алар тарафыннан 20 объект тикшерелде. Буа муниципаль районында битлек режимын, шулай ук яңа коронавирус инфекциясе таралуны профилактикалауның башка чараларын үтәү 5 мобиль төркем тарафыннан контрольдә тотыла, алар көн саен «битлексезләрне» ачыклау максатыннан рейдларга чыга. Исегезгә төшерәбез, Татарстан Республикасында COVID-19 таралуны кисәтү максатыннан битлек режим озайтылды. Бу уңайдан буалыларны Роспотребнадзор рекомендацияләренә игътибар итергә һәм җәмәгать урыннарында битлек режимын сакларга өндибез. Үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз!
Һава торышы аяз торганда, аграрчылар мөмкин кадәр күбрәк мәйданны җыеп алырга тырышалар.
Быелгы уңыш мул булыр дип көтелә. Район буенча һәр гектардан 380 центнер уңыш чыгар , ә чөгендернең шикәрлелеге 18 процент булыр дип фаразлыйлар. Яхшы уңыш- югары табыш вәгъдә итә. Быел шикәрнең бәясен узган елгыдан кыйммәтрәк булуын исәпкә алсак, яхшы ук табыш турында да уйларга була.
Бүгенге көндә район механизаторларына 600 гектардан шикәр чөгендерен җыясы калды. Кыр кагатларына 90 мең тоннага якын татлы тамыр чыгарылган.
Россия Эчке эшләр министрлыгының Татарстан Республикасы Буа районы буенча бүлегенең полиция участок уполномоченные полиция өлкән лейтенанты Раил Камалов Россия Эчке эшләр министрлыгының «Халык участковые - 2020» конкурсының төбәк этабында 4 меңнән артык тавыш җыеп, алдынгы урынны алды. Исегезгә төшерәбез, тавыш бирүнең икенче туры 7 октябрьдән 16 октябрьгә кадәр узды.
Шулай итеп, Раил Камалов 1-10 ноябрьдә "Комсомольская правда"нәшрият йорты порталында онлайн-тавыш бирү формасында узачак конкурсның финал стадиясендә Татарстан Республикасын тәкъдим итәчәк.
Авыл ипотекасы» программасының яңалыклары турында Россельхозбанкның Буа шәһәрендәге 3349/67/02 номерлы өстәмә офисы идарәчесе Резедә Хәйруллина аңлата.
-Программаныж максатлары нинди?
- Авыл ипотекасы РФ Хөкүмәтенең 31.05.2009 елдагы 696 номерлы «Авыл территорияләрен комплекслы үстерү» карары кысаларында тормышка ашырыла. Максатларның берсе-Россия Федерациясе халкының гомуми санында 2025 елда кимендә 25,3% күләмендә авыл халкының өлешен саклап калу. Сүз уңаеннан, Татарстанда авыл халкының өлеше тәэмин ителгән-23,1% (2010 елда халык санын алу күрсәткечләре буенча).
19 октябрьдән башлап, коронавирус инфекциясе таралуны кисәтү максатыннан, бер айга Буа өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йорты үзизоляция режимына күчте. 20 хезмәткәр учреждениенең 120 даими яшәүче белән бергә яшиячәк. Интернат-йортның өзлексез эшләвен тәэмин итү өчен җирле үзидарә органнары тарафынн анашамлыкларны, шул исәптән сөт продукциясен һәм икмәк-күмәч әйберләрен элемтәсез китерү мәсьәләләре, шулай ук ритуаль хезмәтләр күрсәтү мәсьәләләре каралды. Коронавирус таралу белән бәйле вәзгыятьтә аеруча куркыныч астына, барыннан да элек, 65 яшьтән өлкәнрәкләр эләгә. Шулай итеп, коронавирус пандемиясенең яңадан көчәюе чорында өлкән яшьтәге кешеләр аеруча сакланырга тиеш, өстәвенә, аларда үлем куркынычын арттырган хроник авырулар да булса. Бу риск төркеменә керүче кешеләр массакүләм чараларда катнашмаска, бер сүз белән әйткәндә, халык күпләп була торган урыннарда булмаска тиешләр. - Коронавирусның яңа дулкыны таралуга бәйле килеп туган хәл гадәти тормыш рәвешен үзгәртте,-ди интернат - йорт директоры Рәзинә Хисаметдинова, - тик ул безне, битараф булмаган кешеләрне берләштерде һәм иң яхшы сыйфатларыбызны күрсәтте.
«Бердәм салым түләве» ЕНП
Физик затларга онлайн режимда салымнарны җиңел һәм тиз түләргә мөмкинлек бирә торган ЭЛЕКТРОН ЯНЧЫК аналогы булып тора:
· Физик затлар милкенә салым
· Җир салымы
· Транспорт салымы
· салым агенты тотып кала алмаган НДФЛ
ЕНП АША АКЧАЛАРНЫ САЛЫМ ТҮЛӘҮГӘ НИЧЕК КЕРТЕРГӘ?
Яңа коронавирус йогышы таралу куркынычын саклау шартларында Роспотребнадзор искә төшерә: чиста куллар өлкәннәр өчен дә, балалар өчен дә сәламәтлекнең нигезе. Кулларыгызны юу шарты булмаганда, тире антисептиклары куллану максатка ярашлы.
Тире антисептигы – кулларны эшкәртү өчен билгеләнгән заманча дезинфекция чарасы. Куллану гадилеге һәм төрле формаларын чыгару аларны бик популяр һәм кирәкле ясады, бигрәк тә коронавирус инфекциясе пандемиясе чорында. Нинди сыеклык алырга дигән сайлау моментында антисептикның йогынты спектрына, составындагы спиртка игътибар итергә, шулай ук аны күпме вакыт һәм күпме күләмдә кулланырга кирәклеген аңлау өчен инструкцияне өйрәнергә кирәк.
«2015-2023 елларга Татарстан Республикасының коррупциягә каршы сәясәтен гамәлгә ашыру» дәүләт программасын гамәлгә ашыру кысаларында, Татарстан Республикасы Социаль-икътисадый мониторинг комитеты Татарстан Республикасында коррупция турындагы халык фикерен өйрәнү буенча тикшеренүләр үткәрә.
Безгә Сезнең Буа муниципаль районында, тулаем республикада коррупция белән бәйле хәлләрнең торышы турында шәхси фикерегезне белү мөһим. Бу дәүләт органнарының җәмәгатьчелек фикерен исәпкә алып, коррупциягә каршы торуга юнәлтелгән эшне яхшыртырга ярдәм итәчәк.
Сораштырулар аноним рәвештә һәм агымдагы елның 19 октябреннән 1 ноябренә кадәр онлайн-режимда уза. Тутыру өчен электрон анкета «Эшчәнлек» бүлегендә, «Социологик сораштыру: Татарстан Республикасында коррупция турында халык фикерен өйрәнү» бүлекчәсендә урнаштырылган. https://monitoring.tatarstan.ru/izuchenie-mneniya-naseleniya-o-bitovoy-korruptsii-.htm.
Барлык алынган мәгълүматлар гомумиләштерелгән формада гына кулланылачак.