ЯҢАЛЫКЛАР


28
сентябрь, 2020 ел
дүшәмбе

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы хәбәр итүенчә, «Хезмәт җитештерүчәнлеге өлкәсендә федераль компетенцияләр үзәге» автономияле коммерциягә карамаган оешма          (АНО) KPMG халыкара консалтинг компаниясе һәм Сөт җитештерүчеләрнең илкүләм берлеге (Союзмолоко) белән берлектә  Россия Федерациясендә җитештерүчәнлекнең IT-платформасы мәйданчыгында  «Россиянең сөтчелек тармагын үстерү векторы: нәтиҗәлелеккә курс» дигән тармак онлайн-конференциясен оештыралар.

Конференциядә эшчәнлекнең түбәндәге юнәлешләре буенча профильле предприятиеләр катнаша ала: сөт продукциясе, сөт һәм туңдырма җитештерү, сөтле мөгезле эре терлек үрчетү, катнаш авыл хуҗалыгы һәм терлекчелек өлкәсендә хезмәт күрсәтү.

2012 елның 29 июнендәге 97-ФЗ номерлы Федераль закон нигезендә 2021 елның 1 гыйнварыннан вакытлыча керемгә (ЕНВД) бердәм салым рәвешендә махсус салым режимы гамәлдән чыгарыла.

    Исегезгә төшерәбез, 2020 елдан ЕНВД куллана ала торган кешеләр исемлеге, әлеге режимны куллану өчен өстәмә шартлар кертелү белән бәйле рәвештә, кимегән.  ЕНВДны 2020 елның 1 гыйнварыннан башлап, мәҗбүри маркировкаланырга тиешле товарлар, натураль мех эшләнмәләре, аяк киеме товарлары һәм дару препаратлары сатучы оешмалар һәм шәхси эшмәкәрләр кулланырга хокуклы түгел.

      2021 елның 1 гыйнварыннан ЕНВД гамәлдән чыгарылган барлык салым түләүчеләргә, Россия Федерациясе субъектына һәм эшчәнлек төренә бәйсез рәвештә, кагылачак. Шул ук вакытта, ЕНВД салым түләүчесе сыйфатында салым исәбеннән төшерү турында гариза бирергә кирәкми, - исәптән төшерү автомат рәвештә башкарылачак.

     ЕНВД бетерелгәннән соң оешмалар һәм шәхси эшмәкәрләр салым салуның гадиләштерелгән системасына, ә шәхси эшмәкәрләр - салым салуның патент системасына яки һөнәри керемгә салым түләүгә күчәргә хокуклы.

     Әгәр салым түләүчеләр ел ахырына кадәр яңа салым режимын мөстәкыйль сайламасалар, алар автомат рәвештә Салым салуның гомуми режимына күчереләчәк.

     Россия Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе салым түләүчеләргә салым салуның башка режимын сайлауны  алдан билгеләргә тәкъдим итә.

2020 елда план буенча ремонт эшләренең расланган графигы нигезендә, Буа шәһәрендә 26 октябрьдә 9:00 сәгатьтән 15:00 сәгатькә кадәр Татарстан Республикасы радиотелевизион тапшыру үзәге филиалы объектларында, аналог һәм цифрлы телерадиотапшырулар программаларын өзеп, планлы ремонт-профилактика эшләре үткәреләчәк.

ИИС - бу кыйммәтле кәгазьләр белән операцияләр өчен аерым счет, ул салым тотып калынуны яки инвестицияләрдән керемнәргә ташламалы салым салу хокукы бирә.

01.08.2020 елга Россия Федерациясендә 2537 мең шәхси инвестиция счеты ачылды, Татарстан Республикасы әлеге күрсәткеч буенча тулаем Россия буенча 7 урында тора. Ел башыннан ачык шәхси инвестиция счетлары санының артуы күзәтелә.

Тулырак мәгълүмат– безнең фотоҗыелмада.

Үзәк базар территориясендә авыл хуҗалыгы ярминкәсе узды. Буалылар өчен Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының тәкъдим ителгән бәяләре буенча авыл хуҗалыгы продукциясе белән тутырылган өстәлләр җәелде. Ассортиментка районның авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләренең продукциясе, шулай ук "Зеленодольск сөт комбинаты" АҖ Буа филиалы, Шикәр заводы, Карлинский сәүдә йорты, Буа икмәк заводы һәм Буа районы кулланучылар җәмгыятьләре товарлары куелды.

Ярминкәнең музыкаль бизәлешен  район Мәдәният идарәсе  оештырды. Сатып алучылар өчен концерт программасы куелды.

 

Буада өлкәннәр декадасына багышланган чаралар башланды. Шуларның берсе - Өлкәннәр көне уңаеннан пенсионерларга он тарату. Аны бюджет оешмалары, ликвидацияләнгән предприятиеләр пенсионерлары һәм башка төбәкләрдән килеп урнашкан өлкәннәр алачак.

     Барлыгы 3119 кешегә 10 ар килограммлы капчыклы он тапшырылачак.

 

Агач утырту көнендә "Алёнушка", "Солнышко" балалар бакчасы, "КСЮИ", "Россельхозбанк", "Буа водоканалы", “Шикәр заводы", Мәдәният идарәсе, Буа элеваторы, почта хезмәткәрләре, Сахарник" бакчачылык ширкәте катнашты. 1350 нарат үсентесе, 40 чыршы, 80 кәстәнә агачлары  утыртылды. Акциядә Арефьев, Совет, Кыр урамнары, Мәдәният скверы, Төзелеш, Космовский, Р.Люксембург, Вахитов урамнары колачланды.


26
сентябрь, 2020 ел
шимбә

Бүген Буа муниципаль районы делегациясе "БЕРДӘМ  РОССИЯ" партиясе Татарстан төбәк бүлегенең XXXII конференциясенең икенче этабында катнаша.

Утырышның көн тәртибендә: 2020 елда сайлау кампаниясенә йомгак ясау һәм төбәк сәяси советы составын ротацияләү.

Авылның 350 еллык юбилеена багышланган бәйрәм мәктәп янындагы мәйданчыкта узды. Ул авыл халкын гына түгел, ә илебезнең төрле почмакларында яшәүче, чыгышлары белән шушы авыл кешеләрен дә җыйды. Кунаклар күп иде. Авыл җирлеге башлыгы Гөлия Шакирова бу бәйрәмне оештыручы һәм инициаторы-Казаннан Рәүф Ибраһимовка, спонсорларга, чарада катнашучыларның барысына да рәхмәт белдерде. Котлаулар да күп булды. Районның үзешчән сәнгать осталары очрашуны  җырлар белән алып бардылар. Барысын да  кайнар пылау, чәй - коймак һәм бәлешләр белән сыйладылар.

Шунда ук Марс Алиев җитәкчелегендә нәшер ителгән «Киям Абрамов. От рабочего до Председателя Совнаркома» китабын тәкъдир итү булды. Бу авылдан чыккан  авыр  язмышлы Абрамов турындагы китапны язуда аның оныклары  Рафыйк һәм Булат Стрельцовлар да катнашты.

 

Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы Буа шәһәрендәге идарәсе (районара) хәбәр итә, 2020 елның 1 октябреннән пенсияләр һәм социаль түләүләр «Мир» түләү системасы карталарына күчереләчәк.

Федераль закон белән расланган «Мир» яңа түләү системасына күчү чоры 2017 елдан башланды.

1 октябрьгә пенсия алучы барлык пенсионерларга  иске картаны  «Мир»  картасына алыштырырга кирәк. Моның өчен кредит учреждениесенә вакытында мөрәҗәгать итәргә һәм карта чыгаруга гариза язарга кирәк булачак.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International