1 октябрьдән Өлкәннәр декадасы старт ала. Акция чараларының бер өлеше сентябрьдә үк башланды.
Быел ункөнлек үзгәргән форматта уза: массакүләм чаралар һәм концерт программалары булмаячак. Чикләүләр кертелүгә карамастан, ветераннар һәм пенсионерлар белән системалы эш дәвам итә.
Шулай итеп, башка төбәкләрдән килеп урнашкан, бюджет оешмаларыннан лаеклы ялга киткән, бетерелгән оешмалар пенсионерларына һәм 70 яшен тутыручы юбилярларга, он пакетлары, азык-төлек җыелмаларын тапшыру дәвам итә
1 декабрьгә кадәр гражданнарга түләргә кирәк:
· физик затлар мөлкәтенә салым
· җир салымы
· транспорт салымы
· салым агенты тарафыннан тотып калынмаган физик затлар салымына керем.
Салым түләү теркәү органнарыннан (Росреестр, ЮХИДИ, ГИМС һ.б.) кергән мәгълүматлардан, шулай ук физик затларның керемнәре турында 2-НДФЛ формасы буенча белешмәләр нигезендә башкарыла.
Кулланучы-эшкуарлык эшчәнлеген гамәлгә ашыруга бәйле булмаган шәхси, гаилә, йорт һәм башка ихтыяҗлар өчен генә товарлар (эшләр, хезмәт күрсәтүләр) сатып алу яки сатып алу нияте булган яисә заказ бирүче граждан.
Безнең кулланучылар буларак хокукларыбыз җитештерүче (сатучы) мөнәсәбәтләре белән барлык өлкәләрне дә колачлый. Күп санлы закон статьяларын, сүзләрен, төзәтмәләрен һәм кушымталарын белеп бетерү мөмкин түгел. Әмма һәр граждан үзенең төп хокукларын белергә, бәхәсле хәлләрдә үз-үзен тота белергә, якларга, үз хокукларын кысрыклауны тоймаска һәм клиентының мәнфәгатьләрен үтәмәүче намуссыз сатучының басымына бирешмәскә тиеш.
Кулланучының барлык төп хокуклары һәм бурычлары «Кулланучылар хокукларын яклау турында» 07.02.1992 ел, № 2300-1 Россия Федерациясе Законында (алга таба–Закон) күрсәтелгән. Кулланучы хокукларына карата биш төп нигезләмәне аерып алырга мөмкин:
Бүген, 29 сентябрьдә, “Бердәм Россия” партиясенең Буа җирле бүлеге хезмәткәрләре, “Яшь гвардия” яшьләр мәктәбе белән берлектә Ветераннар советын Өлкәннәр көне белән котладылар һәм аларга азык-төлек пакетлары тапшырдылар.
Ветераннар советына изге сүзләр һәм котлаулар белән Партиянең җирле бүлекчәсе баш белгече Гөлнара Хмельницкая мөрәҗәгать итте, ныклы сәламәтлек, рух күтәренкелеге, актив озын гомер, гаилә җылысы һәм иминлек теләде.
Ветераннар котлаулардан канәгать калдылар һәм рәхмәтләрен җиткерделәр.
Буа муниципаль районында Халыкара Өлкәннәр көненә багышланган чаралар дәвам итә. Быел үзенең 70 еллыгын билгеләп үтүче район юбилярларына азык-төлек җыелмалары тапшырыла башлады. Бүгенге көнгә безнең хөрмәтле юбилярларыбыз саны 438 кеше тәшкил итә. Аларны чын күңелдән юбилейлары һәм Өлкәннәр көне белән котлыйбыз.
2020 елның 01 октябрендә 15.00 сәгатьтән 16:00 сәгатькә кадәр Буа шәһәре, Ленин урамы, 52 адресы буенча урнашкан “Бердәм Россия” партиясенең Буа җирле бүлекчәсе җәмәгать кабул итү бүлмәсендә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Шакир Шәяхмәт улы Яһудин тарафыннан гражданнарны шәхси кабул итү була.
Белешмәләр һәм алдан язылу өчен телефон: 3-44-29.
Урманны саклау - безнең төп бурыч. Буа шәһәренең "Алтынчәч" балалар бакчасы коллективы да шулай дип саный. Алар "Чиста урман" акциясендә актив катнашты. Әлеге акциянең максаты экологик чиста һәм имин мохитне саклап калу. Коллектив хезмәткәрләре урман территориясен чүп-чардан чистартты. Җыелган чүп-чар махсус җиһазландырылган мәйданчыкка чыгарылды.
"Яр буе зоналарының чисталыгы - ул безнең сәламәт киләчәгебез һәм урман халкының иминлеге", - дип саныйлар балалар бакчасы хезмәткәрләре.
Күчемсез милек объектының кадастр бәясе дөрес билгеләнмәгән дип санасагыз, аны яңадан карау өчен кая һәм нинди нигездә мөрәҗәгать итәргә, нинди документлар кирәк булачагын, шулай ук кадастр бәясен билгеләү өлкәсендәге соңгы закон үзгәрешләре турында белергә теләсәгез, 30 сентябрьдә 8 сәгатьтән 12 сәгатькә кадәр (843)255-25-71 номеры буенча мөрәҗәгать итегез.
Шалтыратыгыз һәм сорауларыгызны бирегез!
26 сентябрьдә Ульяновск өлкәсендә укучылар арасында Сенгилеев районы беренчелегенә мини-лапта ярышлары узды.
Адав-Толымбай урта мәктәбенең малайлар командасы 1 урынны, кызлар командасы 2 урынны алды. Тренер М.И. Вәлиуллинны һәм балаларны җиңүләре белән котлыйбыз. Киләчәктә дә яңа үрләр телибез!
* Лапта – туп һәм бита белән уйнала торган рус халык уены.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы хәбәр итә, 29 сентябрьдә 10:00 сәгатьтә «Агрополия» онлайн мәктәбе кысаларында икенче дәрес узачак. Чираттагы дәрес барышында "Лин Вектор" компанияләр төркемен үстерү буенча директор Наталья Чупина һәм тренер-консультант Виктор Сорокин сак җитештерү элементлары һәм авыл хуҗалыгы тармагында үзгәрешләрне гамәлгә ашыруның гамәли кейслары белән курс үткәрәчәк.
Семинарда Сакчыл җитештерү, кыйммәтләр һәм югалтулар концепциясе, авыл хуҗалыгы тармагында сакчыл җитештерү ысулларын һәм инструментларын куллану нәтиҗәләре, авыл хуҗалыгы тармагында югалтулар мисаллары каралачак.