Буа шәһәренең Көнбатыш бистәсендә "Әбү Хәнифә" исемле яңа агач мәчет ачылды. Бу шәһәрдәге 8 нче мәчет. Төзелеш 2018 елның маенда башланды, ә бүген район башлыгы Ранис Камартдинов мөселманнарны ачылу белән котлады.
"Без бу нигезгә беренче ташны бергә салдык һәм бүген тантаналы рәвештә "Әбү Хәнифә" мәчетен ачабыз. Төзелешкә үз өлешен керткән һәркемгә рәхмәт белдерәсебез килә. Бу мәчет өлкән яшьтәге кешеләр белән беррәтән яшьләр дә йөри торган игелекле һәм изгелекле урынынга әйләнсен".
Тантанада кунаклар күп иде һәркайсы яңа мәчеткә бүләкләр белән килделәр. Рөстәм хәзрәт Вәлиуллин "Әбү Хәнифә" мәчет имамы Шамил Вәлиуллинга 50 еллык Коръән китабын тапшырды. Дин әһелләре сүзләренә караганда, бу китапны күп еллар элек бу мәчетнең имамы Хәлирахман ага (мәчетнең имамы Шамил Вәлиуллинның бабасы) Татарстан мөфтиенең беренче урынбасары Рөстәм Вәлиуллинның бабасына бүләк иткән. Рөстәм хәзрәт бу кадерле истәлекне мәчеткә алып килде. Ул буалыларны әлеге истәлекле вакыйга белән котлады һәм бистәдә яшәүчеләрне мәчеткә йөрергә чакырды.
Бүген Буа муниципаль районы Башкарма комитетының утырышлар залында коррупциягә каршы көрәш буенча эшне координацияләү комиссиясенең чираттагы утырышы узды. Чара Буа муниципаль районы башлыгы Ранис Рафис улы Камартдинов рәислегендә узды. Утырышта Буа шәһәр прокуроры, комиссия әгъзалары һәм чыгыш ясаучылар катнашты. Авыл җирлекләре башлыклары ZOОM аша утырышка кушылды.
Буа шәһәр прокуроры Марс Фаткуллин катнашучыларга 2020 елның беренче яртыеллыгында Буа шәһәр прокуратурасы тарафыннан ачыкланган коррупция характерындагы хокук бозулар турында сөйләде.
Хезмәткәрләр урман полосасын чүп-чардан чистарттылар. Эш бик тиз һәм күңелле барды, ә урман полосасы территориясе күпкә чистарак булып калды!
Бу акция чиста һәм куркынычсыз экологик тирәлекне саклауга юнәлтелгән.
Чөнки әйләнә-тирә табигатьне саклау безнең мәнфәгатьләрдә һәм көчебездә. Барыбызга да яраткан шәһәребезне, аның тирә-ягын чиста тотасы, чиста итеп күрәсе килә.
Буа районы «Гармония» халыкны социаль тәэмин итү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге психологлары Җамалетдинова Д.В. һәм Шакирова С. В. Ырынгы урта гомуми белем бирү мәктәбенең алтынчы һәм җиденче сыйныф укучылары белән «Терроризм – җәмгыятькә янау» дигән темага төркемле дәрес үткәрделәр.
Чараның максаты-укучыларны теракт янаганда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре белән таныштыру.
Яшүсмерләргә " Хәтер дәресе. Без сине искә алабыз, Беслан" видеоролие күрсәтелде. Укучылар «Теракт янаганда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре» уенында актив катнаштылар. Җиңүчегә грамота тапшырылды. Соңыннан чарада катнашучылар теракт корбаннары истәлегенә шәмнәр кабыздылар.
Мондый чаралар үсеп килүче буында гадәттән тыш хәлләр килеп туганда куркынычсызлык нигезләрен белүне камилләштерергә, җәмәгать аңын һәм гражданлык позициясен формалаштырырга ярдәм итә.
Якшәмбе, 27 сентябрьдә, иртәнге сәгать 7дә Үзәк базар территориясендә авыл хуҗалыгы ярминкәсе узачак. Буалылар авыл хуҗалыгы продукциясен Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының тәкъдим ителгән бәяләреннән сатып ала алачаклар. Районның авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүчеләренең продукциясе ассортиментында, шулай ук Шикәр заводы, "Карлинский " сәүдә йорты, " Зеленодольск сөт комбинаты " АҖ продукциясе булачак, Буа икмәк заводы һәм Буа районы кулланучылар җәмгыяте дә үз продукциясен тәкъдим итәчәк.
Район мәдәният идарәсе концерт программасы күрсәтәчәк.
Сезне Буа ш., Колхоз ур., 43 адресы буенча көтәбез.
Хөрмәтле ата-аналар!
Сезгә Буа муниципаль районының өстәмә белем бирү учреждениеләре күрсәтә торган белем бирү хезмәтләреннән канәгать булу турында сораштыруда катнашырга тәкъдим итәбез.
Балагыз йөргән учреждениене сайлап, сорауларга җавап бирегез.
Мәктәптән тыш эшләр үзәге - https://forms кgle/LJ9ys7khJKdMAaTv8
Балалар сәнгать мәктәбе (Ленин ур., 64) - https://forms кgle/Tbb7tP7YD1BdUYRD8
1 нче номерлы балалар сәнгать мәктәбе (Р. Люксембург ур.) - https://forms кgle/KYnummS6C4jV7vtz7
"Юность" спорт мәктәбе - https://forms кgle/R4DfAaXHEFqsQsAx8
“Батыр" спорт мәктәбе- https://forms кgle/8ETG8823qz21WS4m9
Хезмәттәшлек өчен рәхмәт, безгә Сезнең фикерегез бик мөһим!
Буа муниципаль районы мәгариф идарәсе
Өлкән яшьтәге гражданнар һәм инвалидларның тормыш шартларын яхшырту максатыннан Буа районында «Гармония» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге эшли. Өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе социаль - көнкүреш хезмәте күрсәтү рәвешендә эшчәнлек алып бара. Социаль хезмәт күрсәтү гариза нигезендә башкарыла. Гражданны социаль хезмәт күрсәтүгә мохтаҗ дип тану турындагы карар мохтаҗ гражданның яшәү урыны буенча социаль яклауның территориаль органы тарафыннан кабул ителә.
Әгәр дә сез яки сезнең яшьтән, сәламәтлеге торышы буенча таныш күршеләрегез, тормышның төп ихтыяҗларын мөстәкыйль рәвештә тәэмин итә алмасалар, ялгызлар һәм якыннарыннан тиешле тәрбия ала алмасалар, яки сез өлкән яшьтәге гражданның ярдәмгә мохтаҗлыгы турында мәгълүмат тупласагыз, Буа шәһәре, Ленин урамы, 52 нче йорт адресы буенча «Гармония» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенә яки «кайнар линия» телефоны буенча мөрәҗәгать итәргә киңәш итәбез: 8 84374 3-38-05.
Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы тарафыннан 2020 елның 2 октябрендә 10.00 сәгатьтән 12.00 сәгатькә кадәр "Zoom" платформасында Өлкәннәр көнен бәйрәм итүгә багышланган түләүсез юридик ярдәм күрсәтү планлаштырыла. Түләүсез юридик ярдәм күрсәтүгә мохтаҗ гражданнар үз сорауларын 3-38-05 телефоны буенча җибәрә алалар.
Ел саен гражданнар үз мөлкәтендә булган милек, транспорт, мөлкәт һәм җир салымнарын түли.
Ул, үз чиратында, салым түләү срогы җиткәнчегә кадәр 30 көннән дә соңга калмыйча, салым органы тарафыннан җибәрелергә тиеш.
Кирәк булганда, мәсәлән, теркәлү урыны буенча төрле сәбәпләр (командировкага, яңа яшәү урынына күчүгә, ялга) буенча озак вакытлар булмаган очракта, бердәм салым түләү рәвешендәге салымнарны вакытыннан алда (аванс белән) түләү мөмкинлеге гамәлгә ашырылган.
Бердәм салым түләве электрон янчыкның аналогы булып тора, анда гражданин физик затлар мөлкәтенә, җир, транспорт салымнарына һәм физик затлар кеременә салым түләү өчен акча күчерә ала.
Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы Буа шәһәрендәге идарәсе (районара) ай саен яки бер тапкыр бирелә торган түләүләрне алу өчен мөрәҗәгать итмәгән гаиләләргә аз вакыт калып бара, дип искәртә. Агымдагы елның 1 октябреннән башлап түләү өчен гаризалар кабул ителмәячәк.
3 яшькә кадәрге һәм 3тән 16 яшькә кадәрге балалар өчен түләүгә гариза тапшырмаган гаиләләр 2020 елның 30 сентябренә кадәр гариза белән мөрәҗәгать итәргә хокуклы.
Бер тапкыр бирелә торган түләү турында гариза Дәүләт хезмәтләре Порталы аша яисә шәхсән КФҮтә яки ПФР идарәсенең клиентлар хезмәтенә тапшырылырга мөмкин.