Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында 8-800-444-16-70 Бердәм кайнар линия телефоны эшли башлады. Аны эшләтеп җибәргәннән соң (агымдагы елның апрель аенда) министрлык белгечләре 432 шалтыратуга җавап бирделәр. Мөрәҗәгать итүчеләрнең күбесен (43%) Авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә һәм фермерларга дәүләт ярдәме чаралары кызыксындырды. Шулай ук торак мәсьәләләре, авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә эшкә урнашу мөмкинлекләре һәм агросәнәгать тармагы турында төрле характердагы белешмә мәгълүмат актуаль булып чыкты
1 октябрьдән 5 октябрьгә кадәр бәйрәм уңаеннан районның өлкән яшьтәге кешеләренә бушлай чәчтарашханә хезмәтләре, ә 3, 4 һәм 10 октябрьдә – бушлай мунча хезмәте күрсәтелә.
Чәчтараш хезмәтләре түбәндәге адрес буенча күрсәтелә:
Буа шәһәре, Р. Люксембург ур., 149, «ЭЗА» чәчтарашханәсе,
Буа шәһәре, Ефремов ур., 146А йорт, Бизнес-үзәк бинасы, «Имидж» чәчтарашханәсе.
г. Буинск, ул. Р.Люксембург, д.149, парикмахерская «ЭЗА»,
г.Буинск, ул.Ефремова, д. 146А, здание Бизнес-цетра, парикмахерская «Имидж».
Вакыт: 8.00-18.00.
Бүген Дүртенче чакырылыш Татарстан Республикасы Буа муниципаль районы Советының беренче утырышы узды. Дүртенче чакырылыш район Советы депутатларының беренче оештыру сессиясе эшендә ТР Дәүләт Советы депутатлары Шакир Яһудин һәм Ринат Гайзатуллин, Казан шәһәрендәге Буа якташлык җәмгыяте Президенты Ирек Закиров катнашты. Утырышны яше буенча өлкән район Советы депутаты - Фәрит Садриев алып барды.
Көн тәртибенә Буа муниципаль районы башлыгын сайлау мәсьәләсе куелды. Депутатлар Ранис Камартдинов кандидатурасын тәкъдим итте. Яшерен тавыш бирү барышында аның кандидатурасы бертавыштан хупланды.
Утырышта шулай ук башлык урынбасары сайланды, бу вазыйфага - Илдар Еремеев кандидатурасы хупланды.
Бөтенроссия күнегүләре башкарма хакимиятнең федераль органнары, субъектларның башкарма хакимияте органнары, җирле үзидарә органнары һәм оешмалар белән үткәрелә.
Укулар ике этапта уза.
Кичә узган беренче этапта шартлы гадәттән тыш хәлне бетерүгә җәлеп ителгән идарә органнары, көчләр һәм чаралар турында хәбәр итү, җыю һәм оештыру мәсьәләләре каралды.
Икенче этап-гамәли чараларны эшләү.
Социаль хезмәт күрсәтү оешмаларының хезмәт күрсәтүләре сыйфатын бәйсез бәяләү җәмәгать контроле рәвешләренең берсе булып тора һәм социаль хезмәт күрсәтү оешмаларының хезмәт күрсәтүләре сыйфаты турында социаль хезмәтләр алучыларга мәгълүмат бирү, шулай ук аларның эшчәнлек сыйфатын яхшырту максатларында уздырыла.
Сыйфатны бәйсез бәяләү Россия Федерациясе Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы боерыгы белән расланган күрсәткечләр буенча гамәлгә ашырыла һәм түбәндәге гомуми критерийлар буенча хезмәт күрсәтү шартларын бәяләүне күздә тота:
Бүген, 22 сентябрьдә, «БЕРДӘМ РОССИЯ» Бөтенроссия сәяси партиясенең Буа җирле бүлекчәсенең ХХХІ нче конференциясенең өченче этабы узды. Кворум бар. Партиянең Буа җирле бүлекчәсе структурасын тәшкил итүче беренчел бүлекләрнең 50% тан артыгы, җирле сәяси совет әгъзалары һәм җирле контроль комиссиясе әгъзалары вәкиллеге тәэмин ителгән.
Конференция кысаларында «Татарстан Республикасы Буа муниципаль районы Советы депутатлары арасыннан сайлану юлы белән биләп торучы, Буа муниципаль районы башлыгы - Татарстан Республикасы Буа муниципаль районы Советы Рәисе вазыйфасына кандидатура турында» мөһим мәсьәлә каралды. Яшерен тавыш бирү нәтиҗәләре буенча конференция делегатлары «БЕРДӘМ РОССИЯ» партиясенең җирле бүлекчәсе секретаре, Буа муниципаль районы җитәкчесе Камартдинов Ранис Рафис улы кандидатурасын бертавыштан хупладылар
Буа муниципаль районындагы «Гармония» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге психологы Светлана Шакирова «Нейрографика» темасына тренинг дәресе үткәрде.
Чараның максаты-балаларны «нейрография» төшенчәсе белән таныштыру, балаларның эмоциональ торышын гармонияләштерү, аларның иҗади потенциалын тормышка ашыру.
Тренинг дәрес «нейрография» арт-терапия техникасы белән танышудан башланды. Белгеч яшүсмерләргә әлеге терапияне нинди максат белән кулланулары һәм әлеге техниканы тормышта кулланганнан соң нинди нәтиҗәләргә ирешүләре турында сөйләде. Дәрес вакытында балалар иҗат атмосферасына чумдылар. Һәр бала үзенең шәхси һәм кабатланмас сәнгать әсәрен иҗат итте.
Дәрес ахырында балалар дискуссиядә актив катнаштылар, үзләрен кызыксындырган сорауларын бирделәр.
Сүз 15 айдан артык салым хисабын тапшырмаган яки патентның гамәлдә булу датасыннан 15 ай узган һәм шул ук вакытта салымнар буенча бурычлары түләнмәгән эшмәкәрләр турында бара.
Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе хәбәр иткәнчә, 2020 елның 1 сентябреннән "Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында" Федераль законның 12.11.2019 N 377-ФЗ номерлы нигезләмәләре үз көченә керде, алар салым органнарына шәхси эшкуарларның Бердәм дәүләт реестрыннан (алга таба - ЕГРИП) гамәлдә булмаган индивидуаль эшкуарларны төшереп калдырырга мөмкинлек бирә.
Казанга авыл хуҗалыгы ярминкәсенә 40 кг авырлыктагы кабак китәчәк. Кайда үскән диген эле – Буа районының Түбән Наратбаш авылында!
Буа районында яшәүче Айдар һәм Миләүшә Камаловлар гаять зур кабаклар үстергәннәр. Искиткеч зурлыктагы җимешләрне Түбән Наратбаш авыл җирлегендә җыйдылар.
«"Гигант" сортлы орлыкларны кибеттән сатып алдык. Май аенда утырттым, су сиптем, бернинди пестицидлар һәм махсус өстәмәләр кулланмадым. Барлык орлыклардан 4 кенә үсенте тишелде, алардан 16 кабак үсеп чыкты», - ди хуҗабикә.
Миләүшә Камалова “Буа кнефтепродукт” филиалының кадрлар бүлегендә, ире Айдар Буа медицина училищесында эшли. Аларның берсе дә кабакларының мондый искитмәле зурлыкта үсүен көтмәгән.
"Кабакның иң зурысы 50 кг, калганнары 20-40 кг үскән. Ә иң кечкенәсе 5 килограммлы кабак әле түтәлдә өзелмәгән, ул калганнарын куып җитәр өчен авырлыгын җыя", - дип сөйли Миләүшә Камалова.
Бай уңыш бөтен авылны кызыксындырды. Гигант яшелчәләрдән Миләүшә Камалова ботка, бәлеш пешерергә, якыннарын һәм дусларын сыйларга ниятли. Сүз уңаеннан, бу шимбәдә кабакларның берсе ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы оештырган авыл хуҗалыгы ярминкәсендә сатылачак!
Буа районы кырларында шикәр чөгендерен җыю киң колач ала бара, быел аны 7011 гектар мәйданда үстергәннәр.
Бүгенгә барлык мәйданның 26%ы җыелган, уртача уңыш 1 гектардан 307 ц тәшкил итә.
Шикәр чөгендеренең уңышы яхшы - гектардан 550 центнер «Авангард» агрофирмасы хезмәтчәннәре. 13 сентябрьдә урып-җыюга керештеләр, кырларда 3 комбайн һәм 2 төягеч эшли. 2449 га мәйданда шикәр чөгендеренең 7 сорты үстерелә, иң югары уңыш - хуҗалык белгечләре фикеренчә, «Эйфория» сортында, уңдырышлылыгы - 662 ц/га.