Республика халкын 27 һәм 30 августта узачак «МойТатарстан» фотомарафонында катнашырга чакыралар. Бу хакта оештыручылар хәбәр итә.
Фотомарафон көннәрендә квест үткәрелә, квестта Татарстанның һәр кешесе катнаша алачак.
«Призлар алу өчен 27 августта 18.00 сәгатьтә һәм 30 августта 15.00 сәгатьтә трансляциягә тоташырга кирәк», — диелә хәбәрдә. Җиңү өчен, катнашучылар алып баручының биремнәрен төгәл үтәргә тиешләр.
Чара түбәндәге схема буенча уздырыла: #МойТатарстан фотомарафоны берләшмәсендә «ВКонтакте» социаль челтәрендә турыдан-туры трансляциядә алып баручы биремне игълан итәчәк, ә катнашучылар аны күрсәтелгән вакытта үтәргә тиеш. Бирелгән вакыт тәмамланганнан соң туры эфирда алып баручы биремне үтәгәннәр арасында призларны уйнатачак. Квестта җиңү өчен һәркем көрәшә ала, моның өчен #МойТатарстан фотомарафонында катнашу мәҗбүри түгел.
Хәзерге вакытта чарада катнашу өчен 2 меңнән артык кеше гариза биргән. Алар #ПрекрасныйТатарстан хештегы астында 7,7 меңнән артык фотография бастырган.
Узган атнада беренче урынны Азнакай районыннан Флүн Вилданов алды. Фотомарафонның төп максаты – Татарстанның истәлекле, кызыклы фотоларын булдыру һәм аларны социаль челтәрләрдә бастырып чыгару.
Каты көнкүреш калдыкларын җыю һәм утильләштерүне оештырып кына, санкцияләнмәгән чүплекләр санын шактый киметүгә һәм безнең район торак пунктларында чисталык урнаштыруга ирешергә мөмкин булачак. Графикны үзгәртү буенча тәкъдимнәр, каты көнкүреш калдыкларын чыгаруны оештыру буенча шикаятьләр 84374 3 3368 телефоны буенча кабул ителә.
2020 елда план буенча ремонт эшләренең расланган графигы нигезендә, "РТРС" РТПЦ Татарстан " филиалы объектларында, Буа муниципаль районында 2020 елның 16 сентябре- Ташкичү авылы, 2020 елның 23 сентябре – Яңа Чәчкап авылында 9.00 сәгатьтән 15.00 сәгатькә кадәр, цифрлы эфир телевидениесе программаларын өзеп, планлы ремонт-профилактика эшләре үткәреләчәк.
Татарстанда Күчемсез милекнең бердәм дәүләт реестрында (ЕГРН) 1,6 млн. нан артык җир кишәрлеге турында белешмәләр бар, аларның 1,5 млн. нан артыгы - билгеләнгән чикләр белән.
Җир кишәрлеген кадастр исәбенә кую нәтиҗәсендә күчемсез милекнең бердәм дәүләт реестрына җир кишәрлегенең мәйданы һәм чикләре, рөхсәт ителгән җир категориясе турында белешмәләр кертелә. Кадастр исәбенә алу процессында һәр җир кишәрлеге уникаль кадастр номеры ала, ул аны уникаль объект буларак билгеләргә мөмкинлек бирә.
ТР буенча Кадастр палатасында аңлатуларынча, җир кишәрлеген кадастр исәбенә кую өчен хокук билгели торган документлар булганда, кадастр инженерыннан ызанлау планын әзерләүгә заказ бирергә кирәк. Алга таба ызанлау планын кадастр исәбенә алу һәм мондый кишәрлеккә хокукны теркәү турындагы гариза белән бергә Татарстан Росреестрына КФҮ аша яки электрон сервислар ярдәмендә тапшырырга кирәк. Әгәр дә участок яңа булса, хуҗага башта җирле үзидарә органына мөрәҗәгать итәргә кирәк, ул җир кишәрлеген милеккә бирү турында Карар кабул итүгә вәкаләтле һәм тиешле хокукый акт алырга тиеш.
«Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил турында» 2000 елның 3 мартындагы 95 номерлы Татарстан Республикасы Законы белән кеше һәм граждан хокукларын һәм ирекләрен саклауда ярдәм итү, кеше һәм граждан хокукларын һәм ирекләрен яклауда Татарстан Республикасы дәүләт органнарының үзара хезмәттәшлеге буенча куелган бурычларны тормышка ашырып, Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил гражданнарны видео аша кабул итү практикасы дәвам итә.
2020 елның 25 августында 14.00 сәгатьтә Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил гражданнарны видеоэлемтә аша кабул итә.
Кабул итүгә алдан язылырга кирәк. Элемтә өчен телефон: (843) 236-41-80 (Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең кабул итү бүлмәсе).
Каты көнкүреш калдыкларын чыгару вакыты: эш көннәрендә 18.00 сәгатьтән, шимбә көнне 15.00 сәгатьтән.
Сентябрь ишек шакый. Бу ай -һәр укучы һәм аның әти-әнисе өчен дулкынландыргыч вакыт. Кемдер беренче тапкыр уку йорты бусагасын атлап керәчәк,ә кем өчендер мәктәпкә бару гадәти хәл. Әмма беренче сыйныф укучылары да, өлкән мәктәп укучылары яңа уку елына әзерләнәләр-мәктәп аяк киеме, форма, сумкалар - рюкзаклар һәм, әлбәттә, мәктәп һәм язма кирәк-яраклар сайлыйлар.
Кибет киштәләрендә, интернет челтәрендәге сайтларда бик күп канцелярия товарлары һәм мәктәп кирәк-яракларын очратырга мөмкин. Балагызга матур, уңайлы һәм файдалы гына түгел, ә имин товарны ничек сайларга соң?
ТР буенча Роспотребнадзор идарәсе гражданнарга баланы мәктәпкә җыйганда мәктәп кирәк-яракларына нинди таләпләр куелуы турында хәбәр итә!
Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, ТАССРның 100 еллыгына багышланган Татарстан киносы көннәре Казанда 24-30 августта узачак. Безнең районда фильмнар "Ял итү үзәге" трансляцияләнәчәк, анда атна дәвамында Татарстан кинематографистларының «Милли конкурс» номинациясендә XVI Казан халыкара мөселман киносы фестивале программасына кергән фильмнары күрсәтеләчәк. Чара Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы белән берлектә «Татаркино» тарафыннан оештырылды.
Күптән көтелгән режиссерлар Рәшит Маликов һәм Рамил Фазлыевның «Сөмбел» фильмы белән Татарстан киносы көннәре ачыла. Картина Зифа Кадыйрованың «Сагынырсың – мин булмам» әсәре буенча төшерелгән. Тулы метражлы кино төшерү Татарстанда һәм Үзбәкстанда узды.
Сезне иртәгә, 25 августта 18.00 сәгатьтә көтәбез. Билет бәясе: 50 сум.
Балаларның сәламәтлеген саклау һәм ныгыту өчен кием-салымга гына түгел, балалар аяк киеменә дә игътибар бирү бик мөһим.
Аяк киеме, махсус кием өлеше буларак, организмны начар метеорологик йогынтылардан (югары һәм түбән температура, яңгыр, кар, җил, тузан) һәм механик зыяннардан саклый. Балалар аяк киеме барлык гигиена таләпләренә җавап бирергә, уңайлы булырга тиеш. Аяк киеме балага индивидуаль сайлап алына. Аяк киемен үлчәүсез генә сатып алырга ярамый.
Аяк киемен сайлаганда материалга игътибар итү бик мөһим. Натураль (табигый) материаллар - тире, текстиль, киездән эшләнгәннәренә игътибар бирергә кирәк. Иң мөһим үзлеге- аяк киеменең аяк формасына туры килүе. Ул иркен һәм җиңел булырга, аякны кысмаска тиеш. Балалар аяк киеменең аяк очы түгәрәкләнеп торса яхшы, бармакларга бераз бушлык калса яхшы. Модалы очлы борынлы аяк киемен сайламаска тырышыгыз. Андыйны алган очракта да, көндәлек кию өчен түгел. Аяк киеменең табан ягы каты, тыгыз һәм аяк табанына сыланып торырга тиеш.
2 сентябрьдә Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы коллегиясенең йомгаклау утырышы булачак, анда ведомствоның 2019 елгы эш нәтиҗәләре каралачак һәм 2020 елга стратегик бурычлар билгеләнәчәк.
Чарада федераль һәм төбәк хакимият органнары, Россия Федерациясе Федераль Собраниесе палаталарының профильле комитетлары, тармак берлекләре һәм ассоциацияләре, шулай ук фән һәм мәгариф учреждениеләре вәкилләре катнаша.
Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы сайтында Коллегиянең йомгаклау утырышы турыдан-туры трансляцияләнәчәк.